ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«21» март 2022 ел № 19/2
2021 ел өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында
«2021 ел өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында» хисапны тыӊлап фикер алышкач, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча тотрыклы эшен билгеләп үтәргә һәм аны канәгатьләнерлек дип танырга.
3. Район Башкарма комитетына тәкъдим итәргә:
ирекле халык дружиналары әгъзаларын матди кызыксындыру буенча эшне дәвам итәргә;
3.1. 2021 елда һәм 2022 елныӊ узган чорында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге тарафыннан мәгълүмати хатлар җибәрелүгә карамастан, «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы кысаларында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә, подъездлар һәм ишегалды территорияләрен тәүлек буе тикшереп торуны тәэмин итү максатында, торак секторда видеомониторинг системасын үстерү буенча Башкарма комитет тарафыннан эш башкарылмады. 2022 елда әлеге юнәлешкә, республика масштабында аның актуальлеген исәпкә алып, аерым игътибар бирергә кирәк;
3.2. юл челтәрен ГОСТ таләпләренә туры китерү буенча эшне оештыруга контрольне көчәйтергә.
4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә газета битләрендә наркотиклар һәм алкогольне кирәгеннә артык куллану нәтиҗәләре, социаль һәм мөлкәт җинаятьләрен кисәтү, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләре формалаштыру турында актуаль темаларны яктыртуны тәкъдим итәргә.
5. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:
5.1. полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләренә полиция пунктларында эшләү өчен шартлар тудырырга, кирәк булган очракта, капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрергә, мебель, оргтехника, телефон элемтәсе һәм интернетка чыгу мөмкинлеге булдырырга;
5.2. «Камаский» җитештерү коопретивында урнашкан бина эш өчен яраклы түгеллеген исәпкә алып, Кече Шилнә торак пунктында полициянең вәкаләтле участок хезмәткәренә эш урыны оештыру өчен яңа бина бүлеп бирү турында мәсьәләне хәл итәргә;
5.3. район авыл җирлекләренеӊ хокук бозуларны профилактикалау программасын үтәү, шул исәптән программа чараларын финанслау буенча чаралар күрергә;
5.4. юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышлары карарларын үтәү буенча чаралар күрергә;
5.5. юл хәрәкәте иминлеге программасы чараларын үтәргә;
6. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә тәкъдим итәргә:
6.1. миграция законнары линиясе буенча хокук бозуларны ачыклау буенча эшне дәвам итәргә;
6.2. җинаятьчелекне профилактикалау буенча эшне дәвам итәргә;
6.3. районның уку йортларында укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр һәм профилактик эш алып барырга. Балигъ булмаганнарның деструктив үз-үзен тотышы фактларын ачыклауга һәм булдырмауга аерым игътибар бирергә;
6.4. түбәндәге чараларны дәвам итәргә:
- мөмкин булган экстремистик акцияләрне, террорчылык актларын һәм хокукка каршы башка күренешләрне кисәтү һәм булдырмау буенча,
- бюджет акчаларын тотуга һәм өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм кисәтү буенча,
- район юлларында һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән чараларны.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев