КАРАР   21.10.2020ел    №2/9  «Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

                21.10.2020ел                                                                                        №2/9                                                                    

 

«Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 августындагы 1536-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә:

1 пунктта:

«а» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«а) арендачылар – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, коммерциясез оешмалар – иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар реестрына кертелгән социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар – иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар мөрәҗәгать иткән көннән җиде эш көне эчендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль казнасын тәшкил итүче муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау шартнамәләре буенча 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге шартларда аренда түләүләрен түләүне кичектереп торуны күздә тоткан  өстәмә килешүләр төзү:

аренда түләве буенча бурыч 2021 елның 1 январеннан да иртәрәк булмаган вакытта, арендага алучылар тәкъдим иткән срокта,  ләкин 2023 елның 1 январеннан да соңга калмыйча, этаплап, айга бер тапкырдан да артмыйча, аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләве күләменең яртысыннан артмаган түләү күләмендә тигез түләүләр белән түләнергә тиеш;

кичектереп тору белән бәйле рәвештә, арендачы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын үтәмәүгә бәйле, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый (шул исәптән мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда);

бирелгән кичектереп тору белән бәйле рәвештә арендачы тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләрне билгеләү рөхсәт ителми;

аренда шартнамәсен вакытыннан алда өзгәндә, аренда түләве буенча бурыч бервакытта түләнә;»;

«б» пунктчасында «кече һәм урта эшкмәкәрлек субъектлары» сүзләреннән соң «социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар» сүзләрен өстәргә;

2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Аренда түләүләрен кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән датага Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил итүче муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау шартнамәләре буенча узган чорда аренда түләүләрен түләү буенча үтәлмәгән бурычы булмаган арендачыларга - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, коммерциясез  оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар реестрына кертелгән социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга - иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручыларга бирелә дип билгеләргә.»

 түбәндәге редакциядәге 2.1 пунктын өстәргә:

«2.1. Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына, шулай ук алар карамагындагы муниципаль предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелгән һәм «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуация начараю шартларында иң күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары нигезендә расланган яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуация начараю шартларында Россия икътисадының тармаклары исемлеге буенча бер яки берничә тармакта эшчәнлек алып баручы, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, коммерциясез  оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар реестрына кертелгән социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар арендачылары булган муниципаль милекне арендалау шартнамәләре буенча 2020 елда каралган аренда түләвен «Тукай муниципаль районының муниципаль милкендәге күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында» 2020 елның 7 маендагы 40/14 номерлы Тукай муниципаль районы Советы карары нигезендә  кичектереп торуны тәэмин итәргә.»;

2. Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2020 елның III кварталыннан башлап, кварталдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча,  Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карарның үтәлеше турында мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат  порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм  Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы                  

Совет Рәисе                                                                                                Ф.М. Камаев

 

                              

pdf
Скачать текст
PDF, 7.95 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International