КАРАР 9.12. 2020 ел  №4/3 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

9.12. 2020 ел                                                                     №4/3

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш)

 

Федераль законнардагы һәм Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле  рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясына, муниципаль район уставыныӊ 88, 89 статьяларына таянып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. 2012 елның 20 июнендәге 13/1 номерлы Совет карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:

 

1) Уставныӊ 1 статьясы 2 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

 

«2. Муниципаль берәмлекнең рәсми исеме – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге (алга таба текст буенча – район), кыскартылган исеме – Тукай муниципаль районы.»;

 

2) Уставның 6 статьясы 1 өлеше 44 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«44) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруны оештыру һәм территориянең карта-планын раслау;»;

 

3) Уставның 6.1 статьясы 13 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

13) җирлекнең генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау, җирлекнең генераль планнары нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру буенча документларны раслау, җирлек чикләрендә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү, төзелешкә (Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында, башка федераль законнарда каралган очраклардан тыш) рөхсәт бирү, җирлек территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җирлекләрнең шәһәр төзелеше проектларының җирле нормативларын раслау, муниципаль ихтыяҗлар өчен җирлек чикләрендә җирләрне резервлау һәм җир кишәрлекләрен алу, җирлек чикләрендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда биналарны, корылмаларны карау һәм мондый тикшерүләр барышында ачыкланган бозуларны бетерү турында рекомендацияләр бирү, шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын планлаштырылган төзү яисә реконструкцияләү турында хәбәрнамәдә (алга таба – планлаштырылган төзелеш турында хәбрнамә) күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яисә бакча йорты параметрларыныӊ билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә, шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йорты планлаштырылган төзү яисә реконструкцияләү турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яисә бакча йорты параметрларыныӊ билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм (яки) шәхси торак төзелеше объектын яисә бакча йортын җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкин булмавы турында хәбәрнамә, төзелгән яки реконструкцияләнгән шәхси торак төзелеше объектыныӊ яки бакча йортыныӊ җирлек территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын яки бакча йортларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамә, максатчан билгеләнеше буенча кулланылмаган яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган җир кишәрлеген алу, рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү яки аны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар җибәрү»;

 

4) Уставның 6.1 статьясы 25 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

25) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә комплекслы кадастр эшләрен башкаруда катнашу.»;

 

5) Уставның 8 статьясы 1 өлешенә түбәндәге эчтәлектәге 15 пунктны өстәргә:

 

«15) полиция участок вәкаләтлесе вазыйфасын биләгән хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына хезмәткәрнең күрсәтелгән вазыйфаны биләү чорына  торак урыны бирү.»;

 

6) Уставның 27 статьясы 4 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«4. Район Советы депутаты «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, бурычларны башкарырга тиеш. Район Советы депутаты вәкаләтләре «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Аерым категориядәге затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм счетлар (кертемнәр) булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яисә) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәгән, бурычларны башкармаган очракта, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса, вакытыннан алда туктатыла.»;  

 

7) Уставның 27 статьясы 7 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

7. Даими нигездә үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы район Советы депутатыныӊ түбәндәгеләргә хокукы юк:

1) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә;

2) коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашу;

б) коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашудан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашудан тыш), Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән форма буенча Татарстан Республикасы Президентына алдан хәбәр итеп  катнашу;

в) Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г) идарә органнарында һәм муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә  муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;

3) укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлектән тыш, башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә. Шул ук вакытта укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлек бары тик чит дәүләтләр, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар акчалары хисабына гына финанслана алмый, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

4) чит ил коммерциясез хөкүмәтнеке булмаган идарә органнары, попечительлек яки күзәтчелек советлары, башка органнар һәм  Россия Федерациясе территориясендә эшләүче аларның структур бүлекчәләре составына керергә, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яки Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

Район Советы депутатлары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә әлеге Устав белән билгеләнә.»;

 

8) Уставныӊ 39 статьясы 5 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

 

«5. Район Башлыгы «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, бурычларны башкарырга тиеш. Район Советы депутаты вәкаләтләре «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Аерым категориядәге затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм счетлар (кертемнәр) булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яисә) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәгән, бурычларны башкармаган очракта, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса, вакытыннан алда туктатыла.»;

 

9) Уставның 39 статьясы 9 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

9. Район Башлыгыныӊ түбәндәгеләргә хокукы юк:

1) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә;

2) коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашу;

б) коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашудан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашудан тыш), Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән форма буенча Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затына (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесе) алдан хәбәр итеп  катнашу;

в) Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г) идарә органнарында һәм муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә  муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;

3) укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлектән тыш, башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә. Шул ук вакытта укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлек бары тик чит дәүләтләр, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар акчалары хисабына гына финанслана алмый, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

4) чит ил коммерциясез хөкүмәтнеке булмаган идарә органнары, попечительлек яки күзәтчелек советлары, башка органнар һәм  Россия Федерациясе территориясендә эшләүче аларның структур бүлекчәләре составына керергә, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яки Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

Район Башлыгы гражданнар яки җинаять эше буенча яки административ хокук бозу турында эш буенча яклаучы яки вәкил (законлы вәкиллек очракларыннан тыш) буларак катнаша алмый.

Район Башлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә әлеге Устав белән билгеләнә.»;

 

10) Уставныӊ 42 статьясы 5 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:

 

«5. Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы район Башлыгы урынбасары «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, бурычларны башкарырга тиеш. Район Советы депутаты вәкаләтләре «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Аерым категориядәге затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм счетлар (кертемнәр) булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яисә) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәгән, бурычларны башкармаган очракта, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса, вакытыннан алда туктатыла.»;

 

11) Уставның 42 статьясы 7 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

7. Даими нигездә эшләүче район Башлыгы урынбасарыныӊ түбәндәгеләргә хокукы юк:

1) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы затлар аша шөгыльләнергә;

2) коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга, түбәндәге очраклардан тыш:

а) сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашу;

б) коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә түләүсез катнашудан, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез милек мөлкәтчеләре ширкәтенең съездында (конференциясендә) яки гомуми җыелышында  катнашудан тыш), Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән форма буенча Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затына (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы җитәкчесенә) алдан хәбәр итеп  катнашу;

в) Россия Федерациясе субъектының муниципаль берәмлекләре советында, муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г) идарә органнарында һәм муниципаль берәмлек исеменнән оешманы гамәлгә куючы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен яисә  муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар нигезендә гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;

3) укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлектән тыш, башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә. Шул ук вакытта укытучылык, фәнни һәм башка иҗади эшчәнлек бары тик чит дәүләтләр, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар акчалары хисабына гына финанслана алмый, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

4) чит ил коммерциясез хөкүмәтнеке булмаган идарә органнары, попечительлек яки күзәтчелек советлары, башка органнар һәм  Россия Федерациясе территориясендә эшләүче аларның структур бүлекчәләре составына керергә, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яки Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

Район Башлыгы урынбасары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә әлеге Устав белән билгеләнә.»;

 

12) Уставның 81 статьясы 3 өлешен яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«3. Муниципаль район Советының җирле салымнар турында муниципаль хокукый актларына, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары керемнәрен үзгәртүгә китерә торган, чираттагы финанс елында (чираттагы финанс елында һәм план чорында) үз көченә керә торган бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган муниципаль хокукый актларына үзгәрешләр кертү турында муниципаль район Советының муниципаль хокукый актлары чираттагы финанс елына (чираттагы финанс елына һәм план чорына) җирле бюджет турында карар проекты муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына кертелгән көнгә кадәр муниципаль район Советының муниципаль хокукый актында билгеләнгән срокларда кабул ителергә тиеш.».

2. Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлегенә әлеге карарны гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә җибәрергә.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

4. «2020 елда Россия Федерациясе Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү турында» 2019 елның 12 ноябрендәге 367-ФЗ номерлы Федераль закон белән 81 статьяның 3 өлеше гамәлдә булуын 2021 елның 1 январена кадәр туктатып торырга.

5. «2020 елда Россия Федерациясе Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү турында» 2019 елның 12 ноябрендәге 367-ФЗ номерлы Федераль закон белән 81 статьяның 14 өлеше гамәлдә булуын 2021 елның 1 январена кадәр туктатып торырга.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                          Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 1.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International