КАРАР «26» январь 2022 ел   № 17/1 Тукай муниципаль районында икътисад һәм социаль өлкә тармакларында цифрлы трансформация кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«26» январь 2022 ел                                                                            № 17/1

 

 

Тукай муниципаль районында икътисад һәм социаль өлкә тармакларында цифрлы трансформация кертү турында

 

 

«Тукай муниципаль районында икътисад һәм социаль өлкә тармакларында цифрлы трансформация кертү турында» чыгышны тыӊлап фикер алышканнан соӊ, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районында икътисад һәм социаль өлкә тармакларында цифрлы трансформация кертү турында» мәгълүматны исәпкә алырга.

2. Район Башкарма комитетына:

- район халкына муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирергә, аңлату эшләре алып барырга;

- автоматлаштырылган эш урыны ярдәмендә хезмәт күрсәтү буенча эзлекле эш алып барырга.

3. Район предприятиеләренә, оешмаларына цифрлы технологияләр кертү буенча анализ үткәрергә тәкъдим итәргә.

4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә район оешмаларында, учреждениеләрендә цифрлы технологияләрне кертүнең уңай мисалларын даими яктыртуны тәкъдим итәргә.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,  

Совет рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

                                                                                                                                             

 

pdf
Скачать текст
PDF, 172.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International