ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
15.05. 2021 ел № 10/4
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ 21 октябрендәге 2/11 номерлы карары белән расланган «Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, аларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмә»гә үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Җир кодексының 94 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Махсус сакланылучы табигать территорияләре турында» 1995 елның 14 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Экология кодексы, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2020 елныӊ 21 октябрендәге 2/11 номерлы карары белән расланган «Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, аларны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә файдалану һәм саклау тәртибе турында нигезләмә»гә үзгәрешләр кертергә:
1) 1.1 пунктыныӊ икенче абзацында «җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр булдыру» сүзләрен төшереп калдырырга;
2) 2.2 пунктыныӊ икенче абзацында «балыкчы һәм аучы йортлары» сүзләрен төшереп калдырырга;
3) Нигезләмәнеӊ 5.3 пунктын тулысынча төшереп калдырырга.
2. Әлеге карар рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районы сайтында урнаштырылганнан соң үз көченә керә.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев