КАРАР 23.04. 2021 ел №9/10 Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 17 маендагывн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

                     23.04. 2021 ел                                                                №9/10

 

Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 17 маендагывн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен РФ Шәһәр төзелеше кодексы һәм 342-Ф3 номерлы Федераль закон нормаларына туры китерү максатыннан, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 17 маендагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» вн/3 номерлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының протестын карап, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 9 мартындагы АП-12-75 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 17 маендагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» вн/3 номерлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының 2019 елныӊ 9 мартындагы 02-08-02 номерлы протестын карарга.
  2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 17 маендагывн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 12 статьяны яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

1.Башкарма комитетның әлеге статьяда күрсәтелгән җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару өлкәсендәге вәкаләтләре закон нигезендә яисә килешү буенча Тукай муниципаль районының шәһәр төзелеше эшчәнлеге, муниципаль милек, җир ресурслары белән идарә итү мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнарына тапшырылырга мөмкин. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ номелы Федераль законның  14 статьясы 3 өлеше нигезләмәләре (2017 елның 29 декабрендәге редакция)(2018 елныӊ 6 мартында үз көченә кергән үзгәрешләр, өстәмәләр белән) нигезендә, 2018 елның 6 мартындагы 136 номерлы Федераль закон белән кертелгән, җирлекнең генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау, җирлекнең генераль планнары нигезендә территорияне планлаштыру буенча әзерләнгән документларны раслау авыл җирлегене түгел, ә муниципаль район компетенциясе булып тора.

2. Җирдән файдалану һәм төзелеш алып өлкәсендә  Татарстан Республикасы Тукай муниципальрайоны вәкаләтләренә керә:

- җирлекнең генераль планын, җирлекнең генераль планы нигезендә әзерләнгән җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен, территорияне планлаштыру буенча документлар эшләүне оештыру, аларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очраклардан тыш, шәһәр төзелеше проектлаштыруның җирле нормативларын билгеләү;

- «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге чикләрендәге җир кишәрлекләрен муниципаль ихтыяҗлар өчен бирү, резервлау һәм алу, шул исәптән сатып алу юлы белән;

- дәүләт яки муниципаль милектә булган җирләрдән җир кишәрлекләрен сату буенча яисә җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен төзүгә, төзелгән территорияне үстерү турында шартнамә төзү хокукына сатулар (конкурслар, аукционнар) оештыру һәм үткәрү;

- төзелешкә рөхсәтләр, «Кече Шилнә авыл җирлеге» территорияләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирү;

- «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендә җирләрдән, җирле әһәмияттәге су объектларыннан, гомумтаралган файдалы казылмалар ятмаларыннан, җирле әһәмияттәге җир асты корылмаларын төзү өчен җир асты байлыкларыннан файдалануны тикшереп торуны гамәлгә ашыру;

- гамәлдәге законнар, «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә билгеләнгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру».

3. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 17 маендагы вн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 5 статьяныӊ 4 һәм 5 өлешләрен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

- Комиссия җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим кергән көннән алып егерме биш көн эчендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдиме нигезендә  үзгәреш кертү яки мондый тәкъдимне кире кагу турында, кире кагу сәбәпләрен күрсәтеп, бәяләмә әзерли һәм бу бәяләмәне җирле администрация башлыгына җибәрә.

- Җирле администрация башлыгы, комиссия бәяләмәсендәге тәкъдимнәрне исәпкә алып, егерме биш көн эчендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында яки әлеге кагыйдәләргә үзгәреш кертү турында тәкъдимне кире кагу турында, сәбәпләрен күрсәтеп, проект әзерләү турында карар кабул итә һәм мондый карарның күчермәсен мөрәҗәгать итүчеләргә җибәрә.

4. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 17 маендагы вн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең текст өлешендә 17 статьяныӊ 4 өлешен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:

- Иҗтимагый фикер алышуларны яисә халык тыңлауларын оештыручы әлеге рөхсәт соратып алына торган җир кишәрлеге белән гомуми чикләре булган җир кишәрлекләре хокук ияләренә, әлеге рөхсәт соратып алына торган җир кишәрлеге белән гомуми чикләре булган җир кишәрлекләрендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының хокук ияләренә һәм әлеге рөхсәт соратып алына торган капиталь төзелеш объектының бер өлеше булган биналарның хокук ияләренә шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында карар проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар һәм халык тыңлаулары үткәрү турында хәбәр җибәрә.                           Күрсәтелгән хәбәрләр кызыксынган затның шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү турында гаризасы килгән көннән җиде көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.

5. Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 17 маендагы вн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренең Шәһәр төзелеше регламентларының 38 статьясына шәхси торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең минималь һәм максималь күләмен, шулай ук блоклы торак төзелешенең күләмен – 1000 кв.метр һәм 3000 кв. метр күләмендә билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертергә.

6. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми  хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

7. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

8. Әлеге карар басылып чыккан көннән үз көченә керә.

9. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тоту законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынысызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе   Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 601.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International