ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
14.12. 2021 ел № 15/2
2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар планы чорына
Тукай муниципаль районы бюджеты турында
1 статья
1. 2022 елга Тукай муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 1 101 836,65 меӊ сум;
2) Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләме 1 101 836,65 меӊ сум;
3) Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгы 0 сум.
2. 2023 елга һәм 2024 елга Тукай муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:
1) 2023 елга Тукай муниципаль районы бюджет керемнәренең гомуми күләме 1 095 457,16 меӊ сум, 2024 елга 1 102 657,03 меӊ сум;
2) Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен расларга:
- 2023 елга 1 095 457,16 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар – 16 829,72 меӊ сум;
- 2024 елга 1 102 657,03 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 33 822,89меӊ сум;
3) 2023 елга Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгы 0 сум һәм 2024 елга 0 сум.
3. Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын расларга:
- 2022 елга әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;
- 2023 һәм 2024 еллар планы чорына әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.
2 статья
1. 2023 елның 1 январена Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль эчке бурычы югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.
2. 2024 елның 1 январена Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль эчке бурычы югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.
3. 2025 елның 1 январена Тукай муниципаль районының муниципаль эчке бурычы чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.
3 статья
1. Тукай муниципаль районы бюджетында 2022 елга фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 3 кушымта нигезендә исәпкә алырга.
2. Тукай муниципаль районы бюджетында 2023 һәм 2024 еллар планы чорына фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 4 кушымта нигезендә исәпкә алырга.
4 статья
2022 елда һәм 2023, 2024 еллар планы чорында Тукай муниципаль районы муниципаль унитар предприятиеләре табышының 2021 ел нәтиҗәләре буенча салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр түләгәннән соң калган өлешен Тукай муниципаль районы бюджетына күчерү 2022 елның 1 июленә кадәр чиста табышның 30 проценты күләмендә башкарыла дип расларга.
1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 статьясы нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара субсидияләр күләмен расларга:
- 2022 елда 801,8 меӊ сум;
- 2023 елда 1 467,1 меӊ сум;
- 2024 елда 1 564,8 меӊ сум.
2. 2022 елда һәм 2023, 2024 еллар планы чорында Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына әлеге статьяда каралган бюджетара субсидияләрне күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә.
1. Тукай муниципаль районы чыгымнарының ведомство структурасын расларга:
- 2022 елга әлеге карарга 5 кушымта нигезендә;
- 2023 һәм 2024 еллар планы чорына әлеге карарга 6 кушымта нигезендә.
2. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне расларга:
- 2022 елга әлеге карарга 7 кушымта нигезендә;
- 2023 һәм 2024 еллар планы чорына әлеге карарга 8 кушымта нигезендә.
3. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программасыз юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне расларга:
- 2022 елга әлеге карарга 9 кушымта нигезендә;
- 2023 һәм 2024 еллар планы чорына әлеге карарга 10 кушымта нигезендә.
4. Тукай муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2022 елга – 19 840,8 меӊ сум, 2023 елга – 20 312,2 меӊ сум, 2024 елга 20 802,4 меӊ сум күләмендә расларга.
7 статья
Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, физик затларга – товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә Тукай муниципаль районы Советының әлеге карарында каралган субсидияләр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә бирелә.
8 статья
Муниципаль район составына керүче җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләү һәм муниципаль район составына керүче җирлекләр бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү буенча муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында муниципаль районнар бюджетларына субсидияләр хисабына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен расларга:
- 2022 елга 46 529,7меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 11 кушымта нигезендә бүлеп;
- 2023 елга 46 575,4 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 12 кушымта нигезендә бүлеп;
- 2024 елга 45 649,2 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 13 кушымта нигезендә бүлеп.
2. Авыл җирлекләре бюджетларына дотацияләр исәпләп чыгару һәм бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен муниципаль районнар бюджетларына субвенцияләр хисабына авыл җирлекләренә бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация күләмен расларга:
- 2022 елга 829,9 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 11 кушымта нигезендә бүлеп;
- 2023 елга 168,1 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 12 кушымта нигезендә бүлеп;
- 2024 елга 170,6 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 13 кушымта нигезендә бүлеп.
3. Авыл җирлекләренә чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында җирле бюджет хисабына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен расларга:
- 2022 елга 470,0 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 11 кушымта нигезендә бүлеп;
- 2023 елга 470,46 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 12 кушымта нигезендә бүлеп;
- 2024 елга 461,13 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 13 кушымта нигезендә бүлеп.
9 статья
Тукай муниципаль районы Юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмен 2022 елга – 37 000,0 мең сум, 2023 елга – 38 600,0 мең сум, 2024 елга 38 800,0 мең сум күләмендә расларга һәм аларны 2022-2024 елларга Тукай муниципаль районының гомуми кулланылыштагы юлларында юл эшләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга җибәрергә.
10 статья
2022 елга һәм 2023, 2024 еллар планы чорына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен авыл җирлекләре бюджетларына 30,0 мең сум күләмендә субвенцияләр күләмен әлеге карарга 14 кушымта нигезендә бүлеп расларга.
11 статья
Җирлекләрнең, муниципаль һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыруга муниципаль районнар бюджетларына субвенцияләр күләмен расларга:
- 2022 елда 3 321,4 меӊ сум;
- 2023 елда 3 434,7 меӊ сум;
- 2024 елда 3 557,4 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 15 кушымта нигезендә бүлеп.
12 статья
Тукай муниципаль районы бюджетына авыл җирлекләре бюджетларыннан ай саен күчерелергә тиешле башка бюджетара трансфертлар күләмен расларга:
- төзекләндерү кысаларында авыл җирлекләре автомобиль юлларын карап тоту (юлларны кышкы чистарту) буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга 2022 елга – 20 994,4 мең сум; 2023 елга – 20 994,4 меӊ сум; 2024 елга 20 994,4 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 16-18 кушымталар нигезендә бүлеп;
- 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар планы чорына күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау чараларын тәэмин итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга ел саен 6 719,0 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 16-18 кушымталар нигезендә;
- җирлек халкының ялын оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру буенча чараларны тәэмин итүгә 2022 елга – 33 687,6 меӊ сум; 2023 елга – 33 687,6 меӊ сум; 2024 елга 33 687,6 сум күләмендә, әлеге карарга 16-18 кушымталар нигезендә бүлеп.
Тиешле җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына әлеге статьяда күрсәтелгән башка бюджетара трансфертларны җирлек бюджетларында исәпкә алырга, Тукай муниципаль районы бюджетына ай саен күчерүне тәэмин итәргә.
13 статья
2022 елга һәм 2023, 2024 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджетына җирлекләр бюджетларыннан муниципаль учреждениеләрне карап тотуга субсидияләр күләмен әлеге карарга 19 кушымта нигезендә расларга.
Тиешле җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына әлеге статьяда күрсәтелгән субсидияләрне җирлек бюджетларында исәпкә алырга, Тукай муниципаль районы бюджетына ай саен күчерүне тәэмин итәргә.
Тукай муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертларны исәпкә алырга:
- 2022 елга әлеге карарга 20 кушымта нигезендә;
- 2023 һәм 2024 еллар планы чорына әлеге карарга 21 кушымта нигезендә.
1. 2022 елда Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук районның җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.
2. 2022 елда җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим итәргә.
2022 елныӊ 1 январена Тукай муниципаль районы бюджеты калдыклары Тукай муниципаль районы исеменнән товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә (әлеге муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2021 елда түләнергә тиеш) файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре калдыгы суммасыннан артмаган күләмдә 2022 елда, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, әлеге максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментыныӊ территориаль бүлеге төзелгән килешүләр нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне гамәлгә ашыра.
Әлеге карар 2022 елның 1 январеннан үз көченә керә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев
Карарга кушымталар Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында http://tukay.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырылган.