КАРАР 09.12. 2020 ел   № 4/4 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль милеген читләштерү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

  09.12. 2020 ел                                                               № 4/4 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ

муниципаль милеген читләштерү турында

 

 

Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-яклау зонасын оештыру мәсьәләсен хәл итү һәм аның территориясеннән Тукай муниципаль районының Мартыш авылы гражданнарын күчерү максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 5 сентябрендәге 1670-р номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 26 апрелендәге 647-р номерлы карары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең «Җир кишәрлекләрен һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектларын мәҗбүри алу турында» 2016 елның 25 июлендәге 2566 номерлы карары, Татарстан Республикасы Тукай районы судының 2018 елның 8 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 22 ноябрендәге 2-581/2017 номерлы эше буенча, 2019 елның 18 декабрендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 11 октябрендәге 2-578/2017  номерлы эш буенча, 2018 елның 22 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 1 декабрендәге 2-582/2017  номерлы эш буенча, 2018 елның 22 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 1 декабрендәге 2-580/2017 номерлы эш буенча, 2018 елның 22 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 20 ноябрендәге 2-577/2017  номерлы эш буенча, 2017 елның 25 сентябрендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 18 июлендәге 2-133/2017  номерлы эш буенча, 2017 елның 17 мартында үз көченә кергән 2017 елныӊ 25 январендәге 2-130/2017 номерлы эш буенча, 2017 елның 25 сентябрендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 18 июлендәге 2-132/2017  номерлы эш буенча, 2018 елның 27 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 18 июлендәге 2-129/2017 номерлы эш буенча, 2018 елның 22 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 28 ноябрендәге 2-1451/2017 номерлы эш буенча, 2017 елның 15 августында үз көченә кергән 2017 елныӊ 14 июлендәге 2-131/2017 номерлы эш буенча, 2018 елның 22 февралендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 1 декабрендәге 2-579/2017 номерлы эш буенча, 2017 елның 19 декабрендә үз көченә кергән 2017 елныӊ 4 октябрендәге 2-1172/2017 номерлы эш буенча карарлары, Россия Федерациясе Җир кодексының 56.11 статьясы 4 пункты 4 пунктчасы, Россия Федерациясе Торак кодексының 32 статьясы 2 пункты, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына муниципаль милекне «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы милкенә бушлай тапшыруны килештерергә.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыруны гамәлгә ашырырга.

3. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милек «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды» оешмасы акчалары хисабына мәҗбүри алына торган милек өчен түләтүләрне гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә тапшырыла.

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ 29 июлендәге вн/3 номерлы, 2019 елныӊ 25 декабрендәге 38/4 номерлы, 2020 елныӊ 13 февралендәге 39/3 номерлы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль милеген читләштерү турында» карарлары үз көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.21 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International