ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
14.12. 2021 ел № 15/7
Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2005 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законны (2021 елның 11 июнендәге 170-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) гамәлгә ашыру максатында, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында нигезләмәне расларга.
2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-коммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында http:pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында http:tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2021 елныӊ «___» ___________ ____ номерлы карарына кушымта
Тукай муниципаль районы территориясендә
муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру турында
1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге Нигезләмә Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен билгели (алга таба – муниципаль торак контроле).
1.2. Муниципаль торак контроле предметы булып юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм гражданнарның (алга таба – контрольдәге затларның) торак законнары, энергияне сак тоту турында һәм муниципаль торак фондына карата энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү хакында законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү тора:
1) муниципаль торак фондыннан файдалануга һәм сакланышына, шул исәптән торак биналарга, аларны куллануга һәм карап тотуга, күпфатирлы йортларда биналар милекчеләренең гомуми милеген куллануга һәм карап тотуга, күпфатирлы йортта торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү тәртибенә, күпфатирлы йортта биналарны яңадан планлаштыру һәм (яки) үзгәртеп коруны гамәлгә ашыру тәртибенә таләпләр;
2) капиталь ремонт фондларын формалаштыруга таләпләр;
3) күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы, күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм (яки) башкаручы юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне оештыруга һәм аларның эшчәнлегенә таләпләр;
4) күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә таләпләр;
5) күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча тиешле сыйфатта булмаган һәм (яисә) билгеләнгән дәвамлылыктан артып киткән өзеклекләр белән хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкару очрагында, торак урынны карап тоту өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләре;
6) күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре һәм торак урынны карап тоту өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләре;
7) күпфатирлы йортларда биналар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү, туктатып тору һәм чикләү кагыйдәләре;
8) энергетик нәтиҗәлелек һәм күпфатирлы йортлар биналарының һәм торак йортларның энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә таләпләр;
9) ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан системада мәгълүмат урнаштыру тәртибенә таләпләр;
10) күпфатирлы йортларда инвалидлар өчен биналарга керү мөмкинлеген тәэмин итүгә таләпләр;
11) социаль файдаланудагы наемга алынган йортларда торак урыннары бирүгә таләпләр.
1.3. Муниципаль торак контроле Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – контроль орган) тарафыннан гамәлгә ашырыла.
1.4. Башкарма комитетның муниципаль торак контролен гамәлгә ашырырга вәкаләтле вазыйфаи заты булып икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече (алга таба шулай ук – инспектор) тора.
Күрсәтелгән контроль органның вазыйфаи заты вазыйфаи бурычларына аның вазыйфаи инструкциясе нигезендә муниципаль торак контроле буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру керә.
Муниципаль торак контролен гамәлгә ашырырга вәкаләтле вазыйфаи зат муниципаль торак котролен гамәлгә ашырганда, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 248-ФЗ номерлы Федераль закон) һәм башка федераль законнар нигезендә җаваплылыкка ия.
Контроль органының контроль чара үткәрү турында карар кабул итүгә вәкаләтле вазыйфаи затлары булып контроль органы җитәкчесе, җитәкче урынбасары (контроль органның вәкаләтле вазыйфаи затлары) тора.
1.5. Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру, профилактик чаралар, контроль чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле мөнәсәбәтләргә карата Россия Федерациясе Торак кодексы, 248-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре кулланыла.
1.6. Муниципаль торак контроле объектлары булып тора:
1) контрольдәге затларның мәҗбүри таләпләр үтәлергә тиешле эшчәнлеге, гамәлләре (гамәл кылмавы), шул исәптән эшчәнлекне гамәлгә ашыручы контрольдәге органнарга әлеге Нигезләмәнең 1.2 пункты 1-11 пунктчаларында күрсәтелгән гамәлләре (гамәл кылмавы);
2) контрольдәге затларның эшчәнлек нәтиҗәләре, шул исәптән әлеге Нигезләмәнең 1.2 пункты 1-11 пунктчаларында күрсәтелгән мәҗбүри таләпләр куела торган продукция (товарлар), эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр;
3) муниципаль торак фондының торак биналары, муниципаль торак фондының торак биналары булган күпфатирлы йортларда гомуми милек һәм әлеге Нигезләмәнең 1.2 пункты 1-11 пунктчаларында күрсәтелгән мәҗбүри таләпләр куела торган башка объектлар.
1.7. Контроль объектларын исәпкә алу түбәндәгеләрне булдыру юлы белән башкарыла:
контроль чараларның бердәм реестры;
судка кадәр шикаять бирү мәгълүмат системасы (дәүләт мәгълүмат системасы подсистемалары);
ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек юлы белән башка дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системалары.
1.8. Гражданнар файдалана торган торак урыннарга карата муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда, планлы контроль чаралар үткәрелми.
II. Зарар (зыян) китерүнең куркыныч категориясе
2.1. Муниципаль торак контроле профилактик чараларны һәм контроль чараларны сайлап алуны, аларның эчтәлеген (шул исәптән тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрнең күләме), интенсивлыгын һәм нәтиҗәләрен билгели торган зарар (зыян) китерү куркынычы белән идарә итү нигезендә гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта контроль орган тарафыннан даими нигездә зарар (зыян) китерү куркынычын бәяләү һәм идарә итү өчен кулланыла торган белешмәләргә мониторинг (җыю, эшкәртү, анализ һәм исәпкә алу) үткәрелә.
2.2. Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда зарар (зыян) китерү куркынычы белән идарә итү максатында, контроль объектлары зарар (зыян) китерүнеңтүбәндәге куркыныч категорияләренең берсенә кертелергә мөмкин (алга таба – куркыныч категориясенә):
югары куркыныч;
уртача куркыныч;
уртачадан кимрәк куркыныч;
түбән куркыныч.
2.3. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында контроль объектларын куркыныч категорияләренә кертү критерийлары әлеге Нигезләмәнең 1 кушымтасы белән билгеләнгән.
2.4. Контроль орган тарафыннан контроль объектын куркынычның бер категориясенә кертү аның характеристикаларын расланган куркыныч критерийлары белән чагыштыру нигезендә контроль гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторы булып контроль объекты параметрларына туры килү яки алардан тайпылу тора, алар үзләре мәҗбүри таләпләрне бозу булып тормый, ләкин югары ихтимал белән мондый бозулар һәм закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычы булуын раслый.
2.5. Муниципаль контрольне гамәлгә ашыру кысаларында тикшерелә торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеге Совет карары белән раслана.
2.6. Контроль объекты билгеле бер куркыныч категориясенә кертелмәгән очракта, ул түбән куркыныч категориясенә кертелгән дип санала.
2.7. Контроль орган контроль объектының куркынычның башка категориясе критерийларына туры килүе турында яисә куркыныч критерийларын үзгәрү турында мәгълүмат кергән көннән биш эш көне эчендә контроль объектының куркыныч категориясен үзгәртү турында карар кабул итә.
III. Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда үткәрелә торган профилактик чаралар төрләре
Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль орган түбәндәге профилактик чаралар үткәрә:
1) мәгълүмат бирү
2) хокук куллану практикасын гомумиләштерү;
3) кисәтү бирү;
4) консультация бирү;
5) профилактик визит.
3.1. Мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм хокук куллану практикасын гомумиләштерү мәсьәләләре буенча контрольдәге һәм башка кызыксынган затларга мәгълүмат бирү
3.1.1. Контроль орган «Интернет» челтәрендә рәсми сайтта (алга таба – рәсми сайт), массакүләм мәгълүмат чараларында, контрольдәге затларның дәүләт мәгълүмат системаларында (булганда) һәм башка формаларда мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча контрольдәге һәм башка кызыксынган затларга түбәндәге мәгълүматларны җиткерүне гамәлгә ашыра:
1) муниципаль контрольне гамәлгә ашыруны җайга салучы норматив хокукый актлар текстлары;
2) муниципаль контрольне гамәлгә ашыруны җайга салучы норматив хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр турында, аларның үз көченә керү вакытлары һәм тәртибе турында белешмәләр;
3) үтәлешен тикшерү контроль предметы булып торган мәҗбүри таләпләрне үз эченә алган, әлеге актларның структур берәмлекләрен күрсәтеп, норматив хокукый актлар исемлеге, шулай ук мәҗбүри таләпләрне бозганда кулланыла торган җаваплылык чаралары турында мәгълүмат, гамәлдәге редакциядәге текстлар белән;
4) үз-үзеңне тикшерү өчен аларны куллануны рөхсәт итүче форматта расланган тикшерү кәгазьләре;
5) мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча белешмәлек;
6) мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары исемлеге, контроль объектларын куркыныч категорияләренә кертү тәртибе;
7) куркыныч категориясен күрсәтеп, еллык контроль чаралар планын формалаштыру кысаларында исәпкә алына торган контроль объектлары исемлеге;
8) зарар китерү куркынычларын профилактикалау программасы һәм контроль орган тарафыннан планлы контроль чаралары үткәрү планы (мондый чаралар үткәргәндә);
9) контроль орган тарафыннан контрольдәге заттан соратып алынырга мөмкин булганбелешмәләрнең тулы исемлеге;
10) мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу ысуллары турында белешмәләр;
11) контроль орган тарафыннан контрольдәге затларның намуслылыгын стимуллаштыру чараларын куллану турында белешмәләр;
12) контроль орган карарларына, аның вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр шикаять бирү тәртибе турында белешмәләр;
13) контроль органның хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләрен үз эченә алган докладлар;
14) муниципаль контроль турында докладлар;
15) үз-үзеңне тикшерү ысуллары һәм процедурасы турында мәгълүмат (булганда), шул исәптән үз-үзеңне тикшерү уздыру һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү декларациясен әзерләү буенча методик рекомендацияләр һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү декларацияләре турында контрольдәге затлар тарафыннан бирелгән мәгълүмат;
16) Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларында, муниципаль хокукый актларда һәм (яисә) зарар китерү куркынычларын профилактикалау программаларында каралган башка белешмәләр.
3.2. Хокук куллану практикасын гомумиләштерү
3.2.1. Хокук куллану практикасын гомумиләштерү контроль орган тарафыннан елга 1 тапкыр үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән:
1) контроль орган һәм аның вазыйфаи затлары тарафыннан мәҗбүри таләпләрне, муниципаль контроль турында Россия Федерациясе законнарын куллануга бертөрле карашларны тәэмин итү;
2) мәҗбүри таләпләрне типик бозуларны, күрсәтелгән бозулар барлыкка килүгә этәргеч бирүче сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны ачыклау;
3) закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар китерү очракларын анализлау, зарар (зыян) китерүнең чыганакларын һәм куркыныч факторларын ачыклау;
4) мәҗбүри таләпләрне актуальләштерү турында тәкъдимнәр әзерләү;
5) дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контроль турында Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү.
3.2.2. Тукай муниципаль районында торак контролен гамәлгә ашыруның хокук куллану практикасын гомумиләштерү үткәрелгән контроль чаралар һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүматларны җыю һәм анализлау юлы белән контроль орган тарафыннан гамәлгә ашырыла.
3.2.3. Контроль орган хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча хокук куллану практикасын гомумиләштерү нәтиҗәләрен үз эченә алган доклад әзерли.
3.2.4. Хокук куллану практикасы турында доклад Тукай муниципаль районы Башлыгы яки Башлык урынбасары тарафыннан раслана һәм, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында http:tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча «Муниципаль контроль» бүлегендә урнаштырыла.
3.3. Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү
3.3.1. Контроль орган контрольдәге затка, әзерләнә торган мәҗбүри таләпләрне бозу яки мәҗбүри таләпләрне бозу билгеләре турында белешмәләр булганда һәм (яки)мәҗбүри таләпләрне бозу закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерүе яки закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерелү куркынычы тудыруы турында расланган мәгълүматлар булмаган очракта, мәҗбүри таләпләрне (алга таба – кисәтү) бозуга юл куймау турында алдан кисәтү игълан итә һәм мәҗбүри таләпләрне үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә тәкъдим итә.
3.3.2. Алдан кисәтү Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан кулланыла торган документларның типик формалары турында» 2021 елның 31 мартындагы 151 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча төзелә.
3.3.3. Контрольдәге зат алдан кисәтүне алган көннән соң ун эш көне эчендә контроль органга алдан кисәтүгә карата каршы килү бирергә хокуклы.
3.3.4. Каршы килү үз эченә алырга тиеш:
1) каршы килү юнәлтелә торган контроль орган атамасы;
2) юридик затның исеме, шәхси эшмәкәрнең яки гражданның исеме, фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы – булганда), шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), контрольдәге затка җавап җибәрелергә тиешле электрон почта адресы (булган очракта) һәм почта адресы;
3) салым түләүченең – юридик затның, шәхси эшмәкәрнең идентификация номеры;
4) паспорт яки гражданның шәхесен таныклаучы башка документ сериясе һәм номеры;
5) алдан кисәтү датасы һәм номеры;
6) контрольдәге затның игълан ителгән алдан кисәтүләр белән килешмәвенә дәлилләр;
7) контрольдәге затның алдан кисәтүне алу датасы;
8) шәхси имза һәм дата.
3.3.5. Контроль органга каршы килү контрольдәге зат тарафыннан кәгазьдә почта җибәрелә яисә гади электрон имза яки көчәйтелгән электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, 248-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән очракларда, контроль органның алдан кисәтүдә күрсәтелгән электрон почта адресына яисә алдан кисәтүдә күрсәтелгән башка ысуллар белән җибәрелә.
3.3.6. Үз дәлилләрен раслау өсен кирәк булган очракта, контрольдәге зат каршы килүгә тиешле документларны яисә аларның таныкланган күчермәләрен терки.
3.3.7. Контроль орган алдан кисәтүгә карата каршы килүне алганнан соң унбиш эш көне эчендә карый.
3.3.8. Каршы килүне карау нәтиҗәләре буенча контроль орган түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
1) игълан ителгән алдан кисәтүне гамәлдән чыгару формасында каршы килүне канәгатьләндерә;
2) баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, каршы килүне канәгатьләндерүдән баш тарта.
3.3.9. Контроль орган контрольдәге затка, алдан кисәтүгә карата каршы килүне караган көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча, каршы килүне карау нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
3.3.10. Шул ук нигезләр буенча каршы килүне кабат җибәрү рөхсәт ителми.
3.3.11. Контроль орган мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куелмау турында игълан ителгән алдан кисәтүләрне исәпкә ала һәм тиешле мәгълүматларны башка профилактик чаралар һәм контроль чаралар үткәрү өчен куллана.
3.4. Консультация бирү
3.4.1. Контрольдәге затларга һәм аларның вәкилләренә консультация бирү муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча гамәлгә ашырыла:
1) контроль чаралар үткәрү тәртибе;
2) контроль чаралар үткәрүнең ешлыгы;
3) контроль чаралар нәтиҗәләре буенча карарлар кабул итү тәртибе;
4) контроль органы карарларына шикаять бирү тәртибе.
3.4.2. Инспекторлар контрольдәге затларга һәм аларның вәкилләренә консультацияләр бирә:
1) телефон буенча телдән аңлатмалар рәвешендә, видео-конференц-элемтә аша, шәхси кабул итүдә яисә профилактик чара, контроль чара уздыру барышында;
2) контрольдәге затларның һәм аларның вәкилләренең бертиплы мөрәҗәгатьләре буенча (10нан артык бертиплы мөрәҗәгать) рәсми сайтта контроль органның вәкаләтле вазыйфаи заты тарафыннан имзаланган язма аңлатма урнаштыру юлы белән.[1]
3.4.3. Инспекторлар тарафыннан шәхси кабул итүдә һәр мөрәҗәгать итүчегә шәхси консультация бирү 10 минуттан артмаска тиеш.
Телефон аша сөйләшү вакыты 10 минуттан артмаска тиеш.
3.4.4. Контроль орган контрольдәге затларга һәм аларның вәкилләренә телдән консультация бирү мәсьәләләре буенча язма формада мәгълүмат бирми.
3.4.5. Язма рәвештә консультация бирү контроль органның вазыйфаи заты тарафыннан түбәндәге очракларда башкарыла:
а) контрольдәге зат тарафыннан консультация бирү мәсьәләләре буенча язмача җавап бирү турында язма запрос тәкъдим ителгән;
б) консультацияләр бирү вакытында куелган сорауларга җавап бирү мөмкин түгел;
в) куелган сорауларга җавап өстәмә мәгълүмат соратып алуны таләп итә.
3.4.6. Контрольдәге зат «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән срокларда язмача җавап бирү турында запрос җибәрергә хокуклы.
3.4.7. Контроль орган үткәрелгән консультацияләр исәбен алып бара.
3.5. Профилактик визит
3.5.1. Профилактик визит инспектор тарафыннан контрольдәге затның эшчәнлек алып бару урыны буенча профилактик әңгәмә формсында яисә видео-конференц-элемтәдән файдалану юлы белән үткәрелә.
3.5.2. Инспектор түбәндәгеләргә карата мәҗбүри профилактик визит үткәрә:
1) күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыруга керешүче контрольдәге затларга, мондый эшчәнлек башланганнан соң бер елдан да соңга калмыйча (эшчәнлек башлану турында мәгълүматлар булганда);
2) югары куркыныч категориясенә кертелгән контроль объектларына, контроль объектын күрсәтелгән категориягә кертү турында карар кабул ителгән көннән алып бер елдан да соңга калмаган срокта.
3.5.3. Профилактик визитлар контрольдәге затлар белән килештерелеп үткәрелә.
3.5.4. Контроль орган контрольдәге затка профилактик визит үткәрү турында аны үткәрү датасына кадәр биш эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр җибәрә.
Контрольдәге зат, бу хакта контроль органга аны үткәрү датасына кадәр өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итеп, профилактик визит уздырудан (мәҗбүри профилактик визитны да кертеп) баш тартырга хокуклы.
3.5.5. Мәҗбүри профилактик визитны үткәрү турында хәбәрнамә язма формада яки электрон документ формасында төзелә һәм түбәндәге белешмәләрне үз эченә ала:
1) хәбәрнамәне төзү датасы, вакыты һәм урыны;
2) контроль орган исеме;
3) контрольдәге затның тулы исеме;
4) вәкаләтле вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда);
5) мәҗбүри профилактик визитның датасы, вакыты һәм урыны;
6) вәкаләтле вазыйфаи зат имзасы.
Мәҗбүри профилактик визит үткәрү турында хәбәрнамә контрольдәге зат адресына язмача формада яки электрон документ формасында җибәрелә.
Мәҗбүри профилактик визит үткәрү срогы контроль орган тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә һәм бер эш көненнән дә артмаска тиеш.
IV. Муниципаль контроль кысаларында үткәрелә торган контроль чаралар
4.1. Контроль чаралар. Гомуми сораулар
4.1.1. Муниципаль контроль түбәндәге планлы һәм планнан тыш контроль чараларын үткәрүне оештыру юлы белән контроль орган тарафыннан гамәлгә ашырыла:
инспекция визиты, документар тикшерү, күчмә тикшерү – контрольдәге затлар белән үзара бәйләнештә;
мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү, күчмә тикшерү – контрольдәге затлар белән бәйләнешсез.
4.1.2. Муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда, контрольдәге затлар белән үзара бәйләнеш булып тора:
инспектор һәм контрольдәге зат яки аның вәкиле арасында очрашулар, телефон һәм башка сөйләшүләр (турыдан-туры бәйләнеш);
документлар, башка материаллар соратып алу;
инспекторның контрольдәге зат эшчәнлеген гамәлгә ашырган урында булуы (инспекторның һәркем өчен керү мөмкинлеге булган җитештерү объектларында булу очракларыннан тыш).
4.1.3. Контрольдәге зат белән үзара бәйләнештә башкарыла торган контроль чаралар контроль орган тарафыннан түбәндәге нигезләр буенча үткәрелә:
1) контроль органда зарар (зыян) китерү яки закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычы турында белешмәләрнең булуы яисә контроль объектының мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары белән расланган параметрларга туры килүен ачыклау яки контроль объектының мондый параметрлардан читләшүе;
2) контроль чаралар үткәрү планына кертелгән контроль чаралар үткәрү сроклары җитү;
3) Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең конкрет контрольлдәге затларга карата контроль чаралар үткәрү турында күрсәтмәсе;
4) прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында контроль чара үткәрү турында прокурор таләбе;
5) мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында контроль орган карарын үтәү срогы чыгу – Федераль законның 95 статьясы 1 өлешендә билгеләнгән очракларда.
Инспекторлар тарафыннан үзара бәйләнешсез контроль чаралар контроль органның вәкаләтле вазыйфаи затлары биремнәре, контроль органның эш планындагы биремнәрне дә кертеп, шул исәптән федераль законда билгеләнгән очракларда үткәрелә.
4.1.4. Планлы һәм планнан тыш контроль чаралары, контрольдәгее затлар белән үзара бәйләнешсез үткәрелә торган чаралардан тыш, инспектор һәм контроль чарасын үткәрүгә җәлеп ителгән затлар тарафыннан түбәндәге контроль гамәлләр башкару юлы белән үткәрелә:
карау;
сораштыру;
язма аңлатма алу;
документлар таләп итү;
экспертиза.
4.1.5. Контрольдәге зат белән үзара бәйләнешне күздә тоткан контроль чара, шулай ук документар тикшерү үткәрү өчен, контроль органның вәкаләтле заты тарафыннан имзалана торган контроль орган карары кабул ителә, анда түбәндәге белешмәләр күрсәтелә:
1) карар кабул итү датасы, вакыты һәм урыны;
2) кем тарафыннан карар кабул ителгән;
3) контроль чараны үткәрү нигезләре;
4) контроль төре;
5) инспекторның (инспекторларның, шул исәптән инспекторлар төркеме җитәкчесенең), контроль чара үткәрүгә вәкаләтле затның (затларның), шулай ук контроль чараны үткәрүгә җәлеп ителгән белгечләрнең, экспертларның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда) яки мондый чараны үткәрүгә җәлеп ителгән эксперт оешманың исеме;
6) контроль чара үткәрелә торган контроль объекты;
7) контрольдәге затның эшчәнлек алып бару урыны адресы яки контроль чарасы үткәрелә торган башка контроль объектларының урнашу адресы, рейд тикшерүенә карата күрсәтелмәскә мөмкин;
8) контроль чара уздырыла торган контроль объектының мәҗбүри таләпләргә туры килүе өчен җаваплы гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булганда) яки оешманың исеме, оешма (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләр) адресы, рейд тикшерүенә карата күрсәтелмәскә мөмкин;
9) контроль чара төре;
10) контроль чара кысаларында башкарыла торган контроль гамәлләр исемлеге;
11) контроль чара предметы;
12) тикшерү кәгазьләре, әгәр аларны куллану мәҗбүри булса;
13) контроль чара үткәрү датасы, шул исәптән контрольдәге зат белән турыдан-туры бәйләнеш вакыты (контрольдәге зат белән турыдан-туры бәйләнеш срогы өлешендә рейд тикшерүенә карата күрсәтелмәскә мөмкин);
14) граждан, оешма тарафыннан бирелә торган, мәҗбүри таләпләрне үтәүне бәяләү өчен кирәк булган документлар исемлеге (контроль чара кысаларында контрольдәге зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрне үтәүне бәяләү максатында документлар бирү каралган очракта);
15) башка белешмәләр, әгәр дә ул контроль төре турында нигезләмәдә каралса.
Мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтүне үткәрүгә, күчмә тикшерүгә карата әлеге Нигезләмә пунктының беренче абзацында каралган әлеге контроль чараны уздыру турында карар кабул итү таләп ителми.
4.1.6. Контроль чаралар контроль органның контроль чаралар үткәрү турында карарында күрсәтелгән инспекторлар тарафыннан үткәрелә.
Кирәк булганда, контроль орган контроль чараларын үткәрүгә билгеләнгән тәртиптә аттестацияләнгән экспертларны, эксперт оешмаларын һәм контроль чаралар үткәрүгә җәлеп ителүче экспертлар, эксперт оешмалары реестрына кертелгән экспертларны җәлеп итә.
4.1.7. Контрольдәге зат белән үзара бәйләнешне күздә тоткан контроль чара тәмамланганнан соң, инспектор Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан кулланыла торган документларның типик формалары турында» 2021 елның 31 мартындагы 151 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча контроль чара актын (алга таба – акт) төзи.
Мондый чара үткәрү нәтиҗәләре буенча мәҗбүри таләпләрне бозу ачыкланса, актта нәкъ менә нинди мәҗбүри таләп бозылуы, аның нинди норматив хокукый акт һәм аның структур берәмлеге тарафыннан билгеләнүе күрсәтелә.
Ачыкланган бозуларны контрольдәге зат белән үзара бәйләнешне күздә тотучы контроль чара тәмамланганчы бетергән очракта, актта аны бетерү факты күрсәтелә.
4.1.8. Мәҗбүри таләпләрне бозу дәлиле булган документлар, башка материаллар актка теркәлә.
Контроль чара уздырганда тутырылган тикшерү кәгазьләре актка теркәлергә тиеш.
4.1.9. Актны рәсмиләштерү контроль чара үткәрү урыны буенча мондый чараны үткәрү көнендә башкарыла, әгәр актны рәсмиләштерүнең башка тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнмәгән булса.
4.1.10. Дәүләт, коммерция, хезмәт, закон тарафыннан саклана торган серне тәшкил иткән мәгълүматны үз эченә алган контроль чара нәтиҗәләре Россия Федерациясе законнарында каралган таләпләрне үтәп рәсмиләштерелә.
4.1.11. Контроль чара актында бәян ителгән фактлар һәм нәтиҗәләр белән килешмәгән очракта, контрольдәге зат шикаятьне әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендә каралган тәртиптә җибәрергә хокуклы.
4.2. Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча контроль орган тарафыннан күрелә торган чаралар
4.2.1. Контроль орган, контроль чара уздырганда, контрольдәге зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары ачыкланган очракта, Россия Федерациясе законнарында каралган вәкаләтләр чикләрендә бурычлы:
1) контроль чара актын рәсмиләштергәннән соң, контрольдәге затка мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында, аларны бетерүнең тиешле срокларын күрсәтеп, ләкин алты айдан да артык түгел (документар тикшерү уздырганда, күрсәтмә контрольдәге затка документар тикшерү тәмамланганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә), һәм (яки) закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерүне булдырмау чараларын, шулай ук контроль төре турында федераль законда каралган башка чаралар үткәрү турында күрсәтмә (алга таба – күрсәтмә) бирергә;
2) закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерүне булдырмау яисә аны туктату буенча кичекмәстән Россия Федерациясе законнарында каралган чараларны күрергә, хәтта биналарны, төзелмәләрне, корылмаларны, бүлмәләрне, җиһазларны, транспорт чараларын һәм башка шундый объектларны эксплуатацияләүне (файдалануны) тыю турында һәм әгәр контроль чара үткәргәндә контроль объектына ия булган һәм (яки) аннан файдаланучы гражданнар, оешмаларның эшчәнлеге, аларның биналарны, төзелмәләрне, корылмаларны, бүлмәләрне, җиһазларны, транспорт чараларын һәм башка шундый объектларны эксплуатацияләү (файдалану), алар тарафыннан җитештерелә һәм сатыла торган товарлар, башкарыла торган эшләр, күрсәтелә торган хезмәтләр закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерүнең турыдан-туры куркынычын тудыруы яки шундый зыян (зыян) китерелгәне ачыкланган очракта, гражданнарга, оешмаларга закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычы булу һәм аны булдырмау ысуллары турында теләсә нинди үтемле ысул белән мәгълүмат җиткерү хакында таләп белән судка мөрәҗәгать итәргә;
3) контроль чара барышында җинаять яки административ хокук бозу билгеләре ачыкланганда, тиешле мәгълүматны үз компетенциясе нигезендә дәүләт органына җибәрергә;
4) ачыкланган мәҗбүри таләпләр бозуны бетерүне контрольдә тоту, мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерүне булдырмау буенча чаралар күрү, күрсәтмәне билгеләнгән срокта үтәмәгән очракта, аның үтәлешен тәэмин итү буенча чаралар күрергә, әгәр мондый чара законнарда каралган булса, күрсәтмәне мәҗбүри үтәү турында таләп белән судка мөрәҗәгать итәргә;
5) мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча рекомендацияләр бирү, закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалауга юнәлтелгән башка чаралар үткәрү турында мәсьәләне карарга.
4.2.2. Контрольдәге зат күрсәтмәнең үтәлү срогы чыкканчы,мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерүне раслаучы документлар һәм белешмәләр теркәп, күрсәтмәнең үтәлеше турында контроль органга хәбәр итә.
4.2.3. Контрольдәге зат тарафыннан әлеге Нигезләмәнең 4.2.1 пункты 1 пунктчасы нигезендә кабул ителгән карарның үтәлү срогы чыккач, яисә контрольдәге зат тарафыннан әлеге срок чыкканчы күрсәтелгән карар белән билгеләнгән документларны һәм белешмәләрне тапшырганда, яисә мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү кысаларында (куркынычсызлык мониторингы) мәгълүмат алынган очракта, контроль орган карарның үтәлешен тапшырылган документлар һәм белешмәләр, алынган мәгълүмат нигезендә бәяли.
4.2.4. Контрольдәге зат күрсәтмәне үтәгән очракта, контроль орган контрольдәге затка күрсәтмәнең үтәлеше турында хәбәрнамә җибәрә.
4.2.5. Күрсәтелгән документлар һәм белешмәләр контрольдәге зат тарафыннан тапшырылмаса яки алар нигезендә яисә мәҗбүри таләпләрне үтәүне күзәтү кысаларында (куркынычсызлык мониторингы) алынган мәгълүмат нигезендә карарның үтәлеше турында нәтиҗә ясау мөмкин булмаса, контроль орган әлеге карар үтәлешен инспекция визиты яисә документар тикшерү юлы белән бәяли.
Күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарның үтәлешенә бәя бирелгән очракта, күчмә тикшерү үткәрергә рөхсәт ителә.
4.2.6. Әлеге Нигезләмәнең 4.2.5 пунктында каралган контроль чараны үткәрү нәтиҗәләре буенча карарның үтәлмәве яки тиешенчә үтәлмәве контроль орган тарафыннан ачыкланган очракта, ул әлеге Нигезләмәнең 4.2.1 пункты 1 пунктчасында каралган карарны, аны үтәүнең яңа срокларын күрсәтеп, янә контрольдәге затка тапшыра.
Күрсәтмәне билгеләнгән срокта үтәмәгән очракта, контроль орган, күрсәтмәне мәҗбүри үтәү турында таләп белән судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр, аның үтәлешен тәэмин итү буенча чаралар күрә.
Контроль орган карарының үтәлеше турында мәгълүмат тулы күләмдә контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестрына кертелә.
4.3. Планлы контроль чаралар
4.3.1. Планлы контроль чаралар чираттагы календарь елына контроль орган тарафыннан төзелә торган һәм прокуратура органнары белән килештерелергә тиешле планлы контроль чаралар планы (алга таба – еллык чаралар планы) нигезендә үткәрелә.
4.3.2. Куркынычның аерым категорияләренә кертелгән контроль объектларына карата планлы контроль чаралар үткәрү төрләре, ешлыгы зарар (зыян) китерү куркынычына туры китереп билгеләнә.
4.3.3. Контроль орган планлы контроль чараларның түбәндәге төрләрен үткәрергә мөмкин:
инспекция визиты;
документар тикшерү;
күчмә тикшерү.
4.3.4. Контроль объектларга карата планлы контроль чаралар түбәндәге ешлык белән үткәрелә:
югары куркыныч категориясе өчен – 2 елга бер тапкыр;
уртача куркыныч категориясе өчен – 3 елга бер тапкыр;
уртачадан кимрәк куркыныч категориясе өчен – 5 елга бер тапкыр;
Түбән куркыныч категориясенә кертелгән контроль объектына карата планлы контроль чаралар үткәрелми.
4.3.5. Гражданнар тарафыннан файдаланылган торак урыннарына карата муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда, планлы контроль чаралар үткәрелми.
4.4. Планнан тыш контроль чаралар
4.4.1. Планнан тыш контроль чаралар документар һәм күчмә тикшерүләр, инспекция визиты, мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү, күчмә тикшерү рәвешендә үткәрелә.
4.4.2. Планнан тыш контроль чарасын үткәрү турында карар мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторларын исәпкә алып кабул ителә.
4.4.3. Планнан тыш контроль чаралар, үзара бәйләнешсез планнан тыш контроль чаралардан тыш, түбәндәге нигезләр буенча үткәрелә:
1) контроль органда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү яки зарар (зыян) китерү куркынычы турында белешмәләрнең булуы яисә контроль объектының мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары белән расланган параметрларга туры килүен ачыклау яки контроль объектының мондый параметрлардан тайпылуы;
2) контроль чаралар үткәрү планына кертелгән контроль чаралар үткәрү сроклары җитү;
3) Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең конкрет контрольдәге затларга карата контроль чаралар үткәрү турында күрсәтмәсе;
4) прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында контроль чара үткәрү турында прокурор таләбе;
5) мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында контроль орган карарын үтәү срогы чыгу (Федераль законның 95 статьясы 1 өлешендә билгеләнгән очракларда);
6) тикшерү программасында күрсәтелгән вакыйга башланганда, әгәр контроль төр турында федераль закон белән контроль чараларның тикшерүләр программасы нигезендә үткәрелүе билгеләнсә.
4.4.4. Планнан тыш контроль чара прокуратура органнары белән килештерелгәннән соң гына үткәрелергә мөмкин булса, әлеге чара мондый килештерүдән соң үткәрелә.
4.5. Документар тикшерү
4.5.1. Документар тикшерү дигәндә контроль органның урнашу урыны буенча үткәрелә торган контроль чара аңлашыла һәм аның предметы булып контрольдәге затларның оештыру-хокукый формасын, хокукларын һәм бурычларын билгели торган документларындагы белешмәләр, шулай ук аларның эшчәнлеген тормышка ашырганда кулланыла торган һәм контроль органның мәҗбүри таләпләрен һәм карарларын үтәү белән бәйле документлар тора.
4.5.2. Контроль орган карамагында булган документларда булган белешмәләрнең дөреслеге нигезле шик тудыра яисә бу белешмәләр контрольдәге зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләргә мөмкинлек бирми икән, контроль орган контрольдәге зат адресына документар тикшерү барышында карау өчен кирәкле башка документларны тапшыру таләбен җибәрә.
Әлеге таләп алынганнан соң ун эш көне эчендә контрольдәге зат таләптә күрсәтелгән документларны контроль органга җибәрергә тиеш.
4.5.3. Документар тикшерү үткәрү вакыты ун эш көненнән дә артмаска тиеш.
Күрсәтелгән срокка түбәндәге чор керми:
1) контроль орган тарафыннан контрольдәге заткадокументар тикшерү барышында карау өчен кирәкле документларны тапшыру таләбен җибәргәннән соң, таләптә күрсәтелгән документларны контроль органга тапшырган вакытка кадәрге чор;
2) контрольдәге затка контроль орган мәгълүматын җибәргән вакыттан соңгы чор:
контрольдәге зат биргән документларда хаталар һәм (яки) каршылыклар ачыклану турында;
бирелгән документлардагы белешмәләрнең контроль органда булган һәм (яки) муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда алынган документлардагы белешмәләргә туры килмәве турында һәм күрсәтелгән аңлатмаларны контроль органга тапшырганчы, кирәкле аңлатмаларны язма рәвештә тапшыру таләбе.
4.5.4. Документар тикшерү барышында рөхсәт ителгән контроль гамәлләр исемлеге:
1) документлар таләп итү;
2) язма аңлатма алу;
3) экспертиза.
4.5.5. Контроль чара үткәрү барышында инспектор контрольдәге затка тиешле һәм (яки) контрольдәге зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләүне уздыру өчен әһәмиятле булган документларны һәм (яки) аларның күчермәләрен, шул исәптән фото, аудио- һәм видеоязмал, мәгълүмат базалары, мәгълүмат банклары материалларын, шулай ук мәгълүмат туплагычларны бирү турында таләпне тапшырырга (җибәрергә) хокуклы.
Контрольдәге зат документларны тапшыру турында таләптә күрсәтелгән срокта таләп ителгән документларны контроль органга җибәрә яисә кичекмәстән язма формадагы үтенечнамә белән, сәбәпләрен һәм таләп ителгән документларны тапшыра алу срогын күрсәтеп, документларны билгеләнгән срокта тапшыру мөмкинлеге булмавы турында инспекторга хәбәр итә.
Фото, аудио- һәм видеоязма материалларына, мәгълүмат базаларына, мәгълүмат банкларына, шулай ук мәгълүмат туплагычларына керү өчен, документар тикшерү уздыру срогына контроль чараларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны карау һәм эзләү хокуклары белән логин һәм пароль бирелә.
4.5.6. Язма аңлатмалар инспектор тарафыннан контрольдәге заттан яки аның вәкиленнән, шаһитлардан соратып алынырга мөмкин.
Күрсәтелгән затлар инспекторга, тикшерү тәмамланырга ике эш көненнән дә соңга, калмыйча ирекле формада язма аңлатмалар бирә.
Язма аңлатмалар ирекле формада язма документ төзү юлы белән рәсмиләштерелә.
Инспектор контрольдәге вазыйфаи затлар яки оешма хезмәткәрләре, аларның вәкилләре, шаһитлар сүзләреннән язмача аңлатмалар төзергә хокуклы. Бу очракта күрсәтелгән затлар аңлатмалар белән танышалар, кирәк булганда текстны тулыландыралар, аларның сүзләреннән инспекторның дөрес язуы турында билге куялар һәм аны төзү датасын һәм урынын күрсәтеп, документка кул куялар.
4.5.7. Экспертиза контроль орган кушуы буенча эксперт яки эксперт оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Экспертиза турыдан-туры контроль чара үткәрү барышында контрольдәге затның (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләр) урнашу (эшчәнлек алып бару) урыны буенча да, шулай ук эксперт яки эксперт оешмасы эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча да үткәрелергә мөмкин.
Экспертизаны гамәлгә ашыру вакыты экспертиза төренә бәйле һәм контроль орган һәм эксперт яки эксперт оешмасы арасындагы килешү буенча һәр конкрет очракта аерым билгеләнә.
Экспертиза нәтиҗәләре эксперт бәяләмәсе белән рәсмиләштерелә.
4.5.8. Актны рәсмиләштерү документар тикшерү тәмамланган көнне контроль органның урнашу урыны буенча башкарыла.
4.5.9. Акт контроль орган тарафыннан контрольдәге затка, Федераль законның 21 статьясында каралган тәртиптә, документар тикшерү тәмамланганнан соң, биш эш көненнән дә соңга калмыйча җибәрелә.
4.5.10. Планнан тыш документар тикшерү прокуратура органнары белән килештерелмичә үткәрелә.
4.6. Күчмә тикшерү
4.6.1. Күчмә тикшерү контрольдәге затның (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләр яки контроль объектларының) урнашу (эшчәнлек алып бару) урыны буенча үткәрелә.
Күчмә тикшерү дистанцион хезмәттәшлек чараларын кулланып, шул исәптән аудио- яки видеоэлемтә ярдәмендә үткәрелергә мөмкин.
4.6.2. Күчмә тикшерү түбәндәгеләр мөмкин булмаган очракта үткәрелә:
1) контроль органы карамагында булган яки ул соратып алган документларда һәм контрольдәге затның аңлатмаларында булган белешмәләрнең тулылыгы һәм дөреслеге белән танышырга;
2) контрольдәге затның һәм (яки) аныкы булган һәм (яки) ул кулланган контроль объектларының мәҗбүри таләпләргә туры килүен әлеге Нигезләмәнең 4.6.1 пунктында күрсәтелгән урынга чыкмыйча гына һәм контроль чараларының башка төре кысаларында каралган кирәкле контроль гамәлләр кылмыйча бәяләргә.
4.6.3. Планнан тыш күчмә тикшерү бары тик прокуратура органнары белән килештерелеп, түбәндәге нигезләр буенча үткәрелергә мөмкин:
1) контроль органда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү яки зарар (зыян) китерү куркынычы турында белешмәләрнең булуы яисә контроль объектының мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары белән расланган параметрларга туры килүен ачыклау яки контроль объектының мондый параметрлардан тайпылуы;
2) контроль чаралар үткәрү планына кертелгән контроль (күзәтчелек) чаралар үткәрү сроклары җитү;
3) Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең конкрет контрольдәге затларга карата контроль чаралар үткәрү турында күрсәтмәсе;
4) прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында контроль чара үткәрү турында прокурор таләбе;
5) ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында контроль орган карарын үтәү срогы чыгу (Федераль законның 95 статьясы 1 өлешендә билгеләнгән очракларда);
6) тикшерү программасында күрсәтелгән вакыйга башланганда, әгәр контроль төр турында федераль закон белән контроль чараларның тикшерүләр программасы нигезендә үткәрелүе билгеләнсә;
7) закон белән саклана торган кыйммәтләргә турыдан-туры зарар китерү турында мәгълүматлар алганда.
4.6.4. Контроль орган контрольдәге затка күчмә тикшерү үткәрү турында, ул башланганчыга кадәр егерме дүрт сәгатьтән дә соңга калмыйча, күчмә тикшерүне үткәрү турында карар күчермәләрен контрольдәге затка җибәрү юлы белән хәбәр итә.
4.6.5. Инспектор күчмә тикшерү уздырганда контрольдәге затка (аның вәкиленә) хезмәт таныклыгын, күчмә тикшерү үткәрү турында карар күчермәсен күрсәтә, шулай ук контроль чараларның бердәм реестрындагы хисап номерын хәбәр итә.
4.6.6. Күчмә тикшерүне үткәрү срогы ун эш көненнән дә артмый.
Бер кече эшмәкәрлек субъектына карата күчмә тикшерү барышында үзара бәйләнешең гомуми вакыты кече предприятие өчен илле сәгатьтән һәм микропредприятиеләр өчен унбиш сәгатьтән артмаска тиеш.
4.6.7. Күчмә тикшерү барышында рөхсәт ителгән контроль гамәлләр исемлеге:
1) карау;
2) сораштыру;
3) документлар таләп итү;
4) язма аңлатма алу;
5) экспертиза.
4.6.8. Карау инспектор тарафыннан контрольдәге зат һәм (яки) аның вәкиле барында, видеоязманы мәҗбүри кулланып башкарыла.
Карау нәтиҗәләре буенча карау беркетмәсе төзелә.
4.6.9. Сораштыру дигәндә инспекторның контрольдәге заттан яки аның вәкиленнән һәм мондый мәгълүмат булган башка затлардан телдән мәгълүмат алуыннан торган, контрольдәге зат тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен бәяләүне уздыру өчен әһәмиятле контроль гамәл аңлашыла.
Сораштыру нәтиҗәләре сораштыру беркетмәсендә теркәлә, ул сораштырылган зат тарафыннан бирелгән белешмәләрнең дөреслеген раслап имзалана, шулай ук, әгәр алынган белешмәләр контроль чара өчен әһәмияткә ия булса, контроль чара актында теркәлә.
4.6.10. Мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары ачыкланган очракта, карау, сораштыру үткәргәндә, инспектор мәҗбүри таләпләрне бозуның дәлилләрен теркәү өчен фотога төшерү, аудио- һәм видеоязма, дәлилләрне теркәүнең башка алымнарын кулланырга хокуклы.
Фотога төшерү ярдәмендә мәҗбүри таләпләрне бозуның дәлилләрен теркәгәндә, һәр ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуның икедән дә ким булмаган сурәте ясала.
Фотога төшерүне һәм видеоязмаларны мәҗбүри таләпләрне бозуның дәлилләрен теркәү өчен куллану дәүләт серен саклау турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.
4.6.11. Контрольдәге зат тарафыннан таләп ителгән документларны, язмача аңлатмаларны бирү, экспертиза үткәрү әлеге Нигезләмәнең 4.5.5, 4.5.6 һәм 4.5.7 пунктлары нигезендә башкарыла.
4.6.12. Күчмә тикшерү тәмамланганнан соң, инспектор күчмә тикшерү актын төзи.
Фотога төшерү, аудио- һәм видеоязма үткәрү турында мәгълүмат тикшерү актында чагылдырыла.
Дистанцион хезмәттәшлек чараларыннан файдаланып, шул исәптән аудио- яки видеоэлемтә аша күчмә тикшерү үткәрелгән очракта, актны рәсмиләштергәндә, Нигезләмәмнең әлеге пукты икенче абзацы белән билгеләнгән нигезләмә кулланылмый.
4.6.13. Контрольдәге затның тору (эшчәнлек алып бару) урыны буенча булмавы сәбәпле, яисә контрольдәге затның эшчәнлеген фактта башкармавына бәйле рәвештә, яисәконтрольдәге затның күчмә тикшерүне үткәрү яисә тәмамлау мөмкин булмауга китергән башка гамәлләре (гамәл кылмавы) белән бәйле рәвештә күчмә тикшерүне үткәрү мөмкин булмаган очракта, инспектор, сәбәпләрен күрсәтеп, күчмә тикшерү үткәрү мөмкин булмау турында акт төзи һәм контрольдәге затка Федераль законның 21 статьясы 4 һәм 5 өлешләрендә каралган тәртиптә контроль чаралар үткәрү мөмкин булмау турында хәбәр итә.
Бу очракта инспектор күчмә тикшерү уздыруның күрсәтелгән чоры кысаларында, күчмә тикшерү тәмамланганчы, теләсә кайсы вакытта контроль гамәлләр кылырга хокуклы.
4.6.14. Контрольдәге зат булган шәхси эшмәкәр, гражданин контроль органга түбәндәге очракларда контроль чаралар үткәргәндә булмау турында мәгълүмат бирергә хокуклы:
1) вакытлыча эшкә сәләтсезлек;
2) судлар, хокук саклау органнары, хәрби комиссариатлар чакыруы (хәбәрнамәләр, повесткалар) буенча барырга кирәк булганда;
3) Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә контроль чаралар үткәргәндә булу мөмкинлеген юкка чыгара торган чикләү чаралары сайлану;
4) хезмәт командировкасында булу.
Мәгълүмат кергәндә, контроль чаралар үткәрү контроль орган тарафыннан шәхси эшмәкәр һәм гражданинның әлеге мөрәҗәгатенә сәбәп булган хәлләрне бетерү өчен кирәкле вакытка күчерелә.
4.7. Инспекция визиты
4.7.1. Инспекция визиты контрольдәге затның (аның филиаллары, вәкиллекләре, аерымланган структур бүлекчәләр) яки контроль объектының урнашу (эшчәнлек алып бару) урыны буенча үткәрелә.
Инспекция визиты контролдәге затка һәм производство объекты милекчесенә алдан хәбәр итмичә үткәрелә.
Контрольдәге затлар яки аларның вәкилләре инспекторның биналарга, корылмаларга, бүлмәләргә тоткарлыксыз керә алуын тәэмин итәргә тиеш.
Инспекция визитын үткәрү вакыты бер эшчәнлек башкару урынында яки бер производство объектында (территориядә) бер эш көненнән дә артмаска тиеш.
4.7.2. Инспекция визиты барышында рөхсәт ителгән контроль гамәлләр исемлеге:
б) сораштыру;
в) язма аңлатма алу;
г) мәҗбүри таләпләр нигезендә контрольдәге затның (аның филиалларының, вәкиллекләренең, аерымланган структур бүлекчәләрнең) яисә контроль объектының урнашу (эшчәнлек алып бару) урынында булырга тиеш булган документларны таләп итү.
Инспекция визиты дистанцион хезмәттәшлек чараларын кулланып, шул исәптән аудио- яки видеоэлемтә ярдәмендә үткәрелергә мөмкин.
4.7.3. Планнан тыш инспекция визиты бары тик прокуратура органнары белән килештерелеп, түбәндәге нигезләр буенча үткәрелергә мөмкин:
1) закон белән саклана торган кыйммәтләргә контроль органда зарар (зыян) китерү яки зарар (зыян) китерү куркынычы турында белешмәләрнең булуы яисә контроль объектының мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары белән расланган параметрларга туры килүен ачыклау яки контроль объектының мондый параметрлардан тайпылуы;
2) контроль чаралар үткәрү планына кертелгән контроль чаралар үткәрү сроклары җитү;
3) Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең конкрет контрольдәге затларга карата контроль чаралар үткәрү турында күрсәтмәсе;
4) прокуратура органнарына кергән материаллар һәм мөрәҗәгатьләр буенча законнарның үтәлешенә, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең үтәлешенә күзәтчелек итү кысаларында контроль чара үткәрү турында прокурор таләбе;
5) ачыкланган мәҗбүри таләпләрне бозуны бетерү турында контроль орган карарын үтәү срогы чыгу (Федераль законның 95 статьясы 1 өлешендә билгеләнгән очракларда);
6) тикшерү программасында күрсәтелгән вакыйга башланганда, әгәр контроль төр турында федераль закон белән контроль чараларның тикшерүләр программасы нигезендә үткәрелүе билгеләнсә.
7) закон белән саклана торган кыйммәтләргә турыдан-турыдан зарар китерү турында мәгълүматлар алганда.
4.7.9. Әлеге Нигезләмәнең 4.7.2 пунктында каралган контроль гамәлләр әлеге Нигезләмәнең 4.5.5, 4.5.6, 4.6.8 - 4.6.10 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
4.8. Мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү (куркынычсызлык мониторингы)
4.8.1. Контроль орган мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәткәндә (куркынычсызлык мониторингы), контроль объектлары турында контроль органда булган мәгълүматларны, шул исәптән ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек барышында керә, мәҗбүри таләпләрне үтәү кысаларында контрольдәге затлар тарафыннан бирелә торган мәгълүматларны, шулай ук дәүләт мәгълүмат системаларында булган мәгълүматларны, «Интернет» челтәрендәге мәгълүматларны, башка һәркем алырга мөмкин булган мәгълүматларны, шулай ук фото һәм кино төшерү, видеоязма функцияләре булган, автоматик режимда эшләүче хокук бозуларны теркәү техник чараларыннан файдаланып алынган мәгълүматларны җыя, анализлый.
4.8.2. Әгәр мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү (куркынычсызлык мониторингы) барышында закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү яки зарар (зыян) китерү куркынычы барлыкка килү фактлары, мәҗбүри таләпләрне бозу, мәҗбүри таләпләрне бозуга әзерләнү яки мәҗбүри таләпләрне бозу билгеләре турында мәгълүматлар ачыкланса, контроль орган тарафыннан планнан тыш контроль чарасын үткәрү турында түбәндәге карарлар кабул ителергә мөмкин:
закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү турында яки зарар (зыян) китерү куркынычы турында мәгълүматларның дөреслеге расланганда, яисә контрольдәге затның эшчәнлек параметрларын билгеләгәндә, мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычының расланган индикаторлары нигезендә аларның туры килүе яки алардан тайпылуы контроль чара үткәрү өчен нигез булып тора, - контроль чара үткәрү турында дәлилләнгән күрсәтмә;
закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү турында яки зарар (зыян) китерү куркынычы турында мәгълүматларның дөреслеге расланмаганда, шулай ук контрольдәге затның эшчәнлек параметрларын билгеләү мөмкин булмаганда, мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычының расланган индикаторлары нигезендә аларның туры килүе яки алардан тайпылуы контроль чара үткәрү өчен нигез булып тора, - мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүне җибәрү турында дәлилләнгән күрсәтмә;
гражданинның шәхесен, оешма вәкиленең вәкаләтләрен раслау мөмкин булмаганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү турында яки зарар (зыян) китерү куркынычы турында мәгълүматларның дөрес булмавы ачыкланганда - контроль чарасы үткәрү өчен нигез булмау турында дәлилләнгән күрсәтмә.
2) кисәтү игълан итү турында карар;
3) ачыкланган бозуларны бетерү турында Федераль законның 90 статьясы 2 өлеше 1 пунктында каралган тәртиптә күрсәтмә бирү турында карар.
4) Федераль законның 90 статьясы 3 өлеше нигезендә контроль төре турында федераль законда, Россия Федерациясе субъектының контроль төре турында законында беркетелгән карар.
4.9. Күчмә тикшерү
4.9.1. Күчмә тикшерү мәҗбүри таләпләрнең контрольдәге затлар тарафыннан үтәлешен бәяләү максатында үткәрелә.
4.9.2. Күчмә тикшерү оешманың (аның филиалларының, вәкиллекләренең, аерым структур бүлекчәләрнең) урнашкан (эшчәнлек алып бару) урыны, гражданинның эшчәнлек алып бару урыны, контроль объектының урнашу урыны буенча үткәрелергә мөмкин, шул ук вакытта контрольдәге зат белән бәйләнешрөхсәт ителми.
Ачык производство объектларында (чикләнмәгән затлар даирәсе керә ала) күчмә тикшерү барышында карау уздырылырга мөмкин.
4.9.3. Күчмә тикшерү контрольдәге затка хәбәр итмичәүткәрелә.
Бер объектта (бер-берсенә якын урнашкан берничә объектта) күчмә тикшерү уздыру вакыты бер эш көненнән дә артмаска тиеш.
4.9.4. Күчмә тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге Нигезләмәнең 4.2.1 пункты 1 һәм 2 пунктчаларында каралган карарлар кабул ителә алмый.
Муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру кысаларында контроль объектларын куркынычлык категорияләренә кертү критерийлары
1. Контроль объектларын куркынычның билгеле бер категориясенә кертү куркыныч күрсәткече зурлыгына бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла:
куркыныч күрсәткеченең зурлыгы 6 дан артык булганда, контроль объекты югары куркыныч категориясенә керә;
куркыныч күрсәткеченең зурлыгы 4 тән 6 га кадәр – уртача куркыныч катеориясе;
куркыныч күрсәткеченең зурлыгы 2 дән 3 кә кадәр – уртачадан кимрәк куркыныч катеориясе;
куркыныч күрсәткеченең зурлыгы 0 дән 1 гә кадәр – түбән куркыныч катеориясе.
2. Куркыныч күрсәткече түбәндәге формула буенча исәпләнә:
К = 2 x V1 + V2 + 2 x V3, биредә:
К - куркыныч күрсәткече;
V1 - контроль объектын билгеле бер куркыныч категориясенә кертү турында карар (алга таба – эшчәнлекне куркыныч категориясенә кертү турында карар) кабул ителгән ел алдыннан килгән ике календарь ел өчен контроль орган тарафыннан Административ хокук бозулар турында төзелгән беркетмәләр буенча чыгарылган, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.4.1 статьясында каралган административ хокук бозу кылган өчен контрольдәге затка (аның вазыйфаи затларына) административ җәза билгеләү хакында законлы көченә кергән карарлар саны;
V2 - контроль объектын куркыныч категориясенә кертү турында карар кабул ителгән ел алдыннан килгән ике календарь ел өчен контроль орган тарафыннан Административ хокук бозулар турында төзелгән беркетмәләр буенча чыгарылган, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.21-7.23 статьяларында, 9.16 статьясы 4 һәм 5 пунктларында, 19.7 статьясында каралган административ хокук бозу кылган өчен контрольдәге затка (аның вазыйфаи затларына) административ җәза билгеләү хакында законлы көченә кергән карарлар саны;
V3 - контроль объектын куркыныч категориясенә кертү турында карар кабул ителгән ел алдыннан килгән ике календарь ел өчен контроль орган тарафыннан Административ хокук бозулар турында төзелгән беркетмәләр буенча чыгарылган, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 статьясы 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кылган өчен контрольдәге затка (аның вазыйфаи затларына) административ җәза билгеләү хакында законлы көченә кергән карарлар саны.
Муниципаль торак контролен гамәлгә ашырганда контроль чаралар үткәрү өчен нигез буларак кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары
1. Контроль органга контрольдәге зат эшчәнлегендә түбәндәгеләргә карата мәҗбүри таләпләрдән бер генә булса да тайпылу турында күпфатирлы йортта биналар милекчеләре булган гражданнан яисә оешмадан, күпфатирлы йортта биналардан файдаланучылар булган гражданнардан мөрәҗәгать, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүмат керү:
а) күпфатирлы йортта торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерү тәртибенә;
б) күпфатирлы йортта биналарны яңадан планлаштыру һәм (яки) үзгәртеп коруны гамәлгә ашыру тәртибенә;
в) күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә;
г) күпфатирлы йортларда инвалидлар өчен биналарга керү мөмкинлеген тәэмин итүгә;
д) күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы юридик затларның авария-диспетчерлык хезмәтен гамәлгә ашыру өлешендә;
е) йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә.
Әлеге индикаторның булуы закон белән саклана торган кыйммәтләргә турыдан-туры зарар (зыян) китерү янавын күрсәтә һәм «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 66 статьясы 12 өлеше нигезендә кичекмәстән планнан тыш контроль чара үткәрү өчен нигез булып тора.
2. Контроль органга Россия Федерациясе Торак кодексының 20 статьясы 1 өлешендә билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу фактлары турында күпфатирлы йортта биналар милекчеләре булган гражданнан яисә оешмадан, күпфатирлы йортта биналардан файдаланучылар булган гражданнардан мөрәҗәгать, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүмат керү, әлеге типлаштырылган индикаторларның 1 пунктында күрсәтелгән мөрәҗәгатьләрдән һәм 248-ФЗ номерлы Федераль законның 66 статьясы 12 өлеше нигезендә планнан тыш контроль чара уздыру өчен нигез булган мөрәҗәгатьләрдән тыш, әлеге мөрәҗәгать, мәгълүмат кергәнче бер ел дәвамында контрольдәге затка шундый ук мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан ителгән очракта.
3. Шундый ук алдагы чор һәм (яки) алдагы календарь елның шул ук чоры белән чагыштырганда, вакыт берәмлеге (ай, алты ай, 12 ай) өчен Россия Федерациясе Торак кодексының 20 статьясы 1 өлешендә билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозу фактлары турында контроль орган адресына килгән күпфатирлы йортта биналар милекчеләре булган гражданнардан яисә оешмалардан, күпфатирлы йортта биналардан файдаланучылар булган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүмат санының ике тапкырга һәм аннан да күбрәк артуы.
4. Өч ай дәвамында күпфатирлы йортта биналар милекчеләре булган гражданнардан яисә оешмалардан, күпфатирлы йортта биналардан файдаланучылар булган гражданнардан алынган белешмәләрнең (мәгълүматларныӊ), дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүматның һәм дәүләт торак-коммуналь хуҗалык мәгълүмат системасында контрольдәге зат тарафыннан урнаштырылган мәгълүматның биш туры килмәү очрагын ачыклау.
Муниципаль торак контроленең индикатив күрсәткечләре исемлеге
1) хисап чоры өчен үткәрелгән планлы контроль чаралар саны;
2) хисап чоры өчен үткәрелгән планнан тыш контроль чаралар саны;
3) хисап чорында контроль объектының мәҗбүри таләпләрне бозу куркынычы индикаторлары белән расланган параметрларга туры килүен яки контроль объектының мондый параметрлардан тайпылуын ачыклау нигезендә үткәрелгән планнан тыш контроль чаралар саны, хисап чоры өчен;
4) хисап чоры өчен үзара бәйләнештә үткәрелгән контроль чараларның гомуми саны;
5) хисап чоры өчен үзара бәйләнештә үткәрелгән һәр төр буенча контроль чаралар саны;
6) хисап чоры өчен дистанцион хезмәттәшлек чараларын кулланып үткәрелгән контроль чаралар саны;
7) хисап чоры өчен үткәрелгән мәҗбүри профилактик визитлар саны;
8) хисап чоры өчен игълан ителгән мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр саны;
9) хисап чоры өчен мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары ачыкланган контроль чаралар саны;
10) хисап чоры өчен административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган контроль чаралар саны;
11) хисап чоры өчен контроль чаралар нәтиҗәләре буенча салынган административ штрафлар суммасы;
12) хисап чоры өчен контроль чаралар үткәрүне килештерү турында прокуратура органнарына җибәрелгән гаризалар саны;
13) хисап чорында контроль чаралар үткәрүне килештерү турында прокуратура органнарына җибәрелгән, прокуратура органнары килештерүдән баш тарткан гаризалар саны;
14) хисап чоры ахырына исәпкә алынган контроль объектларының гомуми саны;
15) куркыныч категорияләренә кертелгән, контроль объектларының һәр категориясе буенча хисап чоры ахырына исәпкә алынган контроль объектлары саны;
16) хисап чоры ахырына исәпкә алынган контрольдәге затларның саны;
17) хисап чоры өчен контроль чаралар үткәрелгән исәпкә алынган контрольдәге затлар саны;
18) хисап чоры өчен контроль орган тарафыннан карау срогы бозылган шикаятьләр саны;
19) хисап чоры өчен контроль органнар вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) дәгъва белдерү турында суд тәртибендә җибәрелгән гаризалары саны;
20) хисап чоры өчен контроль органнар вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) дәгъва белдерү турында суд тәртибендә җибәрелгән, алар буенча белдерелгән таләпләрне канәгатьләндерү турында карар кабул ителгән гаризалар саны;
21) хисап чоры өчен дәүләт контролен оештыруга һәм гамәлгә ашыруга карата таләпләрне тупас бозып үткәрелгән һәм аларның нәтиҗәләре дөрес түгел дип танылган һәм (яки) юкка чыгарылган контроль чаралар саны.