КАРАР «14» май  2021 ел     № 10/5 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«14» май  2021 ел                                                                                                  № 10/5

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2021 елның 27 апрелендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә,  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2021 елның 27 апрелендәге 1 номерлы халык тыңлаулары беркетмәсе, район уставы нигезендә, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлеге Советыныӊ 2014 елныӊ 2 августындагы 5/1 номерлы карары белән расланган  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен  барлык үзгәрешләре белән гамәлдән чыгарырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карарны  «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                       Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 188.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International