ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
15.11.2021 ел №14/6
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында инициатив проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 26.1 статьясы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында инициатив проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибен кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы составында Тукай муниципаль районының мәгълүмати сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елның___ _______ ___ номерлы карарына кушымта
ТР Тукай муниципаль районында инициатив проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибе
1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр
1 статья. Әлеге Тәртипнең җайга салу предметы
1. Әлеге Тәртип Россия Федерациясе Конституциясе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм ТР Тукай муниципаль районы уставы нигезендә инициатив проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу, карау, шулай ук аларны конкурс нигезендә сайлап алу белән бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга сала.
2. Әлеге Тәртипнең нигезләмәләре Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар хисабына финанс ярдәме алу өчен тәкъдим ителә торган инициатив проектларны кертү, фикер алышу, карау һәм сайлап алу белән бәйле мөнәсәбәтләргә карата кулланылмый, әгәр законда һәм (яки) Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актында һәм алар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы карарларында башкасы каралмаса.
2 статья. Инициатив проектлар
1. Әлеге Тәртиптә инициатив проект дигәндә район яки аның өлеше халкы өчен өстенлекле әһәмияткә ия булган чараларны гамәлгә ашыру турында, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне яки аларны хәл итү хокукы җирле үзидарә органнарына бирелгән башка мәсьәләләрне хәл итү буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы (алга таба – район) халкы тәкъдиме аңлашыла.
2. Инициатив проект үз эченә түбәндәге мәгълүматларны алырга тиеш:
1) район яки аның өлеше халкы өчен өстенлекле әһәмияткә ия проблеманы тасвирлау;
2) күрсәтелгән проблеманы хәл итү буенча тәкъдимнәрне нигезләү;
3) инициатив проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәсен (көтелгән нәтиҗәләрне) тасвирлау;
4) инициатив проектны гамәлгә ашыруга кирәкле чыгымнарны алдан исәпләү;
5) инициатив проектны гамәлгә ашыруның планлаштырылган сроклары;
6) әлеге проектны тормышка ашыруда кызыксынган затларның планлаштырылган (мөмкин булгаН) финанс, мөлкәт һәм (яки) хезмәт катнашуы турында мәгълүматлар;
7) әлеге средстволарны инициатив проектны гамәлгә ашыруга куллану күздә тотылган очракта, район бюджеты чаралары күләменә күрсәтү, инициатив түләүләрнең планлаштырылган күләменнән тыш;
8) әлеге Тәртипнең 3 статьясы нигезендә инициатив проект гамәлгә ашырылачак район территориясен яки аның бер өлешен күрсәтү.
3. Инициатив проект әлеге статьяның 2 өлешендә каралган мәгълүматлар булган проект тасвирламасын үз эченә ала, аңа инициатор карары буенча график һәм (яки) таблица материаллары теркәлергә мөмкин.
3 статья. Халык мәнфәгатьләрендә инициатив проектлар тормышка ашырылырга мөмкин булган территорияне билгеләү
1. Инициатив проектлар тулаем район халкы мәнфәгатьләрендә, шулай ук түбәндәге территорияләрдә яшәүчеләр мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашырылырга мөмкин:
1) торак пункт;
2) торак пунктлар төркеме;
3) җирлек;
4) җирлекләр төркеме.
2. Җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне (җирле үзидарә органнарына хәл итү хокукы бирелгән башка мәсьәләләрне) хәл итү һәм (яки) аерым муниципаль программалар чараларын үтәү буенча инициатив проектларны гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карараы белән (шул исәптән муниципаль программаны раслау турында карар белән) район территориясен өлешләргә (округларга) бүлү каралырга мөмкин. Күрсәтелгән очракта инициатив проектлар район территориясенең тиешле өлеше (округы) чикләрендә тәкъдим ителә, кертелә, фикер алышына һәм гамәлгә ашырыла.
2 бүлек. Инициатив проектларны тәкъдим итү һәм фикер алышу
4 статья. Проектның инициаторлары
1. Инициатив проектны кертү турында инициатива белән чыгыш ясарга хокуклы:
1) уналты яшькә җиткән һәм район территориясендә яшәүче кимендә ун гражданнан торган инициатив төркем (алга таба – инициатив төркем);
2) территориаль иҗтимагый үзидарә органнары;
3) коммерциясез бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре.
2. Әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән затлар (алга таба – проект инициаторлары):
1) инициатив проект әзерлиләр;
2) инициатив проект буенча фикер алышу оештыралар яки әлеге бүлек нигезләмәләре нигезендә инициатив проектны хуплау турында мәсьәлә буенча гражданнар фикерен ачыклауны тәэмин итәләр;
3) инициатив проектны район Башкарма комитетына кертәләр;
4) инициатив проектны гамәлгә ашыруны котрольдә тотуда катнашалар;
5) башка хокукларны гамәлгә ашыралар һәм әлеге Тәртиптә һәм аның нигезендә кабул ителгән районның башка норматив хокукый актларда билгеләнгән бурычларны үтиләр.
3. Инициатив төркем төзү һәм аның әлеге статьяның 2 өлешендә күрсәтелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итүе беркетмә белән рәсмиләштерелә.
4. Әлеге статьяның 2 өлешендә күрсәтелгән мәсьәләләр буенча карарлар территориаль иҗтимагый үзидарә органнары булган проект инициаторлары тарафыннан территориаль иҗтимагый үзидарә уставы нигезендә кабул ителә.
5. Әлеге статьяның 2 өлешендә күрсәтелгән мәсьәләләр буенча карарлар коммерциясез бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре булган проект инициаторлары тарафыннан аларның гамәлгә кую документлары нигезендә кабул ителә.
5 статья. Инициатив проектны хуплау мәсьәләсе буенча гражданнарның фикерен ачыклау
1. Инициатив проект алар мәнфәгатьләрендә инициатив проектны гамәлгә ашыру күздә тотылган район яки аның өлеше халкы тарафыннан хупланырга тиеш.
2. Проект инициаторы гражданнарның инициатив проектны хуплау мәсьәләсе буенча гражданнар фикерен түбәндәге формаларда ачыклауны оештыра:
1) инициатив проектны гражданнар җыелышында яки конференциясендә, шул исәптән территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышында яки конференциясендә карау;
2) гражданнарны сораштыру үткәрү;
3) инициатив проектны хуплау өчен гражданнар имзасын җыю.
3. Проект инициаторы инициатив проектны хуплау мәсьәләсе буенча гражданнарның фикерен ачыклауның берничә формасыннан файдалану турында карар кабул итәргә хокуклы.
6 статья. Инициатив проектларны тәкъдим итү мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышы
1. Инициатив проектны тәкъдим итү мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышы (алга таба – җыелыш) проект инициаторы карары белән билгеләнә һәм үткәрелә.
2. Җыелыш аның халкы мәнфәгатьләрендә инициатив проектны гамәлгә ашыру планлаштырылган район территориясенең бер өлешендә үткәрелә. Инициатив проектны гамәлгә ашыру тулаем район халкы мәнфәгатьләрендә планлаштырыла икән, район территориясенең төрле өлешләрендә берничә җыелыш уздырылырга мөмкин.
3. Җыелышта уналты яшькә җиткән тиешле территориядә яшәүчеләр катнаша ала.
4. Җыелыш үткәрелергә мөмкин:
көндезге формада – көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тавышка куелган мәсьәләләр буенча карарлар кабул итү өчен халыкның уртак катнашуы формасында.
5. Бер җыелышта берничә инициатив проектны карарга мөмкин. Әлеге очракта җыелышны оештыру һәм үткәрү буенча хокуклар һәм бурычлар проектлар инициаторлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
6. Җыелыш үткәрү, документлар әзерләү һәм җибәрү буенча чыгымнарны проект инициаторы күтәрә.
7. Район Башкарма комитеты проект инициаторына җыелышны үткәрүдә ярдәм итә, шул исәптән аны үткәрү өчен бушлай бина бирә. Район Башкарма комитеты карары белән җыелышлар үткәрү өчен бирелә торган бүлмәләр исемлеге билгеләнергә мөмкин.
8. Җыелыш тиешле территориядә яшәүче 16 яшькә җиткән халыкның гомуми саныннан 50%тан артыграгы катнашса хокуклы санала.
7 статья. Җыелышка әзерлек
1. Проект инициаторының җыелыш үткәрү турында карарында күрсәтелә:
1) фикер алышу өчен җыелыш үткәрелә торган инициатив проект;
2) җыелыш үткәрү формасы (көндезге);
3) җыелышның көн тәртибе;
4) җыелыш үткәрү датасы, вакыты, урыны;
5) көндезге формада үткәрелә торган җыелышта катнашучыларның фаразланган саны;
6) җыелыш үткәрелә торган территориядә яшәүчеләргә аны үткәрү турында хәбәр итү ысуллары.
2. Проект инициаторы район Башкарма комитетына җыелышны үткәрү турында, аны үткәрү көненә кадәр 10 көннән дә соңга калмыйча, язма хәбәрнамә җибәрә.
3. Җыелыш үткәрү турында хәбәрнамәдә күрсәтелә:
1) проект инициаторы турында мәгълүматлар (инициатив төркем әгъзаларының фамилиясе, исеме, атасының исеме, аларның яшәү яки тору урыны турында мәгълүматлар, чараның башка инициаторы исеме һәм аның урнашу урыны);
2) әлеге статьяның 1 өлешендә каралган мәгълүматлар;
3) проект инициаторларының җыелышны оештыру һәм үткәрү буенча оештыру функцияләре башкарырга вәкаләтле затларының фамилиясе, исеме, атасының исеме, телефон номеры.
4) җыелышны үткәрү турында үтенеч.
4. Җыелышны үткәрү турында хәбәрнамә проект инициаторы һәм аны оештыру һәм үткәрү буенча оештыру функцияләрен башкарырга проект инициаторы вәкаләт биргән затлар тарафыннан имзалана. Инициатив төркем исеменнән җыелышны үткәрү турында хәбәрнамә инициатив төркем аны оештыру һәм үткәрү буенча оештыру функцияләрен үтәргә вәкаләт биргән затлар тарафыннан имзалана.
5. Җыелыш үткәрү өчен бина бирү турында үтенеч булганда, район Башкарма комитеты хәбәрнамә кергән көннән өч көн эчендә проект инициаторына үткәрү өчен бина бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә яки җыелыш үткәрү урынын һәм (яки) датасын һәм вакытын үзгәртергә тәкъдим итә. Проект инициаторы әлеге тәкъдимне алганнан соң өч көн эчендә җыелыш үткәрү урынын һәм (яки) вакытын үзгәртүгә ризалыгы яки риза булмавы турында хәбәр итәргә тиеш.
6. Башкарма комитет җыелышны үткәрү, шул исәптән инициатив проект белән танышу тәртибе турында мәгълүматларны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыра:
1) җыелыш үткәрү турында хәбәрнамә кергән көннән өч көн эчендә;
2) проект инициаторының җыелыш үткәрү урынын һәм (яки) датасын һәм вакытын үзгәртү турында тәкъдим белән ризалыгын алганнан соң, ике көннән дә соңга калмыйча.
7. Башкарма комитет, җыелышны үткәрүдә проекты инициаторына ярдәм итү максатыннан вәкаләтле вәкил билгеләргә хокуклы. Район Башкарма комитеты проект инициаторына вәкаләтле вәкил билгеләү турында алдан хәбәр итә.
8 статья. Җыелышны көндезге формада үткәрү тәртибе
1. Җыелыш башланганчы, проект инициаторы җыелышта катнашкан гражданнарны район Башкарма комитеты расланган форма буенча исемлек төзеп, теркәүне тәэмин итә. Җыелышта катнашкан гражданнар исемлеге җыелыш беркетмәсенең аерылгысыз өлеше булып тора.
2. Җыелышның көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тавыш бирү тәртибе җыелышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән раслана. Җыелышның көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар җыелышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән кабул ителә.
3. Җыелыш проект инициаторы вәкиле тарафыннан ачыла. Җыелышны алып бару өчен рәис һәм секретарь сайлана.
4. Рәис җыелышны алып бара, көн тәртибендәге сорауларны игълан итә, җыелышта катнашучыларга чыгыш ясау өчен сүз бирә, җыелыш тарафыннан кабул ителгән карарларны формалаштыра, аларны тавышка куя, тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итә.
5. Секретарь җыелыш беркетмәсен алып бара, анда җыелыш тарафыннан кабул ителгән барлык карарлар, алар буенча тавыш бирү нәтиҗәләре күрсәтелә. Җыелыш беркетмәсенә җыелыш секретаре һәм рәисе кул куя.
6. Җыелыш беркетмәсендә күрсәтелә:
1) җыелышны үткәрү урыны һәм вакыты;
2) җыелышта катнашкан гражданнар саны;
3) җыелыш рәисе һәм секретаре турында, аларның яшәү урынын күрсәтеп, мәгълүматлар;
4) җыелышның көн тәртибе, чыгышларның эчтәлеге;
5) көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча кабул ителгән карарлар.
9 статья. Инициатив проектларны тәкъдим итү мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышы
1. Әгәр территориянең аларның мәнфәгатьләрендә инициатив проектны гамәлгә ашыру күздә тотылган 16 яшькә җиткән халкы саны 1000 кешедән арткан очракта, инициатив проектларны тәкъдим итү мәсьәләләре буенча гражданнар конференциясе (алга таба – конференция) үткәрелергә мөмкин.
2. Конференция әлеге Тәртипнең 6 - 8 статьяларында билгеләнгән тәртиптә әлеге статьяда билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып үткәрелә.
3. Проект инициаторының конференция үткәрү турында карарында әлеге Тәртипнең 7 статьясы 1 өлешендә каралган нигезләмәләр белән беррәттән түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:
1) делегатлар сайлау өчен вәкиллек нормасы, ул территориядә яшәүче 16 яше тулган 100 кешедән 1 делегаттан да ким була алмый;
2) делегатлар сайлау өчен җыелышлар үткәрү срогы һәм тәртибе.
4. Конференция беркетмәсенең аерылгысыз өлеше булып делегатлар сайлау турында җыелыш беркетмәләре тора.
10 статья. Инициатив проектны хуплау өчен гражданнар имзасын җыю
1. Инициатив проектларны хуплау өчен гражданнар имзаларын җыю (алга таба – имзалар җыю) проект инициаторы тарафыннан башкарыла.
2. Инициатив проектларны хуплауга имзалар саны, инициатив төркем әгъзалары имзаларын да кертеп, тиешле территориядә яшәүче 16 яше тулган кешеләрнең гомуми саныннан 50% тан артык булырга тиеш.
3. Имзалар җыю түбәндәге тәртиптә башкарыла:
1) имзалар аларны имза кәгазенә кертү юлы белән җыела, аның формасы район Башкарма комитеты тарафыннан раслана;
2) имза кәгазендә аны хуплау өчен имза җыю гамәлгә ашырылган инициатив проект күрсәтелә;
3) имза кәгазендә яшәүченең имзасы һәм аны кертү датасы куела. Имза һәм датаны яшәүче үз кулы белән куя. Имза кәгазенә үз имзасын куйган яшәүче турында мәгълүматлар яшәүче үтенече буенча имзалар җыючы зат тарафыннан кертелергә мөмкин. Әлеге мәгълүматлар кулъязма ысул белән генә кертелә, шул ук вакытта карандаш куллану рөхсәт ителми;
4) яшәүче бер үк инициатив проектны яклап бер генә тапкыр имза куярга хокуклы;
5) һәр имза кәгазе проект инициаторы вәкиле имзасы белән таныкланган булырга тиеш. Имза кәгазен таныклаганда, имза җыючы проект инициаторы вәкиле үз фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, туган көнен, яшәү урыны адресын үз кулы белән күрсәтә, шулай ук үз имзасын һәм аны кертү датасын куя;
6) имза җыйганда имза кәгазен ике ягыннан да тутыру рөхсәт ителә. Шул ук вакытта икенче ягы имзаларның бердәм нумерациясе белән беренче якның дәвамы булып тора, ә таныклау имзалары һәм имза җыючы проект инициаторы вәкиле турында мәгълүматлар имза кәгазенең икенче ягында яшәүченең соңгы имзасыннан соң куела;
7) имза җыйганда, һәр кешенең «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 9 статьясында билгеләнгән таләпләр нигезендә рәсмиләштерелә торган шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы алынырга тиеш.
11 статья. Әлеге инициатив проектны хуплау турында гражданнарның фикерен ачыклау өчен сораштыру үткәрү
1. Әлеге инициатив проектны хуплау турында гражданнарның фикерен ачыклау өчен сораштыру (алга таба – сораштыру) район яки аның инициатив проектны гамәлгә ашыру күздә тотылган өлеше халкы инициативасы буенча түбәндәге очракларда үткәрелә:
1) инициатив проектны тулаем район халкы мәнфәгатьләрендә тормышка ашырырга тәкъдим ителә;
2) инициатив проектны саны 1000 кешедән арткан район өлешендә яшәүчеләр мәнфәгатендә гамәлгә ашырырга тәкъдим ителә.
2. Сораштыру билгеләү өчен проект инициаторы Тукай муниципаль районы Советына гариза җибәрә, анда күрсәтелә:
1) сораштыру үткәрү тәкъдим ителгән инициатив проект;
2) проект инициаторының тәкъдимнәре:
а) сораштыру үткәрү датасы һәм сроклары турында;
б) сораштыру уздырганда тәкъдим ителә торган мәсьәләне (мәсьәләләрне) формалаштыру турында;
в) сораштыру үткәрү методикасы турында;
г) сораштыруда катнашучы муниципаль берәмлек халкының минималь саны турында;
3) проект инициаторы турында мәгълүматлар (инициатив төркем әгъзаларының фамилиясе, исеме, атасының исеме, аларның яшәү яки тору урыны турында мәгълүматлар, чараның башка инициаторы исеме һәм аның урнашу урыны);
3. Әгәр проектның инициаторы инициатив төркем булса, гариза инициатив төркемнең барлык әгъзалары тарафыннан имзалана. Әгәр проектның инициаторы булып әлеге Тәртипнең 4 статьясы 1 өлешендә күрсәтелгән башка затлар торса, гаризага проект инициаторының вәкаләтле заты һәм район яки инициатив проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән өлешенең кимендә 10 яшәүчесе имза сала. Бу очракта гаризада шулай ук гаризага кул куйган затлар турында мәгълүматлар (фамилия, исем, атасының исеме, аларның яшәү яки тору урыны турында белешмәләр) күрсәтелә.
4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы гариза кергән көннән 30 көннән дә соңга калмыйча аны карый һәм сораштыру билгеләү яки сораштыру билгеләүдән баш тарту турында карар кабул итә.
5. Сораштыру билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып әлеге статьяда билгеләнгән сораштыру үткәрү турында инициативаны тәкъдим итүнең тәртибен бозу тора, әгәр җибәрелгән бозылулар инициативаны тәкъдим итүдә катнашкан муниципаль берәмлек халкының ихтыяр белдерүе нәтиҗәләрен дөрес итеп билгеләргә мөмкинлек бирмәсә.
6. Инициатив проектларны тәкъдим итү мәсьәләләре буенча гражданнарны сораштыру район уставы белән билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.
7. Сораштыруда 16 яшькә җиткән район яки инициатив проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән өлеше халкы катнашырга хокуклы.
8. Район Башкарма комитеты сораштыру нәтиҗәләрен проект инициаторына аларны әзерләгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча җиткерә.
3 бүлек. Инициатив проектларны кертү һәм карау
12 статья. Район Башкарма комитетына инициатив проектны кертү
1. Инициатив проектны кертү турында район Башкарма комитетына керткәндә тәкъдим ителә:
1) проектның кәгазьдә һәм электрон формада тасвирламасы, аңа график һәм (яки) таблица материаллары теркәлергә мөмкин;
2) инициатив төркем төзү беркетмәсе яки әлеге Нигезләмәнең 4 статьясы 4, 5 өлешләре нигезендә башка документлар, шулай ук инициатив проектны караганда һәм гамәлгә ашырганда аның исеменнән район Башкарма комитеты белән үзара хезмәттәшлек итәргә вәкаләтле затларны билгеләү турында проект инициаторының карары;
3) гражданнар җыелышы яки конференциясе беркетмәсе, гражданнарны сораштыру нәтиҗәләре һәм (яки) муниципаль берәмлек яки аның өлеше халкы тарафыннан инициатив проектны хуплауны раслаучы имза кәгазьләре.
2. Әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән документлар Башкарма комитетка инициатив проектны караганда һәм гамәлгә ашырганда Башкарма комитет белән хезмәттәшлек итәргә проект инициаторы вәкаләт биргән зат тарафыннан турыдан-туры тапшырыла яки кыйммәтен бәяләп һәм исемлек белән почта аша җибәрелә.
3. Проектны кертү датасы булып әлеге статьяның 1 өлешендә күрсәтелгән документларны район Башкарма комитетының алу көне тора.
4. Документлар Башкарма комитетка инициатив проектны караганда һәм гамәлгә ашырганда Башкарма комитет белән хезмәттәшлек итәргә проект инициаторы вәкаләт биргән зат тарафыннан тапшырылган очракта, әлеге затка документлар исемлеге һәм алу датасы белән документлар алу турында расписка бирелә. Расписка район Башкарма комитеты тарафыннан документлар кабул ителгән көнне тапшырылырга тиеш.
13 статья. Инициатив проектларны карау буенча комиссия
1. Инициатив проектларны карау буенча комиссия (алга таба – комиссия) инициатив проектларның социаль-икътисадый әһәмиятен объектив бәяләү һәм аларны конкурс нигезендә сайлап алу максатында төзелә. Комиссия төзү конкурс нигезендә сайлап алуны уздырган очракта гына мәҗбүри булып тора.
2. Комиссия 5 кешедән тора.
3. Комиссиянең шәхси составы район Башкарма комитеты карары белән билгеләнә. Комиссия әгъзаларының гомуми саныннан яртысы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы тәкъдиме нигезендә билгеләнә. Комиссия составы комиссия тарафыннан кабул ителә торган карарларга йогынты ясарга мөмкин булган мәнфәгатьләр каршылыклары барлыкка килү мөмкинлеген булдырмаслык итеп төзелә.
4. Комиссия комиссия рәисеннән, комиссия рәисе урынбасарыннан, комиссия секретареннән һәм аның эшендә шәхси катнашучы комиссия әгъзаларыннан тора.
5. Комиссия рәисе:
1) комиссия эшен оештыра, аның эшчәнлегенә җитәкчелек итә;
2) комиссиянең чираттагы утырышы көн тәртибе проектын формалаштыра;
3) комиссия әгъзаларына йөкләмәләр бирә;
4) комиссия утырышларында рәислек итә.
6. Конкурс комиссиясе рәисе урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе вакытлыча булмаганда, аның вазыйфаларын башкара.
7. Комиссия секретаре:
1) комиссия эшчәнлеген мәгълүмати һәм документлар белән тәэмин итүне, шул исәптән комиссия утырышына әзерлекне гамәлгә ашыра;
2) комиссия әгъзаларына, проект инициаторларына һәм комиссия утырышына чакырылган башка затларга комиссиянең чираттагы утырышын үткәрү датасы, урыны һәм комиссиянең чираттагы утырышы көн тәртибе турында хәбәр итә;
3) комиссия утырышлары беркетмәләрен алып бара.
8. Комиссия әгъзасы:
1) комиссия эшендә, шул исәптән комиссия утырышларында катнаша;
2) комиссия эше мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр кертә;
3) комиссия утырышларында карала торган документлар һәм материаллар белән таныша;
4) комиссия утырышында катнашучыларга сораулар бирә;
5) комиссия утырышларында тавыш бирә.
9. Комиссия эшенең төп формасы булып утырышлар тора.
10. Комиссия утырышы анда аның әгъзаларының яртысыннан да ким булмаган өлеше булган очракта хокуклы санала.
11. Проект инициаторларына һәм аларның вәкилләренә комиссия тарафыннан инициатив проектларны карауда катнашу һәм алар буенча үз позицияләрен бәян итү мөмкинлеге тәэмин ителә. Инициатив проектны карау планлаштырылган комиссия утырышы турында проектинициаторларына аны үткәрү көненә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.
12. Проект турында фикер алышу һәм комиссия тарафыннан карарлар кабул итү проект инициаторы һәм башка чакырылган затлар катнашыннан башка башкарыла.
13. Комиссия карары утырышта катнашучы комиссия әгъзалары саныннан күпчелек тавыш белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда комиссия утырышында рәислек итүче тавышы хәлиткеч булып тора.
14. Комиссия әгъзалары карарлар кабул итү турында мәсьәләләр буенча фикер алышканда тигез хокукларга ия.
15. Комиссия тарафыннан кабул ителгән карар белән килешмәгән очракта, комиссия әгъзасы язма рәвештә үзенең аерым фикерен бәян итәргә хокуклы, ул комиссия утырышы беркетмәсенә кертелергә тиеш.
16. Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча беркетмә төзелә, ул комиссия утырышында рәислек итүче, комиссия секретаре һәм аның утырышында катнашкан комиссия әгъзалары тарафыннан комиссия утырышы уздырылганнан соң өч эш көне эчендә имзалана.
17. Комиссия секретаре, комиссия утырышы беркетмәсенә кул куелган көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча, аны район Башкарма комитеты җитәкчесенә җибәрә.
18. Комиссия эшчәнлеген оештыру-техник тәэмин итүне район Башкарма комитеты гамәлгә ашыра.
14 статья. Район Башкарма комитетының инициатив проектны карау тәртибе
1. Инициатив проект район Башкарма комитеты тарафыннан аны керткәннән соң 30 көн эчендә карала.
2. Инициатив проектны район Башкарма комитетына кертү турында мәгълүмат инициатив проект район Башкарма комитетына кертелгәннән соң өч эш көне эчендә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга (халыкка җиткерелергә) һәм анда әлеге Тәртипнең 2 статьясы 2 өлешендә күрсәтелгән, шулай ук проект инициаторлары турында белешмәләр булырга тиеш. Бер үк вакытта гражданнарга район Башкарма комитетына инициатив проект буенча үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен тәкъдим итү мөмкинлеге турында, аларны тапшыру вакытын күрсәтеп, хәбәр ителә.
3. Инициатив проект буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр бирү срогы җид еэш көнен тәшкил итә. Үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен районның 16 яше тулган халкы җибәрергә хокуклы. Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр район Башкарма комитетына турыдан - туры тапшырыла яки почта аша җибәрелә.
4. Инициатив проект буенча искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне гомумиләштерүне комиссия башкара.
5. Комиссия инициатив проектны карау нәтиҗәләре буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенә әлеге статьяның 7 өлешендә күрсәтелгән карарларның берсен кабул итәргә тәкъдим итә. Комиссия карарында шулай ук проектны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр дә булырга мөмкин.
Район Башкарма комитетына берничә инициатив проект кергән очракта, шул исәптән эчтәлеге буенча охшаш өстенлекле проблемаларны тасвирлап, комиссиярайон Башкарма комитеты җитәкчесенә конкурс сайлап алуны оештырырга тәкъдим итә.
6. Конкурс буенча сайлап алу әлеге Тртипнең 15 статьясы нигезендә оештырыла. Конкурс буенча сайлап алуны үткәрү турында хәбәр проект инициаторларына тиешле карар кабул ителгәннән соң өч көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.
7. Комиссия тәкъдимен исәпкә алып яки конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
1) инициатив проектны хупларга һәм бюджет турында карарда тиешле максатларга каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә һәм район бюджеты проектын төзү һәм карау тәртибе нигезендә (район бюджеты турында карарга үзгәрешләр кертү) аның буенча эшне дәвам итәргә;
2) инициатив проектны хуплаудан баш тартырга һәм инициатив проектны хуплаудан баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, проект инициаторларына кире кайтарырга.
8. Район Башкарма комитеты түбәндәге очракларның берсендә инициатив проектны хуплаудан баш тарту турында карар кабул итә:
1) инициатив проектны кертү һәм аны карауның билгеләнгән тәртибен үтәмәү;
2) инициатив проектның федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары таләпләренә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына туры килмәве;
3) җирле үзидарә органнарында кирәкле вәкаләтләр һәм хокуклар булмау сәбәпле, инициатив проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булмау;
4) инициатив проектны гамәлгә ашыру өчен кирәк булган средстволар күләмендә аларны формалаштыру чыганагы булып инициатив түләүләр торган район бюджеты средстволары булмау;
5) инициатив проектта тасвирланган проблеманы нәтиҗәлерәк хәл итү мөмкинлеге булу;
6) инициатив проектны конкурс сайлап алуын узмаган дип тану.
9. Проектны карау нәтиҗәләре буенча карар проект инициаторына кабул ителгән көннән соң өч көннән дә соңга калмыйча җибәрелә.
10. Район Башкарма комитеты әлеге статьяның 8 өлеше 5 пунктында каралган очракта, проект инициаторларына инициатив проектны бергәләп эшләп бетерергә, шулай ук аны башка муниципаль берәмлекнең яисә дәүләт органының җирле үзидарә органы каравына аларның компетенциясе нигезендә тапшырырга тәкъдим итәргә тиеш. Комиссия проектны эшләп бетерү өчен, комиссия әгъзалары, район Башкарма комитеты вәкилләре, проек инициаторы вәкилләре арасыннан эшче төркем төзи, шулай ук проектны эшләп бетерү срогын билгели. Эшләп бетерелгән инициатив проект комиссия тарафыннан әлеге Тәртипнең 13 статьясы һәм әлеге статья нигезендә карала.
15 статья. Инициатив проектларны конкурс нигезендә сайлап алу
1. Конкурс буенча сайлап алуны комиссия башкара.
2. Конкурста сайлап алу критерийлары әлеге Тәртипкә кушымта нигезендә билгеләнә.
3. Конкурста сайлап алу критерийлары, аларның зурлыгы, аларга туры килгән баллар һәм үлчәү коэффициентлары (алга таба – критерийлар) әлеге Тәртипкә кушымтада билгеләнгән.
4. Конкурс буенча сайлап алу әлеге Тәртипнең 13 статьясы нигезендә комиссия утырышында башкарыла.
5. Комиссия инициатив проектларны конкурс буенча сайлап алынган инициатив проектларны ачыклау критерийлары нигезендә бәяли.
6. Конкурс нәтиҗәләре буенча, критерийлар буенча йомгаклау бәясен исәпкә алып, комиссия инициатив проектларны конкурс нигезендә сайлап алуны узган яисә узмаган дип игълан итү турында карар кабул итә.
7. Конкурста сайлап алуны узган дип барлык критерийлар буенча максималь суммар балл алган инициатив проект (ике, өч инициатив проект һ.б.) игълан ителә.
16 статья. Район Башкарма комитетының инициатив проектны гамәлгә ашыру турында карары
1. Район Башкарма комитеты җитәкчесе инициатив проектны гамәлгә ашыру турында карар чыгара.
2. Инициатив проектны гамәлгә ашыру турында карар үз эченә алырга тиеш:
1) инициатив проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килергә тиеш булган объект исеме (адресын яки урынын күрсәтеп) яисә гамәлгә ашыруга инициатив проект юнәлтелгән чара атамасы;
2) район бюджеты средстволарын тоту юнәлеше (төзелеш, реконструкция, сатып алу, чара (чаралар) үткәрү һ. б.);
3) инициатив проектны тормышка ашыруга бүлеп бирелә торган район бюджеты средстволарын баш бүлүченең исеме;
4) заказчы, төзүче исеме;
5) объектны файдалануга тапшыру (сатып алу), чараны (чараларны) тормышка ашыру срогы;
6) объектның фаразланган (чик) бәясе яисә инициатив түләүләр күләмен бүлеп биреп, чараны (чараларны) үткәрүгә средстволарның чик күләме;
7) объектның фаразланган (чик) бәясен яки инициатив түләүләр күләмен бүлеп биреп, чараны (чараларны) үткәрүгә средстволарның чик күләмен гамәлгә ашыру еллары буенча бүлү.
17 статья. «Интернет» мәгълүмат-коммуникация челтәрендә инициатив проект турында мәгълүматны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) һәм урнаштыру тәртибе
1. Район Башкарма комитеты тарафыннан инициатив проектны карау турында, инициатив проектны гамәлгә ашыру барышы турында, шул исәптән акча средстволарыннан файдалану турында, аны гамәлгә ашыруда кызыксынучы затларның мөлкәти һәм (яки) хезмәт катнашуы турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.
2. Район Башкарма комитетының инициатив проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисабы инициатив проектны гамәлгә ашыру тәмамланганнан соң 30 календарь көн эчендә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә http://tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында инициатив проектларны тәкъдим итү, кертү, фикер алышу һәм карау тәртибенә кушымта
Инициатив проектларны конкурс нигезендә сайлап алу критерийлары, аларның зурлыгы, баллар һәм үлчәү коэффициентлары
|
№ |
Конкурста сайлап алу критерие исеме |
Конкурста сайлап алу критериесенең зурлыгы |
|
|
I. |
Проектны тормышка ашыруның иҗтимагый файдасы |
||
|
|
Проект «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр өчен югары социаль, мәдәни, ял итү һәм башка иҗтимагый файдалы проект буларак бәяләнә; Актив гражданлык позициясе, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга ярдәм итә, әхлак, толерантлык, башка социаль әһәмиятле сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлдерелгән (чаралар, акцияләр, форумнар); Социаль өлкәнеӊ муниципаль объектларын төзү, үстерү һәм ремонтлауга юнәлдерелгән; Иҗтимагый инфраструктура объектларын, рекреацион зоналарны, социаль җәлеп итү нокталарын, халык күпләп ял итә торган урыннарны булдыруга, үстерүгә һәм ремонтлауга, төзекләндерүгә юнәлдерелгән |
5 |
|
|
Проектның иҗтимагый файдасы юк дип бәяләнә |
0 |
|
|
|
II. |
Халык бәяләве буенча проблеманың актуальлеге (кискенлеге): |
|
|
|
|
Бик югары – проблема халык тарафыннан критик дип бәяләнә, проблеманы хәл итү халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү шартларын саклау өчен кирәк |
8 |
|
|
Югары – проблема халык тарафыннан шактый мөһим дип бәяләнә, аны хәл итмәү тормыш сыйфатына тискәре йогынты ясаячак |
7 |
|
|
|
Уртача – проблема халык тарафыннан актуаль дип бәяләнә, аны хәл итү тормыш сыйфатын яхшыртуга китерергә мөмкин |
6 |
|
|
|
Түбән – халык тарафыннан актуаль буларак бәяләнми, аны хәл итү тормыш сыйфатын яхшыртуга китерми |
0 |
|
|
|
III. |
Инициатив проект нәтиҗәләрен гамәлдә тоту максатында киләсе чорларда өстәмә бюджет чыгымнарын тоту зарурлыгы |
|
|
|
|
юк |
5 |
|
|
әйе |
0 |
|
|
|
IV. |
Инициатив проектны гамәлгә ашыру вакыты |
|
|
|
|
1 календарь елга кадәр |
4 |
|
|
|
2 календарь елга кадәр |
3 |
|
|
|
3 календарь елга кадәр |
2 |
|
|
|
3 календарь елдан артык |
1 |
|
|
V. |
Инициатив проект нәтиҗәләрен «Файдалану (тормышы) вакыты» |
|
|
|
|
5 елдан |
4 |
|
|
|
3 елдан 5 елга кадәр |
3 |
|
|
|
1 елдан 3 елга кадәр |
2 |
|
|
|
1 елга кадәр |
1 |
|
|
VI. |
Гаризага теркәп бирелгән проект-смета (смета) документлары (төзелеш (реконструкция), капиталь ремонт, ремонт буенча) булу |
|
|
|
|
әйе яки проект-смета (смета) документларына ихтыяҗ юк |
10 |
|
|
юк |
0 |
|
|
|
VII. |
Гаризага теркәлгән презентация материалларының кәгазьдә һәм электрон рәвештә булуы |
|
|
|
|
әйе |
10 |
|
|
|
юк |
0 |
|
|
VIII. |
Халык тарафыннан инициатив проектны финанслау дәрәҗәсе |
|
|
|
|
проект бәясенең 20% ы |
5 |
|
|
|
проект бәясенең 15% тан 20% ка кадәр |
4 |
|
|
|
проект бәясенең 10% тан 15% ка кадәр |
3 |
|
|
|
проект бәясенең 5% тан 10% ка кадәр |
2 |
|
|
|
проект бәясенең 5% ына кадәр |
1 |
|
|
IX. |
Инициатив проектны юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр финанслау дәрәҗәсе |
|
|
|
|
проект бәясенең 20% ы |
5 |
|
|
проект бәясенең 15% тан 20% ка кадәр |
4 |
|
|
|
проект бәясенең 10% тан 15% ка кадәр |
3 |
|
|
|
проект бәясенең 5% тан 10% ка кадәр |
2 |
|
|
|
проект бәясенең 5% ына кадәр |
1 |
|
|
|
X. |
Халык тарафыннан инициатив проектны хуплау дәрәҗәсе |
|
|
|
|
Инициатив проект гамәлгә ашырылган җирлек территориясендәге халык санының 50% ы |
5 |
|
|
Инициатив проект гамәлгә ашырылган җирлек территориясендәге халык санының 40 % тан 50% ка кадәр |
4 |
|
|
|
Инициатив проект гамәлгә ашырылган җирлек территориясендәге халык санының 30 % тан 40% ка кадәр |
3 |
|
|
|
|
Инициатив проект гамәлгә ашырылган җирлек территориясендәге халык санының 20 % тан 30% ка кадәр |
2 |
|
|
|
Инициатив проект гамәлгә ашырылган җирлек территориясендәге халык санының 1% тан 20% ка кадәр |
1 |
|