ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«23» апрель 2021 ел № 9/2
Тукай муниципаль районы Советының «2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча
халык тыңлауларын билгеләү хакында
Тукай муниципаль районы Советының «2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча фикер алышуда Тукай муниципаль районы халкының катнашу хокукларын саклау максатыннан, Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 санлы нигезләмәгә таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советының «2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын билгеләргә.
2. Әлеге карарны һәм Тукай муниципаль районы Советының «2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проектын 2021 елныӊ 28 апреленнән дә соӊга калмыйча «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга һәм Тукай районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга (1 кушымта).
3. Билгеләргә:
3.1. халык тыӊлауларын үткәрү вакытын: 2021 елныӊ 14 маенда 10.00 сәгатьтә;
3.2. үткәрү вакытын: 1 көн;
3.3 үткәрү урынын: Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46 й. (Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, утырышлар залы);
3.4. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү, чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар бирү өчен адресны: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 330 каб. (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр);
3.5. чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар бирү вакытын: 2021 елныӊ 10 маена кадәр (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр) (тел.70-11-83).
5. Түбәндәге составта оештыру комитетын төзергә:
- Камаев Фаил Мисбах улы – район Башлыгы,
- Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы – бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия рәисе, Биклән авыл җирлеге Башлыгы,
- Низамиева Эльмира Роберт кызы – бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия рәисе урынбасары, Круглое Поле авыл җирлеге Башлыгы,
- Хәбибуллин Айрат Рафак улы – район Башкарма комитеты Җитәкчесе;
- Камалова Айгөл Ринат кызы – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече.
5. Оештыру комитетына билгеләнгән тәртип нигезендә һәм әлеге карарда билгеләнгән срокларда «2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын әзерләргә һәм үткәрергә (2 кушымта).
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 23 апрелендәге 9/2 номерлы карарына 1 кушымта
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап
«2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» турында мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 1 066 313,6 мең сум, чыгымнар буенча 1 046 036,1 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:
- 2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары буенча әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;
- 2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәре буенча әлеге карарга 2 кушымта нигезендә;
- 2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 3 кушымта нигезендә;
- 2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарының функциональ структурасы буенча әлеге карарга 4 кушымта нигезендә;
- 2020 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен максатчан статьялар (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программадан тыш юнәлешләре) чыгымнар төрләре төркемнәре, бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 кушымта нигезендә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 23 апрелендәге 9/2 номерлы карарына 2 кушымта
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә җирле бюджет үтәлеше турында хисап проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе
1. Җирле бюджет проекты һәм аның үтәлеше турында еллык хисап халык тыңлауларында Россия Федерациясе Бюджет кодексында, башка федераль законнарда, уставта, «Районда бюджет процессы турында» нигезләмәдә каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып карала.
2. Җирле бюджет проекты һәм җирле бюджет үтәлеше турында хисап буенча халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул итүче орган булып муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тора.
Җирле бюджет проекты һәм җирле бюджет үтәлеше турында хисап буенча халык тыңлауларын үткәрүне гамәлгә ашыручы орган булып оештыру комитеты тора.
3. Җирле бюджет проекты, җирле бюджет үтәлеше турында хисап буенча халык тыңлауларын билгеләү турында карарлар, аларны кабул иткәннән соң, 10 көн эчендә басылып чыгарга тиеш.
4. Җирле бюджет проекты, җирле бюджет үтәлеше турында хисап буенча халык тыңлаулары җирле бюджет (җирле бюджет үтәлеше турында) проекты басылып чыкканнан соң 15 календарь көннән дә иртәрәк үткәрелми.
5. Халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул иткән район Советы 5 кешедән торган оештыру комитетын төзи. Оештыру комитеты төзелгәннән соң 3 көннән дә соңга калмыйча уздырылган беренче утырышта үзенең составыннан рәисне, урынбасарны Һәм секретарьне сайлый. Оештыру комитеты утырышта аның әгъзаларының яртысыннан артыгы булганда карар кабул итәргә хокуклы.
Оештыру комитеты тыңлауларда катнашырга теләүчеләргә тыңлаулар үткәрелә торган бинага тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.
Халык тыңлауларын үткәрү көнендә оештыру комитеты халык тыңлауларында катнашучыларны теркәүне гамәлгә ашыра.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрнең бердәм исемлеге төзелә (тыңлауларда катнашучылар тарафыннан кире алынган тәкъдимнәрдән тыш).
11. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмәгә оештыру комитеты рәисе һәм секретаре тарафыннан кул куела һәм ул халык тыңлауларын үткәргән көннән соң 3 эш көнендә бастырып чыгарылырга тиеш.
12. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләләр буенча карар кабул итү өчен җаваплы җирле үзидарә органы тарафыннан мәҗбүри каралырга тиеш. Карап тикшерү нәтиҗәләре мәҗбүри тәртиптә, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә карап тикшерелгәннән соң, 3 эш көнендә бастырып чыгару юлы белән муниципаль берәмлек халкына җиткерелә.
13. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән очраклардан тыш, тәкъдим итү характерына ия.
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә җирле бюджет үтәлеше турында хисап проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибенә 1 кушымта
ХАЛЫК ТЫҢЛАУЛАРЫ БЕРКЕТМӘСЕ
«____» _________ 20__ел № _____
Халык тыӊлаулары _________________________________________________________________ инициативасы буенча билгеләнде
_________________________________________________ № ____________ _____ ел
(муниципаль хокукый акт)
___________________________________________________________________________
(муниципаль хокукый акт исеме)
Бастырылган (халыкка җиткерелгән):___________________________________________________
Үткәрү адресы: __________________________________________________________________
Үткәрү вакыты: __________________________________
Оештыру комитеты:___________________________________________________________
Катнаштылар: _______________________________________________________
Рәислек итүче: ________________________________________________
Секретарь: ____________________________________________________________
Экспертлар: ____________________________________________________________
Халык тыӊлауларында катнашучылар: (теркәлгән катнашучылар саны)_______________
Халык тыӊлауларында чыгыш ясаучы катнашучылар:________________________________
______________________________________________________________________________
(Ф.И.А.и.)
Тыӊланды:
1._____________________________________________________________________
(Ф.И.А.и.)
2. _____________________________________________________________________
(Ф.И.А.и.)
3. _____________________________________________________________________
(Ф.И.А.и.)
Телдән һәм язма рәвештә кертелгән киӊәшләр һәм тәкъдимнәр саны _______________________, шул исәптән:
|
№ |
Киӊәшләр һәм тәкъдимнәр |
Гариза бирүче |
|
|
|
|
|
|
|
|
Халык тыӊлауларында рәислек итүче _____________________ _______________________
(имза) (Ф.И.А.и.)
Халык тыӊлаулары секретаре _____________________ _______________________
(имза) (Ф.И.А.и.)
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә җирле бюджет үтәлеше турында хисап проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибенә 2 кушымта
ХАЛЫК ТЫҢЛАУЛАРЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ ТУРЫНДА БӘЯЛӘМӘ
«___» _________ 20__ ел ___________
Халык тыӊлаулары _________________________________________________________________ инициативасы буенча билгеләнде
_________________________________________________ № ____________ _____ ел
(муниципаль хокукый акт)
___________________________________________________________________________
(муниципаль хокукый акт исеме)
Бастырылган (халыкка җиткерелгән):___________________________________________________
Үткәрү адресы:______________________________________________________________________
Үткәрү вакыты:_______________
Халык тыңлауларына чыгарылган сорау (сораулар)_____________________________________
Халык тыңлауларын уздыру инициаторы _____________________________________________
Халык тыңлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны ___________________________________
Халык тыңлауларын үткәргән оештыру комитеты_______________________________________
Халык тыңлауларында катнашучылар, шул исәптән чыгыш ясау хокукына ия булучылар турында мәгълүмат ________________________________________________________________________
Халык тыңлауларына чыгарылган җирле әһәмияттәге мәсьәләне (мәсьәләләрне) хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм киӊәшләрнең бердәм исемлеге:
|
Фикер алышуга чыгарылган сораулар |
Экспертларныӊ һәм катнашучыларныӊ тәкъдимнәре һәм киӊәшләре |
Тәкъдимнәр һәм киӊәшләр (кертелде һәм хупланды) |
Искәрмә |
||
|
№
|
Сорауны формалаштыру яки проект исеме |
№
|
Тәкъдим тексты |
Экспертныӊ (катнашучыныӊ) Ф.И.А.и. |
|
|
1 |
|
1.1 |
|
|
|
|
|
|
1.2 |
|
|
|
|
2 |
|
2.1 |
|
|
|
|
|
|
2.2 |
|
|
|
|
|
|
3.1 |
|
|
|
|
3 |
|
3.2 |
|
|
|
Җирле әһәмияттәге мәсьәләне хәл итүнеӊ йомгаклау варианты:_________________________________
Халык тыңлауларында катнашучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре:
хуплаучылар _____________________ (кеше)
каршылар ________________________ (кеше)
тыелып калучылар_________________ (кеше)
Оештыру комитеты рәисе _____________________________
Оештыру комитеты секретаре ______________________________