ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
21.10.2020ел №2/11
Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, аларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә файдалану һәм саклау тәртибе турында
нигезләмәне раслау хакында
Россия Федерациясе Җир кодексының 94 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Махсус сакланылучы табигать территорияләре турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Экология кодексы, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, аларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карар рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районы сайтында басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына кушымта
Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, аларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмә
1.1. Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, аларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә файдалану һәм саклау тәртибе турындагы әлеге нигезләмә Россия Федерациясе Җир кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Махсус сакланылучы табигый территорияләр турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Экология Кодексы, район уставы нигезендә җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренең сакланышын тәэмин итү, әлеге категориядәге җирләрне файдалану һәм саклау максатында эшләнде.
Әлеге нигезләмә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр булдыру, әлеге категориядәге җирләрне файдалану һәм саклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала.
Җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләрен файдалану һәм аларны саклау тәртибе:
2.1. Махсус сакланылучы территорияләр җирләренә рекреацион билгеләнештәге җирләр керә.
2.2. Рекреацион билгеләнештәге җирләргә гражданнарның ялын, туризмын, физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлеген оештыру өчен билгеләнгән һәм кулланыла торган җирләр керә.
Рекреацион билгеләнештәге җирләр составына ял йортлары, пансионатлар, кемпинглар, физик культура һәм спорт объектлары, туристик базалар, стационар һәм палатка туристик-сәламәтләндерү лагерьлары, балыкчы һәм аучы йортлары, балалар туристлык станцияләре, туристлык парклары, укыту-туристик сукмаклар, трассалар, балалар һәм спорт лагерьлары, башка шундый ук объектлар керә.
Җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар белән килешү буенча билгеләнгән укыту-туристик сукмаклардан һәм трассалардан файдалану сервитутлар нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин; шул ук вакытта әлеге җир кишәрлекләре файдаланудан алынмый.
Рекреацион билгеләнештәге җирләрдә аларның максатчан билгеләнешенә туры килми торган эшчәнлек тыела.
3.1. Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү максатыннан, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү турында, түбәндәге документларны теркәп, карар әзерли:
1) җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү күздә тотылган җирләрнең территория чикләрен, урнашу урынын һәм мәйданын тасвирлау;
2) җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертүне нигезләү;
3) җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү күздә тотылган җир кишәрлекләре милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары, сервитут ияләре һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар турында мәгълүматлар;
4) җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территориянең карта-схемасы;
5) җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү күздә тотылган җир кишәрлекләренең экспликациясе;
6) федераль законнарда каралган очракларда экологик экспертиза бәяләмәсе яки санитар-эпидемиологик бәяләмә;
7) җирләрне закон нигезендә рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү турында Тукай муниципаль районы хакимияте карарын кабул итү өчен кирәкле башка документлар.
Җирләрне махсус сакланылучы территорияләр җирләре составыннан чыгару аларны кертү тәртибендәгечә башкарыла.
4. Гражданнарның һәм юридик затларның җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләрне саклауда катнашуы
4.1. Гражданнар, юридик затлар, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр җирләрне төбәк һәм җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү буенча тәкъдимнәр кертә һәм җирләрне махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, мондый җирләрне файдалану һәм саклау буенча чараларны гамәлгә ашыруда дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм итәргә хокуклы.
4.2. Җирле үзидарә органнары халыкка яңа төзелгән һәм гамәлдәге җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр турында хәбәр итәләр, җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләрне төзү, саклау һәм аларның эшләве буенча чараларны гамәлгә ашырганда, гражданнар һәм иҗтимагый оешмалар, берләшмәләр тәкъдимнәрен исәпкә алалар.
5. Махсус сакланылучы җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге территорияне саклау һәм файдалану режимы
5.1. Рекреацион чикләрдә тыела:
1) агач һәм куакларны кисү, агач һәм куакларны сайлап алып санитар кисүдән һәм ябалдашны санитар кисүдән тыш;
2) агач һәм куакларга зыян китерү һәм казып алу;
3) кыргый хайваннарның аңлы рәвештә тынычлыгын бозу, тоту һәм юк итү, аларның яшәү урыннарын юк итү (җимерү);
4) коры яфракларны һәм үләнне яндыру;
5) җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территориянең эшләве белән бәйле булмаган реклама һәм мәгълүмат конструкцияләрен урнаштыру;
6) канализация һәм җыелып торган суларны агызу;
7) җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территориянең эшләве белән бәйле булмаган капиталь төзелеш объектларын төзү;
8) карьерлар эшләү, капиталь төзелеш объектларын төзү һәм бакчачылык, яшелчәчелек, дача хуҗалыгы алып бару өчен җир кишәрлекләрен формалаштыру һәм бирү;
9) җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территориянең эшләве белән бәйле булмаган автомобиль юллары, торбаүткәргечләр, электр тапшыру линияләре һәм башка коммуникацияләр төзү;
10) җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территориянең эшләве белән бәйле булмаган сәнәгать, хуҗалык һәм башка объектларны төзү, эксплуатацияләү, гамәлдәге объектлардагы регламент эшләреннән тыш;
11) гидромелиоратив эшләр;
12) шартлату эшләре;
13) файдалы казылмалар эзләү, эшкәртү һәм чыгару;
14) махсус каралган урыннардан тыш гамәлгә ашырылучы, җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территориянең эшләве белән бәйле булмаган транспорт чараларының хәрәкәте һәм тукталышы, янгынга каршы чараларны тәэмин итүче транспорт чараларыннан тыш;
15) учак яндыру һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу;
16) рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территориянең эш режимын бозуга китерә торган башка эшчәнлек төрләре.
5.2. Махсус сакланылучы территорияләрнең рекреацион зонасы чикләрендә рөхсәт ителә:
1) хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау һәм алардан рациональ файдалану өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләрен үткәрү;
2) популяцияне саклау максатыннан кошларны оештырылган тукландыру;
3) рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияне карап тоту эшләре барышында барлыкка килгән чүп-чар, кар, яфраклар һәм башка материалларны урнаштыру өчен СанПиН 42-128-4690-88 таләпләрен исәпкә алып, аларны билгеләнгән срокта чыгаруны тәэмин итү шарты белән, махсус урыннар булдыру;
4) рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территориянең эстетик һәм рекреацион потенциалын яхшырту өчен, кече архитектура формаларын урнаштыру;
5) рекреацион инфраструктура объектларына караган корылмаларга, рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территориядә ремонт эшләре үткәрү;
6) яшел утыртмаларның бөтенлеген саклау шарты белән рекреацион һәм күңел ачу инфраструктурасы объектларын урнаштыру;
7) рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территория аша үтүче җылылык, су, электр белән тәэмин итү челтәрләренең ремонт эшләрен башкару, киләчәктә туфрак һәм үсемлекләр катламын мәҗбүри рекультивацияләү белән;
8) янгынга каршы чаралар үткәрү;
9) үз компетенциясе чикләрендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә федераль башкарма хакимият органнары запрослары буенча, җир асты байлыкларын җитди бозмыйча, геоэкологик тикшерүләр үткәрү (туфраклардан, су төбе утырмаларыннан, грунт һәм өслек суларыннан проба алу);
10) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән таләпләр нигезендә санитар-гигиена билгеләнешендәге стационар булмаган (күчмә) объектларны урнаштыру;
11) агачлар һәм куаклар утырту һәм күчереп утырту, шулай ук Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты белән килештерелгән проектлар буенча юллар, мәйданчыклар, газоннар челтәрләрен планлаштыруны үзгәртү.
5.3. Рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территория чикләрендә рөхсәт ителгән файдалану төрләре:
рөхсәт ителгән файдалануның төп төрләре:
6. Җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияне саклау һәм файдалану режимын бозган өчен җаваплылык
6.1. Әлеге нигезләмә белән билгеләнгән җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияне саклау һәм файдалану режимын бозган затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
6.2. Җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияне саклау һәм файдалану режимын бозу нәтиҗәсендә матди зыян китергән затлар зыянны Россия Федерациясе законнары нигезендә тулы күләмдә түләргә тиеш.