ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«26» январь 2022 ел № 17/2
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2021 елның 28 декабрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыңлауларыныӊ 2021 елның 28 декабрендәге 1 номерлы беркетмәсе, район Уставы нигезендә, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.
2. Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 14 маендагы 10/5 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен барлык үзгәрешләр белән гамәлдән чыгарырга.
3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев