ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«15» июня 2021 ел № 1вн/1
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ генераль планына үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 23-25 статьялары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү проектына 2021 елның 5 июнендәге 10-53/7037 номерлы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин кул куйган бәяләмә, 2018 елның 26 декабрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советының 2018 елның 2 мартындагы вн/2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.![]()
3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев