ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ
КАРАР
«___»____________2021 ел №____
Тукай муниципаль районы халкына сәүдә хезмәте күрсәтү торышы турында
«Тукай муниципаль районы халкына сәүдә хезмәте күрсәтү торышы турында» чыгышны тыӊлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
- муниципаль берәмлек халкын сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре белән тәэмин итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча эзлекле эш алып барырга;
- Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә сәүдә нокталарына китерелүче алкогольле продукциянең сыйфатын тиешле контрольдә тотуны тәэмин итәргә;
- товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү буенча «Маркетплейс» оптимальләштерелгән онлайн-платформасында катнашу өчен эшмәкәрләрне җәлеп итү эшен активлаштырырга;
- сәүдә объектлары хуҗаларын инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен объектка керүне тәэмин итүне йөкләргә;
- районның сәүдә объектлары реестрын, ябылу сәбәпләрен күрсәтеп, торак пунктларда ябылган сәүдә объектларының саны, сәүдә объектлары милекчеләре турында, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктлары төзелеше турында мәгълүматны актуаль хәлдә тотарга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров