КАРАР     7 май  2020г.     № 40.14 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында

КАРАР

    7 май  2020г.                                                         № 40.14

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында

 

 

«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елныӊ 1 апрелендәге 98-ФЗ номерлы Федераль закон, «Күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләве шартларына һәм срокларына таләпләр билгеләү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елныӊ 3 апрелендәге 439 номерлы карары, «Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 314 номерлы карары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы 1 пункты, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартларын расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.  

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

Тукай муниципаль районы Советының 2020 елныӊ ___ _____________________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары

 

  1. 2020 елда күчемсез мөлкәттән файдаланган өчен каралган аренда түләвен кичектереп торуның әлеге шартлары «Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Федераль законның 11 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан  2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителгәнчегә кадәр, Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы,  яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуациянең начараюы шартларында аеруча зыян күрүче (аларның исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары белән расланган) оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр булган арендачылар белән төзелгән күчемсез мөлкәтне арендалау шартнамәләренә карата кулланыла (алга таба – аренда шартнамәсе, кичектереп тору).
  2. Кичектереп тору, торак биналардан тыш, күчемсез милеккә карата бирелә.
  3. Кичектереп тору 2020 елның 1 октябренә кадәр, Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән датадан башлап, түбәндәге шартларда бирелә:

- аренда түләве буенча бурыч 01.01.2021 елдан иртәрәк һәм 01.01.2023 елдан соңга калмыйча, этаплап, айга бер тапкырдан артык түгел, аренда шартнамәсе буенча айлык түләү күләменең яртысыннан артмаган күләмдәге тигез түләүләр белән түләнергә тиеш;

- кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимының гамәлдә булу срогына тиешле чор өчен аренда түләве күләмендә һәм тиешле чор өчен Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булу туктатылган көннән алып 01.10.2020 елга кадәр аренда түләвенең 50 проценты күләмендә бирелә;

- аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын (шул исәптән, мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда) үтәмәүгә бәйле рәвештә чит акчалата чаралардан файдаланган өчен штрафлар, пенялар, процентлар яисә башка җаваплылык чаралары кичектереп тору сәбәпле кулланылмый;

- кичектереп тору бирелүгә бәйле рәвештә, арендага бирүче тарафыннан арендачы түләргә тиешле өстәмә түләүләрне билгеләү рөхсәт ителми;

- кичектереп тору бирелә торган аренда түләве күләме яклар килешүе буенча киметелергә мөмкин;

- әгәр аренда шартнамәсендә арендачыдан коммуналь хезмәт күрсәтүләрдән файдаланган өчен түләүләрне һәм (яисә) арендага бирелә торган мөлкәтне тотуга чыгымнарны аренда түләвенә кертү каралган булса, аренда түләвенең күрсәтелгән өлеше буенча кичектерү бирелми, Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булган чорда арендага бирүче мондый хезмәтләр өчен һәм (яисә) мондый чыгымнар түләүдән азат ителгән очраклардан тыш.

4. 3 пунктта каралган кичектереп тору шартлары, мондый килешүне төзү датасына бәйсез рәвештә, кичектереп тору турында аренда шартнамәсенә өстәмә килешүләргә карата кулланыла.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.58 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International