ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
23апрель 2021 ел № 9/6
Тукай муниципаль районы Советының2019 елның 21октябрендәге«Тукай муниципальрайонында бюджет төзелешеһәм бюджет процессы турында» 35/2 номерлыкарарынаүзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 264.5 статьясы 2 өлешенә һәм 266.1 статьясына кертелгән үзгәрешләр нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советының 2019 елның 21 октябрендәге«Тукай муниципальрайонындабюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» 35/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә бәян итәргә:
- «Тукай муниципальрайонындабюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында нигезләмә»нең 52 статьясы4 абзацын: «Район Башкарма комитеты район бюджеты үтәлеше турында хисапны районның контроль-хисап палатасына аңа бәяләмә әзерләү өчен агымдагы елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча тапшыра. Бюджет үтәлеше турында еллык хисап белән бер үк вакытта бюджет үтәлешенә һәм бюджет хисаплылыгына анализны үз эченә алган аңа аңлатма язуы, дәүләт (муниципаль) заданиесенең үтәлеше һәм (яки) бюджет ассигнованиеләреннән файдалануның башка нәтиҗәләре турында белешмәләр, бюджет үтәлеше хакында закон (карар), тиешле бюджет үтәлеше һәм тиешле берләштерелгән бюджет үтәлеше турында башка бюджет хисаплылыгы, Россия Федерациясе бюджет законнарында каралган, район Советына тапшырылырга тиешле башка документлар бирелә. Район бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә әзерләү бер айдан да артмаган срокта башкарыла. Район бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә районның контроль-хисап палатасы тарафыннан район Советына, бер үк вакытта район Башкарма комитетына юнәлтеп бирелә».
- «Тукай муниципаль районындабюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында нигезләмә»нең 53 статьясын: «Муниципаль финанс тикшерүе объектлары (алга таба – контроль объектлары) булып торалар:
- бюджет акчаларын төп бүлүчеләр (бүлүчеләр, алучылар), район бюджеты керемнәренең баш администраторлары (администраторлары), район бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары (администраторлары);
- максатчан билгеләнештәге бюджетара субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар, бюджет кредитлары бирелгән финанс органы;
- муниципаль учреждениеләр;
- муниципаль унитар предприятиеләр;
- устав (җыелма) капиталларында гавами-хокукый берәмлекләр катнашуы белән хуҗалык ширкәтләре һәм җәмгыятьләре, шулай ук мондый ширкәтләр һәм җәмгыятьләрнең устав (җыелма) капиталларында өлеше (кертеме) булган коммерция оешмалары;
- юридик затлар (дәүләт (муниципаль) учреждениеләреннән, дәүләт (муниципаль) унитар предприятиеләреннән, дәүләт корпорацияләреннән (компанияләреннән), гавами-хокукый компанияләрдән, устав (җыелма) капиталларында гавами-хокукый берәмлекләр катнашуы белән хуҗалык ширкәтләре һәм җәмгыятьләреннән,шулай ук мондый ширкәтләр һәм җәмгыятьләрнең устав (җыелма) капиталларында өлеше (кертеме) булган коммерция оешмаларыннан тыш), шәхси эшмәкәрләр, физик затлар, алар:
- район бюджетыннан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр) һәм муниципаль контрактлар нигезендә район бюджетыннан акчалар, муниципаль гарантияләр белән тәэмин ителгән кредитлар алучы юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр булып торалар;
- район бюджетыннан акча бирү турында шартнамәләрне (килешүләрне) һәм муниципаль контрактларны үтәү максатында төзелгән шартнамәләр (килешүләр) (аларга федераль законнар нигезендә финанс органнарында шәхси счетлар ачылган) буенча башкаручылар (тәэмин итүчеләр, подрядчылар) булып торалар.
Контроль объектларына (бюджет процессында катнашучылардан, бюджет һәм автоном учреждениеләрдән, муниципаль унитар предприятиеләрдән, гавами-хокукый компанияләрдән, устав (җыелма) капиталларында гавами-хокукый берәмлекләр катнашуы белән хуҗалык ширкәтләре һәм җәмгыятьләреннән, шулай ук мондый ширкәтләр һәм җәмгыятьләрнең устав (җыелма) капиталларында өлеше (кертеме) булган коммерция оешмаларыннан тыш) муниципаль финанс контроле алар тарафыннан бюджеттан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр) һәм муниципаль контракт, шулай ук әлеге шартнамәләрне (килешүләрне) үтәү максатында төзелгән контрактларны (шартнамәләрне, килешүләрне) һәм муниципаль контрактларны үтәү өлешендә,муниципаль гарантияләр белән тәэмин ителгән кредитлар бирү максатларын, тәртибен һәм шартларын, күрсәтелгән юридик затларның кыйммәтле кәгазьләренә бюджет акчаларын урнаштыру максатларын, тәртибен һәм шартларын үтәү бюджет акчаларын баш бүлүчеләрне (бүлүчеләрне), бюджет кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторларын,бюджеттан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр), муниципаль контрактлар төзегән бюджет акчаларын алучыларны тикшерү барышында яки аны тәмамлаганнан соң, күрсәтелгән бюджет процессында катнашучыларны тикшерү нәтиҗәләре нигезендә гамәлгә ашырыла.
Район бюджетыннан максатчан билгеләнештәге бюджетара субсидияләрне, субвенцияләрне, башка бюджетара трансфертларны, бюджет кредитларын бирү максатлары, тәртибе һәм шартлары үтәлешенә, шулай ук аларны бирү турында шартнамәләрнең (килешүләрнең) шартларын һәмкүрсәтелгән бюджетара трансфертлар финанс белән тәэмин итү (финанслашу) чыганагы булган контрактлар (шартнамәләр, килешүләр) шартлары үтәлешенәмуниципаль контроль күрсәтелгән бюджетара трансфертлар бирелгән муниципаль берәмлекнең муниципаль финанс контроле органнары тарафыннан түбәндәгеләргә карата гамәлгә ашырыла:
- максатчан билгеләнештәге бюджетара субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар; бюджет кредитлары биргән район бюджеты акчаларының баш администраторлары (администраторлары);
- максатчан билгеләнештәге бюджетара субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар; бюджет кредитлары бирелгән район бюджеты акчаларының баш администраторлары (администраторлары) һәм финанс органнары, шулай ук юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр.
Контроль объектлары һәм аларның вазыйфаи затлары муниципаль финанс контроле органнарына алар соравы буенча муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны, документларны һәм материалларны үз вакытында һәм тулы күләмдә тапшырырга, муниципаль финанс тикшерүе органнарының вазыйфаи затларына контроль объектлары территорияләренә һәм биналарына керергә рөхсәт бирергә, аларның законлы таләпләрен үтәргә тиеш.
Контроль объектларының әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән мәгълүматны, документларны һәм материалларны муниципаль финанс контроле органнарына тапшырмавы яки вакытында тапшырмавы, шулай ук аларны тулы булмаган күләмдә тәкъдим итү яисә дөрес булмаган мәгълүмат, документлар һәм материаллар тапшыру, муниципаль финанс тикшерүе органнары вазыйфаи затларының законлы эшчәнлегенә комачаулау Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән җаваплылыкка китерә».
2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев