КАРАР 16.02. 2021 ел №7/3 «Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

16.02. 2021 ел                                                                      №7/3

 

 

«Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 28 декабрендәге 2693-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карарын (Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 21 октябрендәге 2/9 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) 1 кушымта нигезендә яӊа редакциядә бәян итеп үзгәреш кертергә.

2. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2020 елның 19 мартыннан – Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек режимын кертү датасыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2021 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына арендачылар мөрәҗәгать иткән көннән җиде көн эчендә Тукай муниципаль районы казанасын тәшкил иткән, муниципаль милектә (алга таба – муниципаль милек) булган муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) аренладалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелгән аренда шартнамәләренә түбәндәге шартларда аренда түләүләрен түләүне кичектереп торуны күздә тоткан өстәмә килешүләр төзергә:

кичектереп тору 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 1 январенә кадәр бирелә, ә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 821-р күрсәтмәсе нигезендә аренда түләүләрен түләүдән азат ителгән арендачылар өчен – 2020 елның 1 июленнән 2021 елның 1 январенә кадәр;

аренда түләве буенча бурыч арендаторлар тарафыннан тәкъдим ителгән срокта,  2021 елның 1 январеннан да иртәрәк түгел, әмма 2023 елның 1 январеннан да соңга калмыйча, этаплап, айга бер тапкырдан да ешрак булмаган, күләме аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артмаган тигез түләүләр белән түләнергә тиеш;

кичектерүгә бәйле рәвештә, арендачы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын сакламау (шул исәптән мондый чаралар аренда килешүендә каралган очракларда) белән бәйле рәвештә, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый;

кичектереп тору бирелүгә бәйле рәвештә, арендачы тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләрне билгеләү рөхсәт ителми;

б) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалары реестры турында»  2020 елның 23 июнендәге 906 номерлы карары нигезендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар реестрына кертелгән һәм (яки) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән коммерциясез оешмалар реестры турында» 2020 елның 11 июнендәге 847 номерлы карары (алга таба - социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар) нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән коммерциясез оешмалар реестрына кертелгән оешмалар белән 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителгәнче төзелгән аренда шартнамәләренә түбәндәге шартларда аренда түләүләрен  кичектереп торуны күздә тоткан өстәмә килешүләр төзү:

кичектереп тору, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/15 номерлы карары белән каралган аренда түләвеннән азат итүне исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булган бөтен чорга бирелә;

кичектереп тору Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән коммерциясез оешмалар реестры турында» 2020 елның 11 июнендәге 847 номерлы карары (алга таба – социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар) нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеге (алга таба – исемлек) буенча, шулай ук шулай ук юридик затларның бердәм дәүләт реестрында булган икътисадый эшчәнлекнең төп яки өстәмә төрләре турында 2020 елның 1 апреленә булган мәгълүмат буенча социаль юнәлешле коммерциясез оешманыӊ бер яки берничә тармакта эшчәнлек алып баруына карамастан бирелә;

аренда түләве буенча бурыч арендаторлар тарафыннан тәкъдим ителгән срокта 2021 елның 1 январеннан да иртәрәк түгел, әмма 2023 елның 1 янввареннан да соңга калмыйча, этаплап, айга бер тапкырдан да ешрак булмаган, күләме аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артмаган тигез түләүләр белән түләнергә тиеш;

кичектереп торуга бәйле рәвештә, арендачы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын сакламау (шул исәптән мондый чаралар аренда килешүендә каралган очракларда) белән бәйле рәвештә, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый;

кичектереп тору бирелүгә бәйле рәвештә арендачы тарафыннан түләнергә тиешле өстәмә түләүләрне билгеләү рөхсәт ителми;

в) әлеге карар үз көченә кергән көннән җиде эш көне эчендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында арендачылар – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен әлеге пунктның «а» һәм «б» пунктчалары нигезендә өстәмә килешүләр төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштыру.

2. Аренда түләүләрен кичектереп тору әлеге карарның 1 пунктындагы «а» һәм «б» пунктчаларында күрсәтелгән, Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимын кертү датасына Тукай муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил иткән муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау шартнамәләре буенча узган чор өчен аренда түләүләрен түләү буенча үтәлмәгән бурычлары булмаган арендачыларга бирелә, дип билгеләргә. Аренда шартнамәсен вакытыннан алда өзгәндә аренда түләве буенча бурыч бер үк вакытта түләнә.

3. Җирле үзидарә органнарына, шулай ук алар карамагындагы муниципаль предприятиеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә 2020 елның 1 апреленә кадәр төзелгән, исемлек буенча бер яки берничә тармакта эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар арендачылары булып торган муниципаль милекне арендалау шартнамәләре буенча, 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимын кертү хакында карар кабул ителгәнче төзелгән шартнамәләр буенча, исемлекнең бер яки берничә тармагында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга, шулай ук Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында булган икътисадый эшчәнлекнең төп яки өстәмә төрләре турында мәгълүматларга бәйсез рәвештә, түбәндәге шартларда аренда түләвен түләүне кичектереп торырга:

кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына – 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 1 январена кадәр;

социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга – Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл яки югары әзерлек режимы гамәлдә булган бөтен чорга;

аренда түләве буенча бурыч 2021 елның 1 январеннан да иртәрәк түгел һәм 2023 елның 1 январеннан да соңга калмыйча, этаплап, айга бер тапкырдан да ешрак булмаган, күләме аренда шартнамәсе буенча айлык аренда түләвенең яртысыннан артмаган тигез түләүләр белән түләнергә тиеш;

кичектерүгә бәйле рәвештә, арендачы тарафыннан аренда түләвен кертү тәртибен һәм срокларын сакламау (шул исәптән мондый чаралар аренда килешүендә каралган очракларда) белән бәйле рәвештә, чит акчалардан файдаланган өчен штрафлар, процентлар яки башка җаваплылык чаралары кулланылмый

кичектереп тору бирелүгә бәйле рәвештә, арендага бирүче тарафыннан арендачы түләргә тиешле өстәмә түләүләрне билгеләү рөхсәт ителми;

кичектерүне күздә тоткан аренда шартнамәләренә өстәмә килешүләр арендаторның тиешле мөрәҗәгате кергән көннән алып җиде эш көне эчендә төзелергә тиеш;

кичектереп тору Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимын кертү датасына дәүләт милкен арендалау шартнамәләре буенча узган чор өчен аренда түләүләрен түләү буенча башкарылмаган бурычы булмаган арендачыларга бирелә.

4. Аренда түләвен түләүне кичектереп тору шартлары мондый килешү төзү датасына бәйсез рәвештә кичектерү турында өстәмә килешүләргә карата кулланыла, дип билгеләргә.

5. Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2020 елның II кварталыннан башлап, хисап кварталыннан соң килә торган айның 10 числосыннан да соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карар үтәлеше турында мәгълүмат  тапшыруны тәэмин итәргә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 771.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International