ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«28» декабрь 2020 ел № 5/7
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31-32 статьялары, 2020 елныӊ 5 маендагы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыңлауларыныӊ 1 номерлы беркетмәсе, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә Князево авыл җирлегендә 16:39:032102:26 кадастр номерлы җир кишәрлегендә «авыл хуҗалыгы җирләре» территориаль зонасын «СХ-1» зонасына үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев