КАРАР 14.12. 2021 ел № 15/4 «Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмә»гә үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

                            14.12.  2021 ел                                           № 15/4    

«Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмә»гә үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасыныӊ муниципаль хезмәт турында кодексының 26 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы карары (2018 елныӊ 24 апрелендәге 281 номерлы, 2018 елныӊ 14 июнендәге 481 номерлы, 2018 елныӊ 17 октябрендәге 940 номерлы, 2018 елныӊ 29 декаберендәге 1320 номеры, 2020 елныӊ 6 августындагы 658 номерлы, 2021 елныӊ 17 ноябрендәге 1087 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабрендәге 1320 номерлы карары, район Уставының 30 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 23 апрелендәге 25/6 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмә»гә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:  

2 пунктны кушымтадагыча яӊа редакциядә бәян итәргә;

3.2 пунктына түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:

«Муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәт вазыйфаларыныӊ ул электән биләгәнгә караганда югарырак төркеменә кергән муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләнгән очракта, ул биләгән вазыйфа кергән вазыйфалар төркеме өчен беренче класс чинын биргәнчегә кадәр класс чины өчен аныӊ оклад күләмен исәпләү 3 процентка тигез булган вазыйфаи окладкапроцент ставкасыннан чыгып башкарыла.

Муниципаль хезмәткәр муниципаль хезмәт вазыйфаларыныӊ ул электән биләгәнгә караганда түбәнрәк төркеменә кергән муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләнгән һәм аӊа электән биләгән вазыйфа буенча класс чины бирелгән очракта, класс чины өчен оклад күләмен исәпләү 7 процентка тигез булган вазыйфаи окладкапроцент ставкасыннан чыгып башкарыла.».

  1. Әлеге карар 2021 елның 4 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  2. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

Совет Рәисе                                                                                                   Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2021 елныӊ ___ __________________ _____ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү турында нигезләмә  

 

2. Муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә бәйле рәвештә, вазыйфаи окладларын билгеләргә:

 

 

Вазыйфа исеме

 

 

Айлык вазыйфаи оклад күләме (сумнарда)

Башкарма комитет Җитәкчесе

34 494

Совет аппараты Җитәкчесе

31 850

Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ беренче урынбасары

31 850

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары

31 275

Башка җирле үзидарә органы җитәкчесе (Финанс бюджет палатасы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы)

31 160

Башка җирле үзидарә органы җитәкчесе урынбасары

28 286

Мөстәкыйль бүлек башлыгы (мөдире)

23 686

Мөстәкыйль бүлек башлыгы (мөдире) урынбасары

19 547

Район Башлыгы ярдәмчесе

19 547

Баш белгеч

17 477

Әйдәп баручы белгеч

16 443

Башка җирле үзидарә органыныӊ әйдәп баручы белгече

16 443

1 категорияле, 2 категорияле белгеч, белгеч

14 718

                                                                                                                           

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.45 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International