КАРАР 27.08. 2020 ел    № 42/10 Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

27.08. 2020 ел                                                               № 42/10

 

 

Тукай муниципаль районы Советы каршындагы

Яшьләр парламенты турында

 

 

 Яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хокукый җайга салу, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, законнар чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә яшьләр өчен шартлар тудыру һәм район яшьләренә Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашуы өлкәсендә Тукай муниципаль районы Советы эшчәнлегенә ярдәм итү максатында, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында нигезләмәне расларга.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевны Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына остаз итеп беркетергә тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә. 

 

 

 

Муниципаль берәмлек

Башлыгы, Совет Рәисе                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы

Яшьләр парламенты турында

 нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1. Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты (алга таба – Яшьләр парламенты) яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хокукый җайга салу, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, законнар чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә яшьләр өчен шартлар тудыру һәм район яшьләренә Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашуы өлкәсендә Тукай муниципаль районы Советы эшчәнлегенә ярдәм итү максатында оештырыла.

2. Яшьләр парламенты вәкаләтле орган каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора һәм үз эшчәнлеген әлеге Нигезләмә һәм Яшьләр парламенты регламенты нигезендә җәмәгатьчелек тәртибендә башкара.

3. Яшьләр парламенты вәкиллекле орган вәкаләтләре срогына формалаша. 

 

II. Яшьләр парламентының төп бурычлары

 

1. Яшьләр парламентының төп бурычлары:

1) муниципаль берәмлек территориясенд кулланыла торган, яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы норматив-хокукый актларны (алга таба – норматив-хокукый акт) эшләүдә яшь гражданнарныӊ инициативаларын тәкъдим итүдә булышлык күрсәтү;

2) яшьләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре өлкәсендә норматив-хокукый актларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү; 

3) муниципаль берәмлекнеӊ яшьләр хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы норматив-хокукый актлар проектларын карауга әзерләү буенча вәкиллекле орган эшчәнлегендә катнашу;

4) яшьләрнең хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы норматив-хокукый актларга мониторинг ясауны гамәлгә ашыру буенча вәкиллекле орган эшчәнлегендә катнашу;

5) муниципаль берәмлек территориясендә яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге законнарны үтәүгә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру;

6) яшьләр даирәсендә яшьләрнең хокукый культурасын һәм юридик белемен күтәрүгә һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән агарту

һәм аңлату эшләре үткәрү;

7) дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеге хакында яшь гражданнарның фикерен өйрәнү;

8) халыкара, гомумроссия, төбәкара, төбәк һәм җирле яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән, алар тарафыннан тәкъдим ителгән иҗтимагый әһәмиятле идеяләргә һәм инициативаларга теләктәшлек күрсәтү һәм алга җибәрү, тәҗрибә уртаклашу максатында, даими хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;

9) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты белән мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру;

10) Яшьләр парламентын оештыру максатларына туры килә торган һәм законнарга каршы килмәгән башка мәсьәләләрне хәл итү.

 

III. Яшьләр парламентын оештыру тәртибе һәм аның составы

 

1. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, Яшьләр парламенты әгъзасы буларак үз вәкаләтләрен раслаган көнгә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары Яшьләр парламенты әгъзалары була ала.

2. Яшьләр парламенты конкурс нигезендә муниципаль берәмлек яшьләрен тәшкил итүче гражданнардан вәкиллекле органда депутатлар санына тигез санда (46 кеше) төзелә. 

3. Әлеге Нигезләмәнең 6 пунктында күрсәтелгән яшьләр вәкилләреннән торган Яшьләр парламентының персональ составы әлеге Нигезләмәнең Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс турында кушымтасы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

4. Яшьләр парламентының гомуми составына тиешле муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары керә. Яшьләр парламенты составына тиешле муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларын кертү конкурстан тыш гамәлгә ашырыла.

5. Яшьләр парламенты составына кертелгән көнгә 35 яшькә кадәр булган вәкиллекле орган депутатлары Яшьләр парламенты әгъзалары була ала. Вәкиллекле орган депутатларын Яшьләр парламенты составына кертү конкурстан тыш гамәлгә ашырыла.

6. Вәкиллекле орган депутатының Яшьләр парламенты составына керү нияте турында гаризасы Яшьләр парламент Советына җибәрелә.

7. Вәкиллекле органда фракциягә ия партия вәкиле (алга таба – партия вәкиле) Яшьләр парламенты әгъзасы булырга мөмкин. Яшьләр парламенты составына кертелгән көнгә 35 яшькә кадәр булган, вәкиллекле органга сайлауларда тиешле партия кандидатлары исемлеге составына кергән Россия Федерациясе гражданы партия вәкиле була ала. Яшьләр парламенты составына партия вәкилләрен кертү конкурстан тыш гамәлгә ашырыла.

8. Яшьләр парламенты составына партия вәкилен кертү партия вәкиленеӊ шәхси гаризасы һәм вәкаләтле органда тиешле фракциянеӊ документаль рәсмиләштерелгән карары нигезендә Яшьләр парламенты Советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Яшьләр парламенты составына партиянеӊ бер вәкиле кертелә.

9. Алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты Советы Яшьләр парламентының конкурс буенча сайланган вәкиллекле органда депутатлар санына тигез кеше санын исәпкә алган йомгаклау составын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы тиешле муниципаль район яшьләрен тәкъдим итә торган Яшьләр парламенты әгъзалары, вәкиллекле орган депутатлары һәм конкурстан тыш составка кертелгән партияләр вәкилләре санын билгели һәм Яшьләр парламенты әгъзаларыныӊ вәкаләтлрен раслый. Беренче чакырылыш Яшьләр парламентыныӊ йомгаклау составын билгеләү һәм әгъзаларыныӊ вәкаләтләрен раслау муниципаль берәмлекнеӊ вәкиллекле органы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы Советы, ул булмаганда, вәкиллекле орган тарафыннан гамәлгә ашырыла.

10. Үз кандидатурасын әлеге Нигезләмәнең 6 пункты нигезендә тәкъдим иткән Яшьләр парламенты әгъзасы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта,  Яшьләр парламенты карары белән Яшьләр парламенты әгъзасы булып тиешле исемлек буенча иң күп тавыш җыйган кандидат билгеләнә. Күрсәтелгән карар Яшьләр парламенты тарафыннан 10 көн эчендә кабул ителә.

11. Әлеге Нигезләмәнең 6 пунктында күрсәтелгән исемлектә иң күп тавыш алган башка кандидатлар булмаган очракта, Яшьләр парламенты әгъзаларын сайлау әлеге Нигезләмә нигезендә конкурс уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла.

12. Конкурс нәтиҗәләре буенча Яшьләр парламенты әгъзалары саны әлеге Нигезләмәнең 6 пунктында билгеләнгән санга туры килмәгән очракта, Яшьләр парламенты әгъзаларының җитмәгән санын сайлау әлеге Нигезләмә нигезендә конкурс үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.  

13. Яшьләр парламенты регламентында каралган очракларда Яшьләр парламенты әгъзасы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла.

 

IV. Яшьләр парламенты эшен оештыру

 

1. Яшьләр парламентының беренче утырышы алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты Советы (беренче чакырылыш Яшьләр парламентыныӊ беренче утырышы – муниципаль берәмлекнеӊ вәкиллекле органы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы Советы, ул булмаганда – вәкиллекле орган) тарафыннан чакырыла.

2. Яшьләр парламентыныӊ беренче утырышын алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе (беренче чакырылыш Яшьләр парламентыныӊ беренче утырышын – муниципаль берәмлекнеӊ вәкиллекле органы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы, ул булмаганда – вәкиллекле орган вәкиле) ача.

3. Беренче утырышта Яшьләр парламенты әгъзалары ачык тавыш бирү белән Яшьләр парламенты әгъзалары арасыннан рәис, рәис урынбасарларын, җаваплы секретарьне сайлыйлар, Яшьләр парламенты Советының санлы составын билгелиләр һәм аның әгъзаларын сайлыйлар, Яшьләр парламенты комиссияләрен төзиләр һәм аларның рәисләрен сайлыйлар. Яшьләр парламенты рәислегенә кандидатлар үз программаларын тәкъдим итәргә тиеш.

Яшьләр парламенты рәисе урынбасарларының саны Яшьләр парламенты тарафыннан Яшьләр парламенты рәисе тәкъдиме белән билгеләнә.

4. Яшьләр парламенты утырышы, анда яшьләр парламенты әгъзаларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе катнашса, тулы хокуклы була.

5. Яшьләр парламенты үз эшчәнлеге юнәлешләре буенча эшче һәм эксперт төркемнәре төзергә, тәкъдимнәр эшләргә һәм кабул итәргә, аларны вәкиллекле органга һәм җирле үзидарә органнарына җибәрергә хокуклы.  

6. Яшьләр парламенты карары Яшьләр парламентының сайланган әгъзалары саныннан, шулай ук аның составына кертелгән тиешле муниципаль берәмлек яшьләрен тәкъдим итүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзаларының, вәкиллекле орган депутатларының һәмм партия вәкилләренеӊ күпчелеге аның өчен тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.   

7. Яшьләр парламентын Яшьләр парламенты рәисе җитәкли, аның вәкаләтләре Яшьләр парламенты регламенты белән билгеләнә.

8. Яшьләр парламенты Советы:

1) Яшьләр парламенты һәм аның комиссияләре эшен оештыра һәм координацияли;

2) Яшьләр парламенты регламентын эшли һәм аны Яшьләр парламенты раславына тәкъдим итә;

3) Яшьләр парламентының чираттагы елга эш планнарын эшли һәм аларны Яшьләр парламентына раслауга тәкъдим итә;

4) Яшьләр парламенты регламенты нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

9. Яшьләр парламенты комиссияләре регламентта билгеләнгән функцияләр нигезендә эшне оештыра һәм Яшьләр парламенты утырышларында карау өчен тәкъдимнәр һәм карарлар проектларын әзерли.

10. Яшьләр парламенты эшендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләрнеӊ вәкиллекле органы депутатлары, шулай ук чакыру буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләрнеӊ башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, башка вазыйфаи затлар катнаша ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында нигезләмәгә кушымта 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентын оештыру буенча конкурс турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәлр

 

1. Әлеге Нигезләмә Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентын оештыру буенча конкурс (алга таба – конкурс) үткәрүнең гомуми принципларын һәм тәртибен билгели.

2. Конкурс Тукамй муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты (алга таба – Яшьләр парламенты) составын формалаштыру максатыннан Тукай муниципаль районы Советындагы (алга таба – вәкиллекле орган) депутатлар санына  (46 кеше) тигез санда оештырыла.  

 

II. Конкурсны оештыручы

 

1. Конкурсны оештыру һәм үткәрүне оештыру комитеты (алга таба  – Комитет) гамәлгә ашыра.

2. Комитет составы вәкиллекле орган, алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты (беренче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәргәндә – муниципаль беәмлекнеӊ вәкиллекле органы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре), муниципаль берәмлекне яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы вәкилләре арасыннан тигез хокуклылык нигезендә төзелә.

3. Комитет составы, шул исәптән аның рәисе, алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты карары белән (беренче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәрү комитетына карата – вәкиллекле орган каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы карары белән, ул булмаганда – вәкиллекле орган тарафыннан) раслана. Комитет саны 3 кешедән дә ким була алмый.

4. Комитет:

1) «Интернет» челтәрендәге бәйгенең рәсми мәгълүмат ресурсы булган http://molparlament tatar (алга таба – мәгълүмат сайты) сайтында конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә;

2) конкурста катнашучылар белән үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра;

3) конкурска йомгак ясый;

4) әлеге Нигезләмәдә каралган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

5. Комитет утырышы, әгәр анда Комитетның расланган әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса, тулы хокуклы дип санала.

6. Комитет карары утырышта катнашучылар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, Комитет рәисе тавышы хәлиткеч булып тора.

7. Комитет вәкаләтләре Яшьләр парламентының йомгаклау составы расланганнан соң туктатыла.

 

III. Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе

 

1. Конкурсны игълан итү, шул исәптән аны үткәрү вакыты турында карар алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты тарафыннан кабул ителә. Беренче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс игълан итү, шул исәптән конкурсны үткәрү вакыты турында карар вәкиллекле орган каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы тарафыннан, ул булмаганда, вәкиллекле орган тарафыннан кабул ителә.

2. Конкурсны игълан итү турында карар, конкурсны үткәрү шартлары һәм сроклары турында мәгълүмат конкурсны игълан итү турында карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә Комитет тарафыннан мәгълүмат сайтында урнаштырыла, шулай ук вәкиллекле органныӊ «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру өчен җибәрелә. 

3. Яшьләр парламенты әгъзаларына кандидатлар Яшьләр парламенты турында нигезләмәнең 5 пункты белән билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.

Конкурста кире алынмаган (үтәлеп бетмәгән) суд хөкеме булган, шулай ук административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.3 һәм 20.29 статьяларында каралган административ хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган (җәлеп ителгән) затлар яшьләр парламенты әгъзаларына кандидатлар буларак катнаша алмый. 

4. Конкурс этаплап үткәрелә.

5. Конкурсның беренче этабы конкурста катнашырга теләк белдергән гражданнар тарафыннан гаризалар кабул бирүне үз эченә ала.

6. Гаризалар электрон рәвештә мәгълүмат сайтына тапшырыла;

7. Гариза составына керә:

1) алдагы чакырылыш Яшьләр парламенты карары белән билгеләнгән форма буенча шәхси гариза (беренче чакырылыш Яшьләр парламенты составын формалаштырганда – вәкаләтле орган каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы карары белән, ул булмаганда – вәкиллекле орган тарафыннан);

2) кандидатның алдагы Яшьләр парламенты карары белән билгеләнгән форма буенча тутырылган анкетасы (беренче чакырылыш Яшьләр парламенты составын формалаштырганда – вәкаләтле орган каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы карары белән, ул булмаганда – вәкиллекле орган тарафыннан). Конкурста катнашу өчен үз кандидатурасын тәкъдим иткән гражданның анкетасында әлеге Нигезләмәнең 12 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килү-килмәүне билгеләргә мөмкинлек бирүче белешмәләр мәҗбүри рәвештә күрсәтелергә тиеш;  

3) гражданның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы.

8. Конкурста катнашу өчен гражданнар гаризалары турыдан-туры Комитет тарафыннан кабул ителә.

9. Тапшырылган (җибәрелгән) гаризалар Комитет тарафыннан тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Комитет гаризаны кабул итү һәм конкурсның киләсе этабында катнашу өчен рөхсәт алу турында карар кабул итә. Киләсе этапта катнашу рөхсәт ителгән Яшьләр парламенты әгъзасы кандидат статусын ала (алга таба – кандидат). 

10. Конкурсның икенче этабы Яшьләр парламенты составын оештыру буенча конкурс тавыш бирүенә яшьләрне җәлеп итү буенча кандидатлар катнашында чаралар үткәрүне үз эченә ала. 

11. Комитет тарафыннан кандидатлар катнашында чаралар исемлеге төзелә. Һәр кандидат үзе мөстәкыйль рәвештә билгеләгән бер чарада катнашырга тиеш. Кандидат чарада катнашмаган очракта, Комитет аны конкурста катнашудан читләштерә.

Кандидат үзен хуплату өчен законнарга каршы килми торган чараларны  мөстәкыйль рәвештә үткәрергә хокуклы.

12. Өченче этап кандидатлар өчен тавыш бирү үткәрүдән гыйбарәт.

13. Кандидатлар өчен тавыш бирү «Интернет» челтәре сайтында башкарыла https://open.tatarstan.ru/polls (алга таба – тавыш бирү сайты). 

14. Тавыш бирүдә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (алга таба – тавыш бирүдә катнашучы) катнашырга хокуклы.

15. Тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның чикләнмәгән саны өчен тавыш бирергә хокуклы. Шул ук вакытта муниципаль берәмлектән кандидат өчен бары тик Татарсан Республикасыныӊ тиешле муниципаль берәмлеге  территориясендә яшәүче тавыш бирүдә катнашучы гына тавыш бирергә хокуклы.

16. Тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар өчен бер тапкыр гына тавыш бирергә хокуклы.

17. Дүртенче этап конкурсның тавыш бирү нәтиҗәләрен чыгару һәм бастыруны үз эченә ала.

18. Татарсан Республикасыныӊ тиешле муниципаль берәмлегендә иң күп тавыш җыйган кандидатлар конкурста җиңүчеләр дип таныла.

19. Тавыш бирү нәтиҗәләре http://molparlament.tatar мәгълүмат сайтында урнаштырыла.

20. Конкурсны үткәрү срогы, шул исәптән конкурсның һәр этабы срогы, конкурсны үткәрү турында карарда билгеләнә.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 710.8 Кб

Дата публикации: 27.08.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International