Карар 15.11.2021ел №14/4. Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү торышы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«____» _________ 2021 ел                                                                     № ______

 

 

Тукай муниципаль районында  гражданнар мөрәҗәгатьләре

 белән эшләү торышы турында

   

 

«Тукай муниципаль районында 2021 елныӊ 9 ае өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү торышы турында» мәгълүматны тыӊлап фикер алышканнан соӊ, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны исәпкә алырга.

2. Район Башкарма комитетына:

- гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм сыйфатлы карауны тәэмин итәргә, карау һәм җавап бирү срокларын бозмаска;

- башкару дисциплинасы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә һәм югары инстанцияләргә җавапларны үз вакытында бирү предметына гражданнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләренә квартал саен анализ ясарга;

-   көн саен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына җирле үзидарә органнары тарафыннан гражданнардан килгән гаризаларның үз вакытында һәм тулысынча хәл ителүенә мониторинг ясарга.

3. Районның җирле үзидарә органнарына, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә тәкъдим итәргә:

- мөрәҗәгатьләрдә булган мәсьәләләрне даими рәвештә исәпкә алырга, анализларга һәм гомумиләштерергә, гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен бозуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерергә;

- «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында мәсьәләләрне хәл итүдә оперативлыкны өстенлекле бурыч дип санарга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                      Р.И. Закиров

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 179.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International