КАРАР 14.12. 2021 ел   №15/8 Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына, җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү буенча «юл картасы» чаралары планын раслау, әлеге объектларны җайга салына торган оешмаларга концессиягә тапшыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

                     14.12. 2021 ел                                                                    №15/8

 

Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына, җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү буенча «юл картасы» чаралары планын раслау, әлеге объектларны җайга салына торган оешмаларга концессиягә тапшыру турында

 

 

«Концессион килешүләр турында» 2005 елның 21 июлендәге 115-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2014 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә,  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 22 июнендәге ЛХ-26/2693/2020 номерлы хатын үтәү йөзеннән, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районында су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә коммуналь инфраструктура системаларына, җылылык белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү буенча «юл картасы» чаралары планын раслау, әлеге объектларны җайга салына торган оешмаларга концессиягә тапшыру буенча «юл картасы» чаралар планын 1, 2 кушымталар нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru),  шулай ук районның рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                                Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 4.39 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International