КАРАР "19" ноябрь 2020 ел,       № 3/1 Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм  актив озак яшәүләренә ярдәм итү турында

 

 

 

 

 

 

 

КАРАР

Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм

 актив озак яшәүләренә ярдәм итү турында

 

Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озак яшәүләренә ярдәм итү турында мәгълүматны тыӊлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны исәпкә алырга.

2. Район Башарма комитетына түбәндәге эшләрне дәвам итәргә:

-  сугыш һәм хезмәт ветераннарының, пенсионерларның социаль-икътисадый тормыш шартларын яхшырту, аларның социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыру, өлкәннәрнең җәмгыять тормышында катнашуын активлаштыру буенча; 

- Бөек Ватан сугышы ветераннарын, пенсионерларны, өлкән яшьтәге кешеләрне юбилей даталары (90 яшьтән башлап) һәм бәйрәм чаралары белән тәбрикләү буенча;

- өлкән яшьтәге гражданнарга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча эшне көчәйтергә, ташламалы категория гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга.

- район ветераннар (пенсионерлар) советына, җирле үзидарә органнары белән эшләгәндә, тормыш шартларын яхшырту буенча кичектергесез проблемаларны ачыклау өчен, өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрен актив якларга;

- авыл җирлекләре башлыкларына, календарь һәм истәлекле даталарга багышланган чаралар үткәргәндә, ветераннар, өлкән яшьтәге гражданнарның катнашуын тәэмин итәргә һәм аларны мәдәни-ял һәм спорт-массакүләм чараларга актив җәлеп итәргә;

- «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә ветераннар оешмалары эшчәнлеген, ветераннарның социаль-икътисадый хәле мәсьәләләрен даими яктыртып торырга;

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә өлкән яшьтәге гражданнарны социаль һәм дәвалау-сәламәтләндерү учреждениеләренә җибәрү эшен дәвам итәргә, өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы якын килергә;

- ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен, район торак пунктларына мобиль бригада чыгуны системалы рәвештә оештырырга;

- Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша хезмәтләр алу өчен, өлкән яшьтәге гражданнарны заманча мәгълүмати ресурсларга өйрәтүне дәвам итәргә;

- өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү өчен, яшьләрнеӊ иреклеләр отрядларын җәлеп итү буенча эшне оештырырга;    

- өлкән яшьтәге гражданнар арасында янгын һәм социаль куркынычсызлык чаралары буенча аңлату эшләре алып барырга. 

       3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында урнаштырырга.

 4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

 

 

       

 

pdf
Скачать текст
PDF, 363.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International