Карар 16.02. 2021 ел № 7/5 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ күчмә муниципаль милеген читләштерү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

                    16.02. 2021 ел                                                                         № 7/5

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ

күчмә муниципаль милеген читләштерү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына муниципаль милекне бушлай түбәндәге муниципаль берәмлекләр милегенә күчерүне килештерергә:

1.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлеге Яӊа Троицкий авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәленә 1 079 934,79 сум капиталь кертем;

1.2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлеге Суровка авылында җәяүлеләр коммуникациясенә, шул исәптән тротуарга         1 981 121,47 сум капиталь кертем;

1.3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Борды авыл җирлеге Борды торак пунктында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 245 267,42 сум күләмендә капиталь кертем;

1.4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Ильбухтино торак пунктында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 199 185,46 сум күләмендә капиталь кертем;

1.5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Белоус торак пунктында 1 129 565,46 сумга Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле;

1.6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Яӊа поселогында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 989 060,00 сум күләмендә капиталь кертем;

1.7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлеге Куады авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 707 166,20 сум күләмендә капиталь кертем;

1.8. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлеге Октябрь Бүләге авылында 1 443 101,52 сумга Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле;

1.9. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яӊа Бүләк авыл җирлеге Яӊа Бүләк авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 199 610,50 сум күләмендә капиталь кертем;

1.10. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлеге Шилнәбаш авылында (Мәктәп ур., 28 й.) Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 118 295,40 сум күләмендә капиталь кертем;

1.11. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Боерган авыл җирлеге Боерган авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 385 293,15 сум күләмендә капиталь кертем;

1.12. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге Мәләкәс авылында Яшьләр урамы буенча җәяүлеләр коммуникациясенә, шул исәптән тротуарга  1 249 082,15 сум күләмендә капиталь кертем;

1.13. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге Сәет авылында ял итү зонасына 1 593 263,65 сум күләмендә капиталь кертем;

1.14. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Круглое Поле авыл җирлеге Круглое Поле поселогында 1 498 173,00 сумга Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле;

1.15. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлеге Калмия авылында 1 392 410,00 сумга ял итү зонасы, спорт мәйданчыгы;

1.16. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлеге Күзкәй авылында «Гүзәллек» ял паркында 1 390 328,80 сумга ял итү зонасы;

1.17. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлеге Комсомолец поселогында җәяүлеләр коммуникациясенә, шул исәптән тротуарга  1 127 852,10 сум күләмендә капиталь кертем;

1.18. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлеге «Татарстан» совхозы поселогында 1 992 960,00  сумга ял итү зонасы;

1.19. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлеге Биклән авылында 564 544,90 сумга яӊгыр сулары агызу җайланмалары;

1.20. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Теләнче Тамак авыл җирлеге Теләнче Тамак, Хуҗи һәм Останково торак пунктларында 1 601 270,00 сумга Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле;

1.21. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Мусабай-Завод авылында 1 044 310,00 сумга ял итү зонасы;

1.22. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлеге Калмаш авылында 1 590 571,33 сумга кече архитектура формалары белән халыкныӊ ял итү зонасы, шул исәптән З.Галиев урамы буенча мәйданчык периметры буенча тротуар (Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясе);

1.23. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Абдул авыл җирлеге Мерәс торак пунктында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 898 588,82 сум күләмендә капиталь кертем;

1.24. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлеге Бәтке авылында «Зелёный Островок» паркында ял итү зонасына 1 536 360,00 сум күләмендә капиталь кертем;

1.25. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлеге Татарстан совхозы поселгында Школьная, Советская, Попов урамнарында җәяүлеләр коммуникациясенә, шул исәптән тротуарга  1 989 060,00 сум күләмендә капиталь кертем;

1.26. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге Сәет авылында 508 107,60 сумга ял итү зонасы;

1.27. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлеге «Татарстан» совхозы поселогында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә 1 616 905,46  сум күләмендә капиталь кертем;

1.28. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге Иштирәк авылында һәйкәлгә һәм Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов стеласын төзекләндерүгә  814 450,56 сум күләмендә капиталь кертем.

2. Тукай муниципаль районныӊ милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына  әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыру эшләрен башкарырга.

3. Муниципаль берәмлекләргә әлеге карар кабул ителгән көннән бер ай эчендә кул куелган милекне кабул итү-тапшыру актларын Тукай муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җибәрергә тәкъдим итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                   Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 604.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International