КАРАР 14.05. 2021 ел    № 10/3 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милеген сату турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

14.05. 2021 ел                                                        № 10/3

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милеген

сату турында

 

 

Муниципаль милекне рациональ һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьяларына, «Конкуренцияне яклау турында» 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законга, «Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районының муниципаль милеге белән идарә итү тәртибе турында нигезләмәгә, Тукай муниципаль районы уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

       

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль милегендә булган мөлкәтне аукцион нәтиҗәләре буенча сатуны кушымта нигезендә килештерергә.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мөлкәтне гамәлдәге законнар нигезендә аукционда сатуны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                         Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2021 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы казнасыныӊ аукционда сатылу планлыштырылган муниципаль милеге исемлеге

 

Күчемле милек:

1. Mitsubishi ASX 1.8, идентификация номеры VIN JMBXTGA3WBZ003009, 2010 елда чыгарылган, дәүләт теркәү номеры Н090НУ116, беренчел баланс бәясе                    1 202 803,00 сум (бер миллион ике йөз ике меӊ сигез йөз өч сум 00 тиен), 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум;

2. FORD ФОРД «ФОКУС», идентификация номеры VIN X9FMXXEEBMCT760502010, 2012 елда чыгарылган, дәүләт теркәү номеры С786ЕУ116, беренчел баланс бәясе 579 000,00 сум (биш йөз җитмеш тугыз мең сум 00 тиен), 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум;

3.TOYOTA LAND CRUSER 150 (PRADO), идентификация номеры VIN JTEBU3FJ605023943, 2011 елда чыгарылган, дәүләт теркәү номеры Т239СО 116, беренчел баланс бәясе 2 749 955,00 сум (ике миллион җиде йөз кырык тугыз мең тугыз йөз илле биш сум 00 тиен), 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 366 660,72 сум (өч йөз алтмыш алты мең алты йөз алтмыш сум 72 тиен);

4. Lexus ES 350, идентификация номеры VIN JTHBJ46G902419078, 2010 елда чыгарылган, дәүләт теркәү номеры H 005KP 116, беренчел баланс бәясе 2 095 406,00 сум (ике миллион туксан биш мең дүрт йөз алты сум 00 тиен), 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум;

5. ЗИЛ 44333114, 2000 елда чыгарылган, идентификация номеры (VIN) XTZ433114Y34533358, дәүләт теркәү номеры B659TX 16RUS, беренчел баланс бәясе 1 168 200,00 сум, 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум.

6. УАЗ 2206 Микроавтобус, 1997 елда чыгарылган, идентификация номеры (VIN) XTT220600V0009650, ПТС 16 КО 866972, беренчел баланс бәясе 90000,00 сум, 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум.

7. LADA PRIORA, идентификация номеры (VIN) XTA21703080158202, дәүләт теркәү номеры P189PX116RUS, 2008 елда чыгарылган, беренчел баланс бәясе        337 430,00 сум, 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум.

8. FIAT DOBLO, 2011 елда чыгарылган, идентификация номеры ХU3223000BZ310344, № ПТС 16НЕ892076, дәүләт теркәү номеры О435МН 116 RUS, беренчел баланс бәясе 530 590,00 сум (биш йөз утыз мең биш йөз туксан сум 00 тиен), 2021 елныӊ 1 апреле торышына калдык бәясе 0,00 сум.

Күчемсез милек:

1. Торак булмаган бина, кадастр номеры № 16:39:060201:785, билгеләнеше торак булмаган, урнашу адресы: Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авылы, Үзәк ур., 217 й., 1000 бина, гомуми мәйданы 38,7 кв. м, кадастр бәясе 541 064,31 сум;

2. Торак булмаган бина, кадастр номеры № 16:39:060201:788, билгеләнеше торак булмаган, урнашу адресы: Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Иштирәк авылы, Үзәк ур., 217 й., 1001 бина, гомуми мәйданы 100,6 кв.м, кадастр бәясе 1 406 487,59 сум.

pdf
Скачать текст
PDF, 505.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International