КАРАР 23.04. 2021 ел № 9/9 Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

                   23.04. 2021 ел                                                                № 9/9

 

Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен РФ Шәһәр төзелеше кодексы һәм 342-Ф3 номерлы Федераль закон нормаларына туры китерү максатыннан, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елның 29 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 31/7 номерлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының протестын карап, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 мартындагы АП-12-75 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елның 29 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 31/7 номерлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының 2019 елныӊ 9 мартындагы 02-08-02 номерлы протестын карарга.
  2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елның 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 12 статьяны яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

1. Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә:

1) җирлекләрнең территориаль планлаштыру документларын әзерләү һәм раслау;

2) җирлекләрнең шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативларын раслау;

3) җирлекнең җирдән файдалану һәм  төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау;

4) Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда территорияне планлаштыру буенча документларны раслау;

5) төзелешкә рөхсәтләр, җирлек территорияләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр  бирү;

5.1) җирлек территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын, бакча йортларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, Шәһәр төзелеше кодексының 7 өлеше 2 пунктында, 51.1 статьясы 8 өлеше 3 пунктында һәм 55 статьясы 19 өлеше 5 пунктында каралган хәбәрнамәләр җибәрү;

6) биналарны, корылмаларны техник торышы һәм тиешле техник хезмәт күрсәтү предметына күрсәтелгән объектларның конструктив һәм башка ышанычлылык характеристикаларына куела торган техник регламентларның таләпләре, проект документлары таләпләре нигезендә карау, Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда ачыкланган бозуларны бетерү чаралары турында рекомендацияләр бирү;  

7) җирлекләрнең коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү программаларын, җирлекләрнең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларын, җирлекләрнең социаль инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларын эшләү һәм раслау;

8) җир кишәрлекләренә һәм (яки) аларда урнашкан күчемсез мөлкәт объектларына хокук ияләре инициативасы буенча территорияне комплекслы үстерү турында шартнамәләр төзү;

9) җирле үзидарә органы инициативасы буенча территорияне комплекслы үстерү турындакарар кабул итү;

10) рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү турында карар яисә граждан законнарында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү яки аны җирдән  файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, территорияне планлаштыру документлары яки Шәһәр төзелеше кодексы белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары параметрларына карата мәҗбүри таләпләр, башка федераль законнарда билгеләнгән капиталь төзелеш объектлары параметрларына мәҗбүри таләпләр белән билгеләнгән капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләүнең рөхсәт ителгән чик параметрларына туры китерү (алга таба – билгеләнгән таләпләргә туры китерү) турында карар кабул итү, Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтүне яисә аны  билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыру.

2. Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә:

1) муниципаль районнарның территориаль планлаштыру документларын әзерләү һәм раслау;

2) муниципаль районнарның шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативларын раслау;

3) тиешле авылара территорияләрнең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау;

4) Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда территорияне планлаштыру буенча документларны раслау;

5) төзелешкә рөхсәтләр, тиешле авылара территорияләрдә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр  бирү;

5.1) тиешле авылара территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын, бакча йортларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, Шәһәр төзелеше кодексының 7 өлеше 2 пунктында, 51.1 статьясы 8 өлеше 3 пунктында һәм 55 статьясы 19 өлеше 5 пунктында каралган хәбәрнамәләр җибәрү;

6) муниципаль районнар территорияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системаларын алып бару һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системаларында булган белешмәләр, документлар һәм материаллар бирү;

7) рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү турында карар кабул итү яисә граждан законнарында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү яки билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар кабул итү, Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтүне яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү гамәлгә ашыру.

3. Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә шәһәр округлары җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә керә:

1) шәһәр округларының территориаль планлаштыру документларын әзерләү һәм раслау;

2) шәһәр округларын шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативларын раслау;

3) шәһәр округларының шәһәр төзелеше кодексында каралганҗирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау;

5) төзелешкә рөхсәтләр, җирлек территорияләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр  бирү;

5.1) шәһәр округлары территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын, бакча йортларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, Шәһәр төзелеше кодексының 7 өлеше 2 пунктында, 51.1 статьясы 8 өлеше 3 пунктында һәм 55 статьясы 19 өлеше 5 пунктында каралган хәбәрнамәләр җибәрү;

6)шәһәр округлары территорияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системаларын алып бару һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системаларында булган белешмәләр, документлар һәм материаллар бирү;

7) биналарны, корылмаларны техник торышы һәм тиешле техник хезмәт күрсәтү предметына күрсәтелгән объектларның конструктив һәм башка ышанычлылык характеристикаларына куела торган техник регламентларның таләпләре, проект документлары таләпләре нигезендә карау, Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда ачыкланган бозуларны бетерү чаралары турында рекомендацияләр бирү;  

8) шәһәр округарының коммуналь инфраструктурасы системаларын комплекслы үстерү программаларын, җирлекләрнең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларын, шәһәр округларының социаль инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларын эшләү һәм раслау;

9) җир кишәрлекләренә һәм (яки) аларда урнашкан күчемсез мөлкәт объектларына хокук ияләре инициативасы буенча территорияне комплекслы үстерү турында шартнамәләр төзү;

10) җирле үзидарә органы инициативасы буенча территорияне комплекслы үстерү турында карар кабул итү;

11) рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү турында карар кабул итү яисә граждан законнарында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтү якибилгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар кабул итү, Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда рөхсәтсез төзелгән корылманы сүтүне яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү гамәлгә ашыру.

3. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елның 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 5 статьяның 4 һәм 5 өлешләрен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

- Комиссия җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим кергән көннән алып егерме биш көн эчендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдиме нигезендә  үзгәреш кертү яки мондый тәкъдимне кире кагу турында, кире кагу сәбәпләрен күрсәтеп, бәяләмә әзерли һәм бу бәяләмәне җирле администрация башлыгына җибәрә.

- Җирле администрация башлыгы, комиссия бәяләмәсендәге тәкъдимнәрне исәпкә алып, егерме биш көн эчендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында яки әлеге кагыйдәләргә үзгәреш кертү турында тәкъдимне кире кагу турында, сәбәпләрен күрсәтеп, проект әзерләү турында карар кабул итә һәм мондый карарның күчермәсен мөрәҗәгать итүчеләргә җибәрә.

4. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елның 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 18 статьяның 4  өлешен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

- Иҗтимагый фикер алышуларны яисә халык тыңлауларын оештыручы әлеге рөхсәт соратып алына торган җир кишәрлеге белән гомуми чикләре булган җир кишәрлекләре хокук ияләренә, әлеге рөхсәт соратып алына торган җир кишәрлеге белән гомуми чикләре булган җир кишәрлекләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының хокук ияләренә һәм әлеге рөхсәт соратып алына торган капиталь төзелеш объектының бер өлеше булган биналарның хокук ияләренә шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында карар проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар һәм халык тыңлаулары үткәрү турында хәбәр җибәрә. Күрсәтелгән хәбәрләр кызыксынган затның шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында гаризасы килгән көннән җиде көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.

5. Тукай муниципаль районы Советының 2009 елның 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең Шәһәр төзелеше регламентларының 39 статьясына шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең минималь һәм максималь күләмен, шулай ук блоклы торак төзелешенең күләмен – 1000 кв.метр һәм 3000 кв. метр күләмендә билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертергә.

6. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми  хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

7. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

8. Әлеге карар басылып чыккан көннән үз көченә керә.

9. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тоту законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынысызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

 

Ф.М. Камаев

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

 

Совет Рәисе

pdf
Скачать текст
PDF, 933.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International