КАРАР 16.08. 2021 ел    № 12/5 Тукай муниципаль районы Советының 2012 елның 24 октябрендәге «Тукай муниципаль районы территориясендә көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын утильләштерүне, эшкәртүне оештыру хакында нигезләмә турында» 16/2 номерлы карары үз көчен югалткан дип тану хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

16.08. 2021 ел                                                                               № 12/5                                       

 

Тукай муниципаль районы Советының 2012 елның 24 октябрендәге «Тукай муниципаль районы территориясендә көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын утильләштерүне, эшкәртүне оештыру хакында нигезләмә турында» 16/2 номерлы карары

үз көчен югалткан дип тану хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 июнендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 1 өлеше 14 пункты, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 16 статьясы 1 өлеше 14 пункты, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясы, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советының 2012 елның 24 октябрендәге «Тукай муниципаль районы территориясендә көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын утильләштерүне, эшкәртүне оештыру хакында нигезләмә турында» 16/2 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 174.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International