ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
06.10 2021 ел Яр Чаллы № 13/2
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль
районы Калмия авыл җирлегенең генераль
планы проектын раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясындагы беренче өлешенең 20 пункты, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 23-25 статьялары,» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлеге Генераль планы проекты буенча 2021 елның 21 июнендәге ачык тыңлаулар нәтиҗәләре, 2021 елның 21 июнендәге ачык тыңлаулар протоколлары , район Уставы нигезендә, Тукай муниципаль берәмлек Советы
Карар бирде :
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенең генераль планы проектын расларга.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлегенең 2012 елның 7 ноябрендә кабул ителгән 11/3 номерлы һәм 2014 елның 19 декабрендә кабул ителгән 13/3 номерлы карары белән расланган генераль планын гамәлдән чыгарырга.
3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тоту Законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык иминлеге буенча даими комиссиягә йөкләнә.
Муниципаль берәмлек башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев