КАРАР
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турында
«Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 26 статьясы 6 пункты һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 15 статьясы 6 өлеше нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен Галимова Айсылу Илдус кызы кандидатурасын тәкъдим итәргә, 1985 елныӊ 17 апрелендә туган, сайлау кампанияләрендә эш тәҗрибәсе бар, югары юридик белемле, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Тукай муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе вазыйфасында эшли, район территориаль сайлау комиссиясенә юридик ярдәм күрсәтү буенча мобиль төркем әгъзасы булып торды, муниципаль хезмәткәр.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә юнәлтергә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев