ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
22.03. 2021 ел №8/3
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 15 августындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясы нигезендә түләүсез җир кишәрлекләре алу хокукына ия гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең исемлеген һәм урнашу урынын раслау турында» 14/6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, 2001 елныӊ 25 январендәге 136-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Җир кодексы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2003 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, 1998 елныӊ 10 июлендәге 1736-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Җир кодексы, «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 18 декабрендәге 90-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, муниципаль район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 15 августындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясы нигезендә түләүсез җир кишәрлекләре алу хокукына ия гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең исемлеген һәм урнашу урынын раслау турында» 14/6 номерлы карарыныӊ 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: кушымта нигезендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Җир кодексының 321 статьясы нигезендә түләүсез җир кишәрлекләре алу хокукына ия гражданнарга бирелә торган җир кишәрлекләренең исемлеген һәм урнашу урынын тулыландырырга».
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек
Башлыгы, Совет рәисе Ф.М. Камаев