Карар 15.11.2021ел №14/9. Тукай муниципаль районыныӊ күчмә милеген читләштерү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«____» _________ 2021 ел                                                                     № ______

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының күчемле муниципаль милкен читләштерү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 50, 51 статьялары нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына муниципаль милекне бушлай түбәндәге муниципаль берәмлек милегенә күчерүне килештерергә:

Тукай муниципаль районы «Князево авыл җирлеге»:    

- Янгын сүндерү автоцистернасы АЦ-3, 2-40 (ЗИЛ 433114), дәүләт номеры               В 661 ТХ 16RUS, 2000 елда чыгарылган, беренчел баланс бәясе 1 168 200,00 (бер миллион йөз алтмыш сигез меӊ ике йөз) сум 00 тиен,  калдык бәясе 1 168 200,00 (бер миллион йөз алтмыш сигез меӊ ике йөз) сум 00 тиен.

2. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыру эшләрен башкарырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

вазыйфаларын башкаручы                                                                      Р.И. Закиров

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 173.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International