ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
14.05. 2021 ел № 10/1
Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында
«Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында» мәгълүматны тыӊлап фикер алышканнан соӊ, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Район Башкарма комитетына:
- «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы чараларының үтәлешен тәэмин итәргә;
- район иҗтимагый тормышының барлык өлкәләрендә барлык милләт гражданнарның тулы хокуклы катнашуы өчен шартлар тудырырга;
- районның имам-мөхтәсибе һәм православие руханилары катнашында дини этика буенча укучылар белән мәгърифәт курслары уздыруны оештырырга;
- районның эчке эшләр бүлеге белән берлектә авыл җирлекләренә чит ил гражданнарының килүе һәм китүе турында мәгълүмат алмашу буенча үзара хезмәттәшлекне җайга салырга.
3. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:
- дини мәхәлләләрдә авыл җирлекләре имам-хатыйблары вазыйфасына кандидатураларны карау буенча эш алып барырга;
- авыл җирлегендә милли-мәдәни чараларны тормышка ашыруда актив катнашырга;
- авыл җирлекләре территориясенә чит ил гражданнарының килүен системалы рәвештә анализларга;
- дини объектларга хокук билгели торган документларны, шулай ук куркынычсызлык паспортларын рәсмиләштерү эшен төгәлләргә;
- авыл җирлеге территориясендә урнашкан объектларның террорчылыкка каршы сакланышына карата таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә, ирекле халык дружинасы әгъзалары белән берлектә, теркәлмәгән затларның законсыз яшәү мөмкинлеген ачыклау максатыннан, буш йортларны даими йөреп чыгуны оештырырга.
4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә район халкына рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне даими яктыртуга юнәлдерелгән материалларны бастырып чыгаруны дәвам итәргә.
5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми гомум мәгълүмат порталында урнаштырырга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев