КАРАР 16.02. 2021 ел №7/2 «Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ 7 маендагы 40/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартларына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

16.02. 2021 ел                                                                      №7/2

 

 

«Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ 7 маендагы 40/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартларына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елныӊ 1 апрелендәге 98-ФЗ номерлы Федераль закон, «Күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләве шартларына һәм срокларына таләпләр билгеләү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елныӊ 3 апрелендәге 439 номерлы карары, «Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 314 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 18 декабрендәге 1148 номерлы карары «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы 1 пункты, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ 7 маендагы 40/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы муниципаль милкендә булган күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартларына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1 пунктка түбәндәге эчтәлектәге җөмлә өстәргә: «Арендачы икътисадый эшчәнлекнең төп яисә өстәмә төрләре буенча 2020 елның 1 апреле торышына билгеләнә, алар турында мәгълүмат Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында яисә Шәхси эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрында бирелгән.»;

3 пунктта:

Беренче абзацта «2020 елның 1 октябренә кадәр» сүзләрен «2021 елның 1 январенә кадәр»  сүзләренә алыштырырга;

«б» пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«б) кичектереп тору тиешле чор өчен аренда түләве күләмендә бирелә;»;

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 352.2 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International