КАРАР 16.02. 2021 ел №7/1 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

16.02. 2021 ел                                                                  №7/1

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү проектына 2021 елның 11 январендәге 10-53/10 номерлы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин кул куйган бәяләмә нигезендә, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты буенча халык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча 2018 елның 28 декабрендәге бәяләмә, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты буенча каршылыкларны җайга салу буенча килештерү комиссиясенең 2001 елныӊ 10 февралендәге утырышы беркетмәсе, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

  

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2017 елныӊ 14 августындагы 17/5 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертергә.

2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 180.6 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International