КАРАР 28.12. 2020 ел     № 5/3 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы 13/10 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

28.12. 2020 ел                                                                     №5/3

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы 13/10 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

Шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларныӊ «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль законга һәм ярдәм алучы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрын формалаштыру максатында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» Федераль законныӊ 1 һәм 2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 8 июнендәге 169-ФЗ номерлы Федераль законда каралган ярдәм чараларын алу хокукын гамәлгә ашыру максатында, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы 13/10 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

карарныӊ исемендә, преамбуласында һәм 1 пунктында «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга» сүзләреннән соӊ «шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга» сүзләрен өстәргә;

әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибендә:

исемендә «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга» сүзләреннән соӊ «шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга» сүзләрен өстәргә;

1 пунктта «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга» сүзләреннән соӊ «шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга» (алга таба – махсус салым режимын кулланучы физик затлар) сүзләрен өстәргә;

3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Исемлеккә кертелгән мөлкәт кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга, шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга милеккә һәм (яки) файдалануга тапшыру максатында кулланылырга, шулай ук «Дәүләт яисә муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында, һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон нигезендә һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 39.3 статьясы 2 пункты 6, 8 һәм 9 пунктчаларында күрсәтелгән очракларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары милкенә түләүле нигездә читләштерелергә мөмкин.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, финанслар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                            Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 389.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International