КАРАР 16.02. 2021 ел № 7/4 «Аренда түләүләреннән азат итү өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/16 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

16.02. 2021 ел                                                                      № 7/4

 

 

«Аренда түләүләреннән азат итү өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/16 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 22 апрелендәге 820-р номерлы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 28 декабрендәге 2693-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 7 маендагы 40/16 номерлы карарын (Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 21 октябрендәге 2/10 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) 1 кушымта нигезендә яӊа редакциядә бәян итеп үзгәреш кертергә.

2. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2020 елның 19 мартыннан – Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек режимын кертү датасыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2021 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

1. Тукай муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына арендачылар мөрәҗәгать иткән көннән җиде көн эчендә Тукай муниципаль районы казанасын тәшкил иткән, муниципаль милектә (алга таба – муниципаль милек) булган муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) аренладалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

а) 2020 елның 1 апреленә кадәр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән (алга таба – кече һәм урта эшмәкәрлекк субъектлары),

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән коммерциясез оешмалар реестры турында» (алга таба – исемлек) 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карары нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеге буенча бу тармакларныӊ берсендә яки берничәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән төзелгән аренда шартнамәләренә аренда түләүләреннән азат итү турында өстәмә килешүләр төзү.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 2020 елныӊ 1 апреленнән 2020 елныӊ 1 июленә кадәр аренда түләүләреннән азат итклә, шулай ук 2020 елныӊ 1 июленнән 2021 елныӊ 1 январенә кадәр аренда түләүләрен кичектерп тору бирелә.

Арендачы – кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты икътисадый эшчәнлекнең төп яисә өстәмә төрләре буенча билгеләнә, алар турында мәгълүмат Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында яисә Шәхси эшмәкәрләрнеӊ бердәм дәүләт реестрында 2020 елның 1 апреленә бирелә.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән өстәмә килешүләр Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы казнасын тәшкил иткән  муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендага бирүне күздә тоткан аренда шартнамәләренә, аны исемлек буенча икътисадый эшчәнлек төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен куллану максатларында һәм эшчәнлекнең әлеге төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен тиешле милекне куллануны раслаучы документлар булганда төзелә;

б) 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителгәнче төзелгән аренда шартнамәләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалары реестры турында»  2020 елның 23 июнендәге 906 номерлы карары нигезендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар реестрына кертелгән һәм (яки) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән коммерциясез оешмалар реестры турында» 2020 елның 11 июнендәге 847 номерлы карары (алга таба - социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар) нигезендә яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә вәзгыять начарлану шартларында иӊ күп зыян күргән коммерциясез оешмалар реестрына кертелгән оешмалар белән, Исемлек буенча бер яки берничә тармакта эшчәнлек алып баруга, шулай ук  2020 елның 1 апреленә торышы буенча Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында булган икътисадый эшчәнлекнең төп яисә өстәмә төрләре турында мәгълүматка бәйсез рәвештә, аренда шартнамәләре буенча аренда түләүләрен түләүдән азат итү турында өстәмә килешүләр төзү.

Социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар  2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 июленә кадәр аренда түләүләреннән азат ителә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булган бөтен чорга түләүләрне кичектереп тору бирелә;

в) әлеге карар үз көченә кергән көннән җиде эш көне эчендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында арендачылар – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен әлеге пунктның «а» һәм «б» пунктчалары нигезендә өстәмә килешүләр төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштыру.

2. Әлеге карар нигезендә аренда түләүләреннән азат итү Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимын кертү датасына Тукай муниципаль районының муниципаль казнасын тәшкил иткән муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) арендалау шартнамәләре буенча узган чор өчен аренда түләүләрен түләү буенча үтәлмәгән бурычлары булмаган арендачыларга бирелә, дип билгеләргә.

3. Аренда түләвеннән азат итү шартлары аренда шартнамәләренә өстәмә килешү төзү датасына бәйсез рәвештә кулланыла.

4. Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2020 елның II кварталыннан башлап, хисап кварталыннан соң килә торган айның 10 числосыннан да соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карар үтәлеше турында мәгълүмат  тапшыруны тәэмин итәргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 561.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International