ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«____» _________ 2020 ел № ______
«Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» декретка кул куюныӊ 100 елллыгы хакында
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2020 елның 27 маендагы «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында» декретка кул куюныӊ 100 елллыгы хакында» 426-VI ДС номерлы карарының 6 пунктын үтәү йөзеннән, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Район Башкарма комитетына, җирле үзидарә органнарына:
- республика тарихында истәлекле датага, район халкы арасында республика һәм районның күренекле казанышларын пропагандалауга багышланган чаралар үткәрүне дәвам итәргә;
- татар телен һәм мәдәниятен, шулай ук районда яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү буенча эзлекле эш алып барырга.
3. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә район һәм республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең истәлекләрен, чараларын яктырту эшен дәвам итәргә тәкъдим итәргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек
Башлыгы урынбасары Р.И. Закиров