КАРАР 28.12. 2020 ел  № 5/5  2021 елга Тукай муниципаль районы Советыныӊ эш планы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

28.12. 2020 ел                                                                     № 5/5

 

 

 2021 елга Тукай муниципаль районы Советыныӊ эш планы турында

 

 

Тукай муниципаль районы уставының 29 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. 2021 елга Тукай муниципаль районы Советыныӊ эш планын расларга (кушымта нигезендә).  

2. Муниципаль район Советының даими комиссияләренә, Башкарма комитетка Совет каравына кертелә торган мәсьәләләрне әзерләүгә зур игътибар бирергә, Советныӊ, аның органнарыныӊ һәм үз норматив-хокукый актларының үтәлешенә ныклы контрольне гамәлгә ашырырга.

3. Билгеләнгән чаралар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Советы аппаратының оештыру бүлегенә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                           Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2020 елныӊ __ _______________ ____ номерлы Тукай муниципаль районы Советы карары белән расланган

 

 

2021 елга Тукай муниципаль районы Советы эш планы

 

 

Башкару вакыты

Башкару өчен җаваплы

Оештыру мәсьәләләре

1.

Муниципаль район Советы утырышларын үткәрү 

Ике айга кимендә 1 тапкыр

Муниципаль район Башлыгы урынбасары

2.

Даими комиссияләр эшен оештыру

Кварталга кимендә 1 тапкыр

Совет аппаратының оештыру бүлеге

3.

Югары органнарның кабул ителгән карарлары һәм үз карарлары үтәлешен контрольдә тоту

Бөтен чорда

Совет аппаратының оештыру бүлеге

4.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, хатларын һәм шикаятьләрен карап тикшерүгә аерым игътибар бирергә. Аларныӊ барлыкка килү сәбәпләрен бетерү буенча чаралар күрү

 

 

Системалы рәвештә

Муниципаль районның җирле үзидарә органнары

5.

Елга 1 тапкыр Тукай муниципаль районы уставы һәм «Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусы турында» нигезләмә нигезендә сайлаучылар алдында депутатларның хисапларын оештыру 

 

 

I яртыеллык

Совет аппаратының оештыру бүлеге,

авыл җирлекләре Советлары

6.

Район Советы депутатлары тарафыннан халыкны кабул итү

 

Һәр айның соңгы шимбәсе

Район Советы аппаратының оештыру бүлеге

7.

Авыл җирлекләре Советлары эшен оештыруда методик ярдәм күрсәтү

 

Бөтен чорда

Район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты бүлекләре

 

Совет каравына кертелә торган мәсьәләләр

 

  1.  

2020 елда эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район Башлыгы хисабы

 

Февраль

 

Район Башкарма комитеты

  1.  

2020 елның январь-февраль айларында Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендәге җыелышларда әйтелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне үтәү буенча «юл картасы»ның үтәлеше турында

Март

 

Район Башкарма комитеты

  1.  

2020 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында

 

Март

Район Башкарма комитеты, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

2020 ел өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге эшчәнлеге турында хисап  

 

Март

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районындагы бүлеге

(килешү буенча)

  1.  

2020 елда Татарстан Республикасында һәм Тукай муниципаль районы территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында

Апрель

Тукай муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

  1.  

2020 ел өчен «Тукай муниципаль районы контроль-хисап палатасы» МКУ эшчәнлеге турында хисап

 

Апрель

«Тукай муниципаль районы контроль-хисап палатасы» МКУ

  1.  

2020 ел өчен район бюджеты үтәлеше турында хисап

Апрель

Финанс-бюджет палатасы

  1.  

Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

Апрель

Район Башкарма комитеты

  1.  

Тукай муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы законнарны үтәү буенча эшнең торышы турында

Май

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе

  1.  

Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында

Май

Районда этно-конфессиональ, миграция һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять буенча эшче төркем

  1.  

Тукай муниципаль районы территориясендә яшүсмерләр җинаятьчелеге һәм балигъ булмаганнарга карата җинаятьчелек кылу торышы, профилактика системасы органнары тарафыннан балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

2021 елның I яртыеллыгына районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында

Август

Район Башкарма комитеты

  1.  

2021 елның I яртыеллыгына район бюджеты үтәлеше турында

Август

Финанс-бюджет палатасы

  1.  

Тукай муниципаль районы территориясендә илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышы турында  

Октябрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

Тукай муниципаль районы халкына сәүдә хезмәте күрсәтүнең торышы турында

Октябрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм

 актив озак яшәүләренә ярдәм итү турында

Ноябрь

Район башкарма комитеты, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районындагы социаль яклау бүлеге

(килешү буенча)

  1.  

Тукай муниципаль районында  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү торышы турында 

Ноябрь

Район Башкарма комитеты

 

  1.  

2021 елның январь-сентябрь айларына Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында, елның көтелгән нәтиҗәләре һәм 2022-2024 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы  

Декабрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

2022 елга Тукай муниципаль районы  бюджеты турында

Декабрь

Район Башкарма комитеты

 

pdf
Скачать текст
PDF, 729.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International