КАРАР   21.10.2020ел        №2/7  Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына, җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү, әлеге объектларны җайга салынулы оешмаларга концессиягә тапшыру буенча «юл картасы» чаралар планын раслау турында                                                              

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

                                            21.10.2020ел                                                                                        №2/7                                                                    

 

Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына, җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү, әлеге объектларны җайга салынулы оешмаларга концессиягә тапшыру буенча «юл картасы»

чаралар планын раслау турында

 

 

Муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану, шулай ук Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 22 июнендәге ЛХ-26/2693/2020 номерлы хатын үтәү өчен максатыннан, «Концессион килешүләр турында» 2005 елның 21 июлендәге 115-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2014 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына карата концессион килешүләр төзү, әлеге объектларны җайга салынулы оешмаларга концессиягә тапшыру буенча «юл картасы» чаралар планын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. Тукай муниципаль районында ТР, Тукай муниципаль районы, Круглое Поле пос., Гагарин ур., 4 й. адресы буенча урнашкан җылылык белән тәэмин итү объектына (МК-В-0,6 кВт модульле котельный) карата   концессион килешү төзү буенча «юл картасы» чаралар планын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

/file/tukay/File/2020-10-23-0011.pdf

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                                       Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 2.28 Мб

Дата публикации: 23.10.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International