КАРАР   23.09. 2020 ел      № 1/7 Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

                         23.09. 2020 ел                                                                  № 1/7

 

 

Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның                       15 статьясы 4 өлеше, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен расларга.       

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга (tukay.tatarstan.ru).

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елныӊ «23» сентябрь 1/7 номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибе  

 

1. Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең (алга таба – район) җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзүнеӊ әлеге тәртибе «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»                  2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон ) нигезендә эшләнгән.

2. Район составына керүче аерым җирлекләрнең җирле үзидарә органнары район җирле үзидарә органнары белән Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә әлеге җирлекләр бюджетларыннан район бюджетына бирелә торган бюджетара трансфертлар хисабына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз вәкаләтләренең бер өлешен аларга тапшыру турында килешүләр төзергә хокуклы.

Шул ук вакытта районның җирле үзидарә органнары «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, районныӊ җирле үзидарә органнарына җирлекнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү буенча аерым вәкаләтләрне тапшыру турында килешүләр нигезендә җирлек территориясендә авыл җирлегенең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыралар.

3. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирлекләр вәкаләтләренең бер өлешен районга тапшыру өчен, Тукай муниципаль районы Советы район составына кергән җирлекләрнеӊ Советларына җирлек вәкаләтләренең бер өлешен үзләренә тапшыру турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Аерым вәкаләтләрне тапшыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләрнең инициаторлары булып шулай ук Тукай муниципаль районы җирлекләре Советлары да тора ала.

4. Вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру мәсьәләләре Район Советы һәм җирлекләр Советы утырышларында карала һәм карарлар рәвешендә рәсмиләштерелә.

5. Җирлекләрнең вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына тапшыру турында килешүләр турыдан-туры әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары арасында төзелә.

Күрсәтелгән килешүләр билгеле бер вакытка төзелергә, аларның гамәлдә булуын, шул исәптән вакытыннан алда, туктату нигезләрен һәм тәртибен, билгели торган нигезләмәләрне, тапшырыла торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле бюджетара трансфертларның әлеге өлештә күрсәтелгән еллык күләмен билгеләү тәртибен үз эченә алырга, шулай ук килешүләрне үтәмәгән өчен финанс санкцияләрен күздә тотарга  тиеш.

6. Тапшырыла торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле бюджетара трансфертларны тапшыру максатында бюджет законнары нигезендә район һәм җирлек бюджеты турында карарларга үзгәрешләр кертелә, анда тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле средстволар карала.

Тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен җирлекләр бюджетыннан бирелә торган субвенцияләрне формалаштыру, күчерү һәм исәпкә алу Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Финанс средстволарын максатчан файдаланмаган очракта, алар җирлек бюджетына ун көн эчендә кире кайтарылырга тиеш.

7. Вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен кирәк булганда, түләүсез вакытлы файдалану шартнамәсе нигезендә муниципаль милек тапшырыла.

Түләүсез файдалану шартнамәсе сроклы була һәм килешүнең гамәлдә булу срогына төзелә.

8. Килешүләр нигезендә бюджет процессын оештыру һәм җирлекләрнең бюджет һәм автоном учреждениеләренең шәхси счетларын ачу буенча тапшырылган аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен, районның җирле үзидарә органнары үз матди ресурсларыннан һәм финанс чараларыннан файдаланалар.

9. Җирлекнеӊ әкаләтләр тапшырган җирле үзидарә органы тапшырылган вәкаләтләрнең үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыра, тапшырылган финанс чараларыннан һәм матди ресурслардан файдалану турында кирәкле мәгълүматны сорый.

10. Килешүнең гамәлдә булуы вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:

- яклар килешүе буенча;

- бер як үз йөкләмәләрен үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта, берьяклы тәртиптә.

11. Килешүнең гамәлдә булуы вакытыннан алда туктатылган очракта, тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы район җирле үзидарә органы вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен тапшырылган файдаланылмаган финанс чараларын, матди ресурсларны һәм милекне кире кайтара.

12. Килешүне үтәүгә бәйле бәхәсләр сөйләшүләр һәм башка килештерү процедуралары уздыру юлы белән хәл ителә. Бәхәсне сөйләшүләр яисә килештерү процедуралары уздыру юлы белән хәл итү мөмкин булмаган очракта, ул законнарда каралган башка тәртиптә каралырга тиеш.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.04 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International