КАРАР «26» январь 2022 ел     № 17/3 Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елныӊ 6 октябрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау хакында» 13/5 номерлы карарына үзәгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

«26» январь 2022 ел                                                                            № 17/3

 

 

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елныӊ 6 октябрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау хакында» 13/5 номерлы карарына үзәгәрешләр кертү турында

 

Россия Федерациясе Җир кодексының 72 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнарының муниципаль җир контролен гамәлгә ашыручы органнар белән үзара хезмәттәшлеге кагыйдәләрен раслау турында» 2014 елның 26 декабрендәге 1515 номерлы карары, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елныӊ 6 октябрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау хакында» 13/5 номерлы карарына үзәгәрешләр кертергә:

1) Нигезләмәнең VI пунктын (Муниципаль контроль органы вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирү) тулысынча төшереп калдырырга.

2) Нигезләмәнең 3 нче кушымтасын (Контроль орган күрсәтмәсе формасы) тулысынча төшереп калдырырга.  

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм районның рәсми сайтында (www.tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,  

Совет рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 194.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International