ККАРАР 21.10.2020ел      №2/12   «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш)АРАР 21.10.2020ел                                                                                         №2/12                                                               «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш)

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

21.10.2020ел                                                                                         №2/12                                                              

 

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш)

 

Федераль законнардагы һәм Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле  рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясына, муниципаль район уставыныӊ 88, 89 статьяларына таянып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын 1 кушымта нигезендә беренче укылышта кабул итәргә һәм аны халык тыңлауларына чыгарырга.

2. Расларга:

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен 2 кушымта нигезендә.

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибен 3 кушымта нигезендә.

3. Түбәндәге составта халык тыңлауларын үткәрү буенча комиссия төзергә:

1) Закиров Рөстәм Илдус улы – муниципаль район Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе;

2) Әбделманова Роза Николаевна – комиссия әгъзасы;

3) Бухарина Наталья Владимировна – комиссия әгъзасы.

4. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын 2020 елныӊ 16 ноябрендә 18.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үткәрергә дип билгеләргә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 2 кат (муниципаль район Советыныӊ утырышлар залы).

5. Комиссиягә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча төзәтмәләрне һәм тәкъдимнәрне өйрәнергә һәм гомумиләштерергә, тәкъдимнәрне исәпкә алып, карар проектын эшләп бетерергә һәм район Советы каравына кертергә.

6. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

 7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                                       Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ __ ________________ ___ номерлы карарына 1 кушымта  

 

 

 ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ

 «ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ УСТАВЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА»

КАРАР ПРОЕКТЫ

 

Федераль законнардагы һәм Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле  рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясына, муниципаль район уставыныӊ 88, 89 статьяларына таянып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. Муниципаль берәмлек Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:

 

1) Уставның 6 статьясы 1 өлеше 44 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«44) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны оештыру һәм территориянең карта-планын раслау;»;

 

2) Уставның 6.1 статьясы 25 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

25) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруда катнашу.»;

 

3) Уставның 8 статьясы 1 өлешенә түбәндәге эчтәлектәге 15 пунктны өстәргә:

 

15) полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләгән хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәрнең күрсәтелгән вазыйфаны биләү чорына  торак урыны бирү.»;

 

4) Уставның 18 статьясы 2 өлешен яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«2.«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1 статьясында каралган гражданнар җыены анда торак пункт яки җирлек халкының сайлау хокукына ия яртысыннан артыгы катнашканда хокуклы. Торак пунктта бер үк вакытта әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең сайлау хокукына ия яртысыннан артыгы бергә булу мөмкинлеге булмаса, күрсәтелгән торак пункт кергән муниципаль берәмлек уставы нигезендә гражданнар җыены этаплап, гражданнар җыенын үткәрү турында карар кабул ителгәннән соң бер айдан да артмаган вакыт эчендә үткәрелә. Шул ук вакытта элегрәк гражданнар җыенында катнашкан затлар тавыш бирүдә катнашуның алдагы этапларында катнашмый. Гражданнар җыенында катнашучыларның яртысыннан артыгы тавыш бирсә, гражданнар җыены карары кабул ителгән дип санала.»;

        

5) Уставның 27 статьясы 7 өлеше 2 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

 2) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә, шулай ук коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а)      сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашу;

б)      коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашудан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашудан тыш), Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән форма буенча Татарстан Республикасы Президентына алдан хәбәр итеп  катнашу;

в)      Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г)       идарә органнарында һәм муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә  муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д)      федераль законнарда каралган башка очраклар;»;

 

6) Уставның 36 статьясы 7 өлешен яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«7. Депутат, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты, муниципаль вазыйфаны биләүче башка зат вәкаләтләре «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгән очракта, вакытыннан алда туктатыла.

Депутат, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты, муниципаль вазыйфаны биләүче башка зат вәкаләтләре «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Аерым категория затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм ия булуны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яисә) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, бурычларны үтәмәгән очракта, вакытыннан алда туктатыла.»;

 

7) Уставның 39 статьясы 9 өлеше 1 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«1) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә;»

 

8) Уставның 39 статьясы 9 өлеше 2 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«2) коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а)      сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашу;

б)      коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашудан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашудан тыш), Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән форма буенча Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затына (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе) алдан хәбәр итеп  катнашу;

в)      Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г)       идарә органнарында һәм муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә  муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д)      федераль законнарда каралган башка очраклар;»;

 

9) Уставның 42 статьясы 7 өлеше 1 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«1) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә;»;

 

10) Уставның 42 статьясы 7 өлеше 2 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«2) коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашу;

б)      коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашудан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашудан тыш), Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән форма буенча Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затына (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесенә) алдан хәбәр итеп  катнашу;

в)      Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г)       идарә органнарында һәм муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә  муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д)      федераль законнарда каралган башка очраклар;»;

 

11) Уставның 81 статьясы 3 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«3. Муниципаль район Советының җирле салымнар турында муниципаль хокукый актларына, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары керемнәрен үзгәртүгә китерә торган, чираттагы финанс елында (чираттагы финанс елында һәм план чорында) үз көченә керә торган бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган муниципаль хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район Советының муниципаль хокукый актлары чираттагы финанс елына (чираттагы финанс елына һәм план чорына) җирле бюджет турында карар проекты муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына кертелгән көнгә кадәр муниципаль район Советының муниципаль хокукый актында билгеләнгән срокларда кабул ителергә тиеш.».

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ __ ________________ ___ номерлы карарына 2 кушымта  

 

 

Тукай муниципаль районы Советыныӊ «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  карар проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның аныӊ буенча фикер алышуда катнашу тәртибе

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  карар проекты буенча тәкъдимнәр Тукай муниципаль районы Советына язма рәвештә төзәтмәләр таблицасы формасында  түбәндәге үрнәк нигезендә кертелә:

 

Пункт, пунктча

Карар проектыныӊ тексты

Төзәтелгән текст

Төзәтүне исәпкә алып, карар проекты тексты

Төзәтмәләр авторы (фамилиясе,исеме, атасыныӊ исеме, адресы, телефоны, эш (уку) урыны)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

         Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре,                              М. Җәлил проспекты, 46 йорт;

         почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт

яисә факс буенча 8(8552)70-37-82.

         Тәкъдимнәр карар проекты «Якты юл» («Светлый путь») газетасында басылып чыккан көннән 2020 елныӊ 15 ноябренә кадәр эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.           

         2. Халык тыӊлауларында чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, 116 каб.;

         почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт

         яисә факс буенча 8(8552)70-37-82.

         Гаризалар, халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

         3. Гражданнарның тәкъдимнәре Тукай муниципаль районы Советы аппараты хезмәткәрләре тарафыннан теркәлә һәм карау өчен законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә тапшырыла.

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ __ ________________ ___ номерлы карарына 3 кушымта  

 

 

Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибе

 

         1. Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыңлаулары (алга таба – халык тыӊлаулары) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставының 16 статьясы нигезендә үткәрелә.

         2. Халык тыңлауларында үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән катнашучылар булып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советына халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр җиде көннән дә соңга калмыйча язма гаризалар тапшырган район халкы тора.

         3. Халык тыңлауларында чыгыш ясау хокукыннан башка барлык кызыксынган район халкы катнаша ала.

         4. Катнашучылар халык тыңлаулары башланырга 30 минут кала теркәлә башлый.

         5. Халык тыӊлауларында район башлыгы яки район башлыгы урынбасары рәислек итә.

         6. Халык тыӊлаулары рәислек итүченең катнашучыларга фикер алышына торган мәсьәләнең асылы, тыңлаулар үткәрү тәртибе турында хәбәр итүче кереш сүзе белән ачыла.

         7. Беркетмәне рәсмиләштерү, кергән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне исәпкә алу өчен, рәислек итүче тәкъдиме буенча секретариат җитәкчесе һәм ике әгъзасы составында халык тыңлаулары секретариаты сайлана.

         8. Төп доклад белән эшче төркем әгъзасы чыгыш ясый.

         9. Чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашучылар, гариза бирү вакытына карап, чират тәртибендә үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чакырыла.

         10. Халык тыңлауларында катнашучыларның чыгышлары 5 минуттан артмаска тиеш.

         11. Халык тыңлауларында катнашучылар, чыгыш тәмамланганнан соӊ, рәислек итүче рөхсәте белән чыгыш ясаучыларга сораулар бирергә хокуклы.

         12. Халык тыңлауларында катнашучылар халык тыңлаулары барышына кысылырга, аны  өзәргә һәм үткәрүгә комачауларга хокуклы түгел.

         13. Халык тыңлауларын үткәргәндә тәртип саклау халык тыңлауларында катнашу өчен мәҗбүри шарт булып тора.

         14. Катнашучылар тарафыннан халык тыңлауларын үткәрү тәртибе бозылган очракта, рәислек итүче аларны утырыш залыннан чыгаруны таләп итәргә хокуклы.

         15. Чыгышлар тәмамланганнан соң, рәислек итүче халык тыңлаулары барышында әйтелгән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне ачыклау өчен, халык тыңлаулары секретариаты җитәкчесенә сүз бирергә мөмкин.

         16. Тыңлауларда катнашучыларның барлык искәрмәләре һәм тәкъдимнәре халык тыңлаулары беркетмәсенә кертелә. Беркетмә билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы Советы материалларында саклана.

17. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә эшче төркем тарафыннан әзерләнә.

18. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә халыкка игълан ителергә тиеш.

19. Халык тыңлауларын үткәрүне оештыру һәм матди-техник тәэмин итүне район Советы аппаратыныӊ оештыру бүлегенә йөкләргә.   

                           

 

pdf
Скачать текст
PDF, 12.46 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International