КАРАР 7 май 2020 ел     №40.15 Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

7 май 2020 ел                                                                      №40.15

 

 

Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында

 

Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1.      Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль казнасын тәшкил иткән муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) һәм дәүләт милке чикләнмәгән җирләрне (алга таба – муниципаль милек) арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) арендачылар – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары мөрәҗәгать иткән көннән 7 эш көне дәвамында, 2021 елның апрель-июнь айларына мондый арендачылар тарафыннан тәкъдим ителгән срокка кичектерелгән аренда түләүләрен түләү срогы башлану белән 2021 елның январеннан да соңга калмыйча муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләүләрен кичектереп торуны күздә тоткан өстәмә килешүләр төзү;

б) әлеге карар үз көченә кергән көннән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында арендачылар – кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен әлеге пунктның «а» пунктчасы нигезендә өстәмә килешүләр төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштыру.

2. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

а) аренда түләүләрен кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән датага аларның муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча узган чорда аренда түләүләре буенча үтәлмәгән бурычлары булмаган арендачыларга – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелә;

б) әлеге карарның 1 пункты «а» пунктчасы нигезендә төзелә торган өстәмә килешүләр 2020 елның апрель-июнь айлары өчен аренда түләвен кичектерүне һәм 2020 һәм (яисә) 2021 елларда аренда шартнамәсендә каралган срокларда аны тигез өлешләр белән түләүне, шулай ук аренда шартнамәсен вакытыннан алда өзгәндә кичектерү бирелә торган аренда түләүләре суммасын бер мәртәбә түләүне күздә тотарга тиеш.

3. Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2020 елның II кварталыннан башлап, кварталдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча  Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карарның үтәлеше турында мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.65 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International