ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
21.10.2020ел №2/10
«Аренда түләүләреннән азат итү өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/16 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуация начараю шартларында иң күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 22 апрелендәге 821-р номерлы күрсәтмәсенә, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 821-р номерлы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 1497-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Аренда түләүләреннән азат итү өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/16 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кетергә:
1 пунктта:
«а» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«а) арендачылар - 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелгән һәм «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуация начараю шартларында иң күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары нигезендә расланган яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуация начараю шартларында Россия икътисадының тармаклары исемлеге буенча бер яки берничә тармакта эшчәнлек алып баручы, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, коммерциясез оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар реестрына кертелгән социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар - иҗтимагый файдалы хезмәтләр башкаручылар мөрәҗәгать иткән көннән җиде эш көне эчендә Тукай муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил итүче муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау шартнамәләре буенча аренда түләүләрен түләүдән азат итү турында 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 июленә кадәр өстәмә килешүләр төзү һәм 2020 елның 1 июленнән 2020 елның 1 октябренә кадәр аренда түләүләрен кичектереп торуны бирү.
Арендачы икътисадый эшчәнлекнең төп яки өстәмә төрләре буенча 2020 елның 1 апреленә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында яисә Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрында булган мәгълүматлар буенча билгеләнә.
Өстәмә килешүләр Тукай муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил итүче муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендага бирүне күздә тоткан аренда шартнамәләренә, аны икътисадый эшчәнлекнең күрсәтелгән төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен куллану максатында һәм эшчәнлекнең күрсәтелгән төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен тиешле мөлкәтне куллануны раслаучы документлар булганда, Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән датага Тукай муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил итүче муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау шартнамәләре буенча узган чор өчен аренда түләүләре буенча үтәлмәгән бурычы булмаган арендычылар белән төзелә.»;
«б» пунктчасында «кече һәм урта эшкмәкәрлек субъектлары» сүзләреннән соң «социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар» сүзләрен өстәргә;
2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2. Әлеге карар пунктының «а» пунктчасында күрсәтелгән арендачылар белән өстәмә килешүләр түбәндәге шартларда төзелә: 2021 елның 1 январеннан да иртәрәк булмаган вакытта, арендага алучылар тәкъдим иткән срокта, ләкин 2023 елның 1 январеннан да соңга калмыйча, этаплап, айга бер тапкырдан да артмыйча, аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләве күләменең яртысыннан артмаган түләү күләмендә тигез түләүләр белән түләнергә тиеш;
кичектереп тору белән бәйле рәвештә, арендачы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын үтәмәү белән бәйле рәвештә, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый (шул исәптән мондый чаралар аренда шартнамәсендә каралган очракларда);
бирелгән кичектереп тору белән бәйле рәвештә арендачы тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләрне билгеләү рөхсәт ителми;
аренда шартнамәсен вакытыннан алда өзгәндә, аренда түләве буенча бурыч бервакытта түләнә.». – алга таба үзгәрешсез.
2. Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2020 елның III кварталыннан башлап, кварталдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карарның үтәлеше турында мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы
Совет Рәисе Ф.М. Камаев