КАРАР 21.10.2020ел №2/6    Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты составы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

21.10.2020ел                                                                                         №2/6                                                                     

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы

Яшьләр парламенты составы турында

 

Яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хокукый җайга салу, яшьләр проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, законнар чыгару эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерүдә яшьләр өчен шартлар тудыру һәм район яшьләренә Россия яшьләр парламентаризмы хәрәкәтендә катнашуы өлкәсендә Тукай муниципаль районы Советы эшчәнлегенә ярдәм итү максатында, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты составын кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентыныӊ беренче утырышы көнен 2020 елныӊ 10 ноябренә билгеләргә.  

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә. 

 

 

 

Муниципаль берәмлек

Башлыгы, Совет Рәисе                          Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 1.96 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International