КАРАР 23.09. 2020 ел     № 1/6 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

23.09. 2020 ел                                                                  № 1/6

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында

 

3 чакырылыш Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы вәкаләтләре тәмамлануга бәйле рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясына, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставының 48 статьясына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурсны 1 нче кушымта нигезендә игълан итәргә. 

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъва итүчеләрдән конкурска документларны 2020 елныӊ 28 сентябреннән 2020 елныӊ 17 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итәргә: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 103 каб., 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, көн сан, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, телефон 70-66-92.

3. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контракт формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

4. Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 6 февралендәге «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә кандидатураларны карау өчен конкурс комиссияләре әгъзалары исемлегенә үзгәреш кертү турында» УП-134 номерлы Указын исәпкә алып, алты кешедән торган комиссия әгъзаларының гомуми санын 3 нче кушымта нигезендә  билгеләргә.

5. Конкурс комиссиясенә нигезләмәдә күрсәтелгән срокларда Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрергә һәм конкурс нәтиҗәләре, кандидатлар турында мәгълүматны Тукай муниципаль районы Советына тапшырырга.

6. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында хәбәрне «Якты Юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контракт проектын Тукай муниципаль районының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырырга: http://tukay.tatarstan.ru/.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.27 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International