ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
№2/4 21.10.2020ел
«Эшчәнлекнең аерым төрләре өчен йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында» карарны гамәлдән чыгару хакында
2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон, «РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 29 сентябрендәге 325-ФЗ номерлы Закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә Тукай муниципаль районы Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2013 елныӊ 27 ноябрендәге «Эшчәнлекнең аерым төрләре өчен йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында» 25/4 номерлы карарын 2021 елныӊ 1 январеннән гамәлдән чыгарырга.
2. Әлеге карар 2021 елныӊ 1 январеннән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//prav.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев