«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
23.04 2021 ел № 9/8
Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 10 июнендәге 41/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен РФ Шәһәр төзелеше кодексы һәм 342-Ф3 номерлы Федераль закон нормаларына туры китерү максатыннан, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елның 10 июнендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 41/7 номерлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының протестын карап, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 мартындагы АП-12-75 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
«Әҗмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруны җайга салуны җирле үзидарәнең түбәндәге органнарны һәм вазыйфаи затлары гамәлгә ашыра:
1) Тукай муниципаль районы Башлыгы;
2) Тукай муниципаль районы Советы;
3) Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты;
Җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше документларын әзерләү һәм кабул итү, авыл җирлеге территориясендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруны җайга салу өлешендә вәкаләтләре «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Әҗмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы, башка муниципаль хокукый актлар нигезендә билгеләнә.
Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару мәсьәләләре буенча мөнәсәбәтләрне җайга салу өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә:
1) җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектын әзерләү һәм аларга үзгәрешләр кертү турында карар кабул итү;
2) территорияләрне планлаштыру буенча документлар әзерләү турында карарлар кабул итү;
3) территорияләрне планлаштыру буенча документларны раслау, шул исәптән җир кишәрлекләренең шәһәр төзелеше планнарын раслау;
4) җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне раслау;
5) шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативларын раслау;
6) капиталь төзелеш объектларын яки җир кишәрлеген шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалануга рөхсәт бирү турында карарлар кабул итү;
7) капиталь төзелеш объектларының рөхсәт ителгән төзелешенең, реконструкцияләүнең иң чик параметрларыннан чыгуына рөхсәт бирү турында карарлар кабул итү;
8) законнарда билгеләнгән тәртиптә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен резервлау турында карарлар кабул итү;
9) төзелешкә рөхсәтләр, җирлек территорияләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирү;
10) җирлек территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын, бакча йортларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, Шәһәр төзелеше кодексының 7 өлеше 2 пунктында, 51.1 статьясы 8 өлеше 3 пунктында һәм 55 статьясы 19 өлеше 5 пунктында каралган хәбәрнамәләр җибәрү;
11) рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү турында карар яисә граждан законнарында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү яки аны җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, территорияне планлаштыру документлары яки Шәһәр төзелеше кодексы белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары параметрларына карата мәҗбүри таләпләр, башка федераль законнарда билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары параметрларына мәҗбүри таләпләр белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән чик параметрларына туры китерү (алга таба - билгеләнгән таләпләргә туры китерү) турында карар кабул итү, Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтүне яисә аны билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыру.
12) максатчан билгеләнеше буенча кулланылмаган яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган җир кишәрлеген алу турында карар кабул итү.
13) гамәлдәге законнар нигезендә җирле үзидарә башкарма органнары карамагындагы җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару мәсьәләләре.
3. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елның 10 июнендәге 41/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 23 статьяның 5 һәм 6 өлешләрен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:
- Комиссия җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим кергән көннән алып егерме биш көн эчендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдиме нигезендә үзгәреш кертү яки мондый тәкъдимне кире кагу турында, кире кагу сәбәпләрен күрсәтеп, бәяләмә әзерли һәм бу бәяләмәне җирле администрация башлыгына җибәрә.
- Җирле администрация башлыгы, комиссия бәяләмәсендәге тәкъдимнәрне исәпкә алып, егерме биш көн эчендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында яки әлеге кагыйдәләргә үзгәреш кертү турында тәкъдимне кире кагу турында, сәбәпләрен күрсәтеп, проект әзерләү турында карар кабул итә һәм мондый карарның күчермәсен мөрәҗәгать итүчеләргә җибәрә.
3. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елның 10 июнендәге 41/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 12 статьяның 4 өлешен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:
- Иҗтимагый фикер алышуларны яисә халык тыңлауларын оештыручы әлеге рөхсәт соратып алына торган җир кишәрлеге белән гомуми чикләре булган җир кишәрлекләре хокук ияләренә, әлеге рөхсәт соратып алына торган җир кишәрлеге белән гомуми чикләре булган җир кишәрлекләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының хокук ияләренә һәм әлеге рөхсәт соратып алына торган капиталь төзелеш объектының бер өлеше булган биналарның хокук ияләренә шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында карар проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар һәм халык тыңлаулары үткәрү турында хәбәр җибәрә. Күрсәтелгән хәбәрләр кызыксынган затның шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында гаризасы килгән көннән җиде көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.
5. Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 10 июнендәге 41/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең Шәһәр төзелеше регламентларының 28 статьясына шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең минималь һәм максималь күләмен, шулай ук блоклы торак төзелешенең күләмен – 1000 кв.метр һәм 3000 кв. метр күләмендә билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертергә.
6. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
7. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
8. Әлеге карар басылып чыккан көннән үз көченә керә.
9. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тоту законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынысызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев